Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урыс галимнәре Сарытауның татар тамырларын танырга теләми


Сарытау (Үкәк) каласы
Сарытау (Үкәк) каласы

Сарытауда "Идел буенда Алтын Урданың тарихи-археологик мирасы: Үкәк – үткәне, бүгенгесе, киләчәге" дигән халыкара фәнни-гамәли конференция узды. Татар галимнәренең җыен резолюциясенә керткән "Хәзерге Сарытауны Үкәкнең дәвамчысы итеп санарга кирәк" дигән җөмләсенә урыс галимнәре каршы чыкты.

Сарытауда ике көн дәвамында АКШ, Казакъстан, Кырым, Румыния, Төркия һәм Русия төбәкләреннән килгән җитмештән артык галим Алтын Урданың нәкъ үзәгендә урнашкан борынгы Үкәк каласы турында фикер алышты. Татар галимнәре җыенның резолюциясенә “Хәзерге Сарытауны Үкәкнең дәвамчысы итеп санарга кирәк” дигән җөмләне кертсә дә, урыс галимнәре моңа каршы чыгып, ул җөмләне резолюциядән сызып ташлауны таләп итте.

Сарытау татарлары бу җиргә кем хуҗа икәнен күрсәтә

Мондый зур дәрәҗәдә үткәрелгән тарих конференциясен Сарытау халкы хәтерләмидер дә. Җыенны ачу тантанасында өлкә губернаторы Валерий Радаев та катнашты. Форумны үткәрү идеясен тарих фәннәре кандидаты Камил Әбләзов күтәреп чыга.

Уңнан икенче Камил Әбләзов
Уңнан икенче Камил Әбләзов

Әбләзов - Русиядә танылган эшкуар, татар тарихына кагылышлы китаплар авторы. Шул ук вакытта ул Федераль татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары һәм Сарытау өлкәсе губернаторының киңәшчесе дә булып тора. Конференцияне Әбләзов җитәкләгән Сарытау өлкәсе татар мохтарияте белән берлектә Сарытау өлкәсе хакимияте һәм Татарстан Фәннәр академиясе үткәрде.

850 мең тирәсе халкы булган Сарытау шәһәрендә татарлар сан ягыннан икенче урында – 15 меңләп кеше. Өлкә буенча исә татар халкы өченче урында тора – 53 мең кеше. Икенче урында – казакълар, алар 76 мең. Өлкәдә татар авыллары бар. Сарытауның үзендә Татар милли гимназиясе эшләп килә. Шәһәр урамнарында хәләл ризык кибетләрен очратырга мөмкин.

Русиянең рәсми тарихында Сарытауга нигез Казан ханлыгы яулап алынганнан соң 1590 елда салына дип әйтелә. Татар галимнәре, әлбәттә, бу фикерне кире кага, чөнки инде 1262 елда нәкъ менә шушы җирдә Үкәк шәһәре барлыкка килә. 1395 елда кала Аксак Тимер (Тамерлан) гаскәрләре тарафыннан җимерелеп юкка чыга. Үзара сөйләшкән вакытта Татарстаннан килгән галимнәр түбәндәге фикердә тукталды: Сарытауда Алтын Урдага багышланган халыкара фәнни җыенның узуы – үзе зур казаныш. Урыс тарихында Алтын Урдага карата яшәп килгән тискәре карашны фәкать әнә шундый халыкара җыеннар үткәреп кенә үзгәртеп булачак.

Казаннан килгән делегация саллы иде: Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов, тарих фәннәре докторы Индус Таһиров, Татар энциклопедиясе институты мөдире Искәндәр Гыйләҗев, Татарстан Фәннәр академиясенең Археология институты мөдире Айрат Ситдыйков, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урданың тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге мөдире Илнур Миргалиев һәм башкалар.

Идегәйнең булмый калган 500 еллык юбилее

Мәгъзүм Сәлахов чыгышында “Татарстан Алтын Урда мирасына зур әһәмият бирә” дип, Рөстәм Миңнехановның сәлам хатын укыды.

Искәндәр Гыйләҗев Алтын Урда хәзерге Русия дәүләтчелеге, төрки милләтләр һәм Көнчыгыш Европа илләре язмышында хәлиткеч роль уйнаган дигән фикер җиткерде.

Аудитория Индус Таһиров чыгышын аеруча кызыксынып тыңлады. “Алтын Урда булмаган булса, Мәскәү Русе дә, хәзерге Русия дә булмаган булыр иде”, дип башлады ул.

Индус Таһиров
Индус Таһиров

1941 елның февралендә Татарстан Язучылар берлеге “Идегәй” дастанының 500 еллыгын үткәрергә тәкъдим итә. Коммунистлар фиркасенең үзәк комитеты бу тәкъдимне хуплый. Зур юбилейга әзерлек эшләре башлана. Дастанның утызлап варианты табыла. Шуларның икесе – кырымтатар һәм үзбәк версияләре, калганнар бөтенесе – Идел буе татарларыныкы. Юбилей чараларын 1942 елның июненә билгелиләр. Әмма сугыш башлану сәбәпле юбилей кичектерелә. Семен Липкин дигән шагыйрьгә “Идегәй” дастанын татарчадан урысчага тәрҗемә итәргә кушалар. Аңа алты ай вакыт бирелә – ул җитешми. Тагын 4 ай бирәләр. Ватан сугышы барса да, әзерлек эшләре дәвам итә. 1944 елның 9 августында Үзәк комитет Алтын Урдага карата мөнәсәбәтен кискен үзгәртә. “Идегәй” дастанын күтәреп чыккан татар язучылары – милләтчеләр, ә Алтын Урда варварлар дәүләте булып таныла.

Таһиров сүзләренчә, шул вакыттан бирле Алтын Урда темасы тыела. Ә татар тарихы исә фәкать Идел буе Болгар дәүләте кысаларында гына өйрәнелә башлый.

“Ләкин без, татарлар – күптамырлы халык”, - дип дәвам итте Таһиров. – “Без – кыпчак та, болгар да, төрки дә, татар да. Болгар чорында ата-бабаларыбыз ислам динен кабул итте. Шәһәрләр төзергә өйрәнде. Алтын Урда чорында исә Үзбәкхан ислам динен рәсми дин итеп кабул итә, ә дәүләт буенча 150ләп шәһәр төзелә”.

Шәһәрне дала барлыкка китергән

Дәүләт Эрмитажында эшләүче тарих фәннәре докторы Марк Крамаровский Алтын Урдада барлыкка килгән шәһәрләрне сурәтләде.

Алтын Урда чоры турында китаплар
Алтын Урда чоры турында китаплар

XIII гасырда күчмә тормыш рәвеше алып барган Алтын Урдада шәһәрләр дала йогынтысында барлыкка килә. Сәүдә юлларын үтемлерәк куллану өчен, шәһәрләр корырга ихтыяҗ туган. Нәтиҗәдә шәһәрләр тауарны яңадан бүлү үзәкләренә әйләнә. Алтын Урда шәһәрләрендә төрле төркемнәр укмашып яшәгән, әмма берләшү милли нигездә түгел, ә дини факторга нигезләнеп барган. Алтын Урданың классик шәһәрендә ханымнар сарае, сәүдәгәрләр мәхәлләсе, дүрт базар һәм кытай һөнәрчеләре мәхәлләсе булган, - дип сөйләде Крамаровский.

Үкәк тә бит сәүдә юлларының кисешкән ноктасында урнашкан: Идел буйлап төньяктан көньякка сәяхәт итеп булган. Шул ук вакытта биредә Иделне кичү иң уңайлы урыннарның берсе, ә димәк, көнбатыштан көнчыгышка сәфәр кылу өчен менә дигән мөмкинлек.

Дәвамлылык бармы?

Тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин хәзерге Татарстан республикасын Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда һәм Казан ханлыгының турыдан-туры варисы дип билгеләде. Аны борчыган төп мәсьәлә – Идел буенда Казан яуланганнан соң барлыкка килгән “урыс” шәһәрләренең төрки-татар тамырлары.

"Хәзерге Волгоград, элеккеге Царицын шәһәрен алыйк. Русиянең рәсми тарихында шәһәргә нигез 1589 елда салынган дип языла. Ә бит аңа кадәр анда инде Сарысу дигән татар шәһәре булган. Шуннан Сарысу Царицынга әйләнеп куя. 2008 елда Әстерхан халкы шәһәрнең 450-еллыгын бәйрәм итте. Янәсе, шәһәр 1558 елда барлыкка килгән. Тик Хаҗитархан беренче тапкыр 1334 елда ук телгә алына.

Мин, әлбәттә, элек татарныкы булган, соңрак җимерелеп урыс кулына күчкән шәһәрнең тарихы һаман берөзлексез, дәвамлы дип әйтергә җөрьәт итмим. Ләкин Русиянең рәсми фәне хәзерге Идел буе шәһәрләренең төрки-татар тамырларын танырга теләми – монысы ачык”, - дип сөйләде Фаяз Хуҗин.

Алтын Урданы вәба җимергән

Халык игътибарын иң күп җәлеп иткән чыгыш АКШның Висконсин университеты профессоры Юлай Шамилоглуныкы булгандыр. Ул иң элек аудиторияне ике телдә: инглизчә һәм татарча сәламләде. Соңрак урысчага күчте.

Юлай Шамилоглу
Юлай Шамилоглу

Аның сүзләренчә, Алтын Урданың икътисады, иң беренче чиратта, сәүдәгә корылган булган. Сарай-Бату һәм Сарай-Бәркә шәһәрләре дә иң элек нәкъ менә сәүдә шәһәрләре буларак барлыкка килгән. “XIV гасырда Алтын Урда ханнары белән Италия арасында килешүләр төзелгән – Алтын Урда Италиягә ашлык экспортлаган. Бәлки, Үкәк тирәсендә үскән ашлыкны да көймәләргә төяп, Идел буйлап Кара диңгезгә төшеп, шуннан Европага ташыганнардыр – моны төгәл белмибез”, - дип сөйләде Шамилоглу.

XIV гасырда Алтын Урдада эчке киеренкелек арта. Идел буе шәһәрләренә Аксак Тимер һөҗүм итә.

Нәкъ менә XIV йөздә Алтын Урдага вәба чиренең (чуманың) берничә дулкыны бәреп керә. Мин Алтын Урданың юкка чыгуын шуның белән бәйләп карар идем, - дип дәвам итте Шамилоглу. – Чәчәк аткан чорында Үкәктә 20-25 мең кеше яшәгән булса кирәк. Ә XIV гасыр урталарында халык саны күпме булган? Бәлки, 1 меңдер, ә бәлки, 5 меңдер. Белмим, ләкин вәба чире кешеләрне аяктан еккан булырга тиеш.

Урыс галимнәре татар тамырларына каршы

Конференциянең резолюциясенә шактый кызыклы пунктлар керде:

  • Үкәк шәһәрчеген дәүләт тарафыннан саклана торган объектлар исемлегенә кертү,
  • Сарытау шәһәре көне бәйрәм ителгәндә, Үкәк исемен телгә алу,
  • Үкәкне Сарытау халкына мөмкин кадәр таныту,
  • Хәзерге Сарытау шәһәрен борынгы Үкәк каласының дәвамчысы итеп кабул итү.

Айрат Ситдыйков “Сез бу резолюция белән килешәсезме?” дип сорагач, берничә урыс галиме ризасызлыгын белдерде.

“Гомумән алганда, резолюция ошый. Әмма бу дәвамчылыкны, Сарытау – Үкәкнең дәвамчысы дигән әйберне сызып ташлыйк. Бу әлегә исбатланмаган, аңа артык басым ясау кирәкмәс”, - диде Русия Фәннәр академиясенең археология институтында эшләүче Владимир Коваль.

Азак (Азов) музей-тыюлыгында эшләүче Андрей Масловский аның фикерен куәтләде: “Хәзерге Сарытау урынында кайчандар башка шәһәр булган булса да, бу әле уртак, дәвамлы тарих бар дигән сүз түгел”, диде ул Азатлык хәбәрчесенә.

Ничек кенә булмасын, Камил Әбләзов белдерүенчә, аның иң зур максаты – Үкәкне Бөтендөнья ЮНЕСКО мирасы исемлегенә кертү. “Болгарны ул исемлеккә кертә алдыгыз бит, без дә булдырырбыз. Хәзер булмаса, 10-15 елдан Үкәк ул исемлеккә барыбер керәчәк”, - ди ул. “Дөрес, Үкәктә бернинди бина сакланмаган. Казу эшләрен алып барырга кирәк. Тик 12 метр тирәнлектә яхшы хәлдә сакланып калган корылмаларны табарга өмет юк түгел.”

XS
SM
MD
LG