Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар татарлары Аксак Тимергә һәйкәл куймауны сорап, губернаторга мөрәҗәгать юллады 


Самар өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров

Моңа кадәр Үзбәкстан хакимияте Самар өлкәсендә Аксак Тимергә һәйкәл куярга җыенуын белдерде. 

Самар татарлары Урта Азия әмире Аксак Тимергә һәйкәл куюга каршы чыкты. "Туган тел" һәм Самар татар тарихы төбәкчеләре җәмгыяте җитәкчеләре имзалаган мөрәҗәгать Самар өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров исеменә юлланган. Бу хакта галим Шамил Галимов Азатлыкка белдерде. Хатның күчермәсе Азатлыкта да бар.

"Бу Көнчыгыш Европа тарихында иң зур сугышларның берсе генә түгел, ул меңләгән сугышчы, безнең төбәктә яшәүчеләр өчен зур фаҗига булган. Аксак Тимер Алтын Урданың төньяк-көнбатыш өлешендәге шәһәрләрне (шул исәптән, Болгар), Сарай әл-Җәдид, Әстерханны тар-мар иткән. Бу бүгенге татар, казакъ, башкорт, нугай һәм башка төрки халыкларның тарихы белән бәйләнгән дәүләтнең таркалуына этәргеч ясаган", диелә мөрәҗәгатьтә.

"Безнең дәүләт җирлегендә яулап алучыга һәйкәл кую урынлы түгел", дип Үзбәкстан хакимияте тәкъдименнән баш тартырга сорыйлар. Һәйкәл бары киң җәмәгатьчелекнең ризалыгы белән куела ала диелә хатта.

Самар татарлары Аксак Тимергә һәйкәл кую урынына сугышта ятып калган корбаннар истәлегенә мемориал булдыруны сорый. Берничә ел элек Кече Каменка авылындагы Алтай тавында әлеге сугышка багышланган истәлек ташы куелган. Хатта Кондырча елгасының Сокка кушылган урынында тарихчы-төбәкче Ю.В.Брыков башлаган тарихи-мәдәни комплексы проектын тормышка ашыруны сорыйлар.


Моңа кадәр Үзбәкстан хакимияте Кондырча җирлегендә Аксак Тимергә һәйкәл куярга җыенуын белдерде. Хөкүмәт карарында язылганча, һәйкәл ясауга һәм урнаштыруга бәйге игълан ителәчәк. Монумент моделе сайланганнан соң, проект 2024 елга кадәр Русия тышкы эшләр министрлыгы һәм мәдәният министрлыгы белән берлектә тормышка ашырылачак.

Кондырча елгасы буендагы сугыш – урта гасырның иң зур сугышларының берсе санала. 1391 елның 18 июнендә Урта Азия әмире Аксак Тимер Алтын Урда ханы Туктамышка каршы һөҗүм ясый. Аксак Тимер ягында 300-400 мең, Туктамыш ягыннан 200-300 мең сугышчы булган, дип фаразлый тарихчылар. Сугышта Аксак Тимер өстен чыга. Туктамышның ярты гаскәре диярлек сугыш кырында ятып кала. Кайбер галимнәр моны Алтын Урданың җимерелүенә китергән сәбәпләрнең берсе дип атый.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (8)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG