Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Кырымны борынгы урыс җире итеп күрсәтү тырышлыгын дәвам итә


Кырымда Чуфут-Кале тарихи тыюлыгы

Тарихчылар Русия президенты Владимир Путин кушканча Кырымның борын-борыннан урыс җире булганлыгын фәнни яктан дәлилләп булмаячагын белдерә.

19 апрель — Кырым ханлыгын Русия империясенә кушу турында манифест имзаланган көн. 1783 елда Русия Кырым ханлыгын басып ала һәм Екатерина патшабикә фәрманы белән ярымутрау Таврия өлкәсе дип атала башлый.

Русия президенты Владимир Путин исә тарихчыларга Кырымның борын-борыннан ук урыс җире булуын нигезләргә дигән бурыч куйды. Бер ай элек кырымнар белән видеосөйләшүдә Путин Акъярда яшәүче тарихчы Вадим Прокопенковның Кырым тарихы турында яңа китапны киң җәмәгатьчелеккә таратуда ярдәм соравына җавап биргәндә дә шуңа басым ясады.

Владимир Путин кырымнар белән видеосөйләшүдә
Владимир Путин кырымнар белән видеосөйләшүдә

— Без үз эшебездә шигарләргә генә түгел, ә җитди фәнни тикшеренүләргә таянырга тиеш. Без бу җирнең борын-борыннан ук безнең борынгы бабаларыбыз тарафыннан үзләштерелүен онытмаска тиеш, ул чакта борынгы бабаларыбыз ничек аталуга карамастан. Алар барысы да безнең борынгы бабаларыбыз булган. Һуннар да, скифлар да, башка халыклар да — безнең борынгы бабаларыбыз. 10нчы гасырда, хәтерләвемчә, бу территориянең бер өлеше турыдан-туры борынгы урыс дәүләтенең бер өлеше булган, диде Путин һәм бу юнәлештә эшчәнлекне Кырымда гына түгел, Русия федерациясенең башка өлешләрендә дә алып барырга кирәклеген әйтте.

Русия фәннәр академиясе профессоры, тарих фәннәре докторы Илья Зайцев сүзләренчә, чыннан да 10нчы гасырда һәм 11нче гасыр башында Кырымның көнчыгыш бер өлеше хәзерге Кубань төбәге җирләрендә урнашкан славяннарның Тмутаракань кенәзлегенә караган. Әмма ул Кырым ярымутравының Керич бугазы янындагы бер өлеше генә һәм кыска вакытка гына булган.

Илья Зайцев
Илья Зайцев

— Кырымның бер өлеше чыннан да кыска вакыт кына Тмутараканьнең бер өлеше булган. Хәтта шуңа нигезләнеп 16нчы гасырда, Явыз Иван чорында ук Кырым — урыс җирләре дигән нәтиҗә ясалган. Тик ул Тмутараканьның кайда булганлыгын белмәгәннәр. Әстерхан ханлыгын алганда шул турыда риваять таралган. Алар Тмутараканьны Кырым дип түгел, ә сүзләрнең охшаш яңгырашы аркасында, Әстерхан ханлыгы җирләре дип ялгыш аңлаган, үз җирләребезне кире яулап алабыз дип, Әстерхан ханлыгын яулап алганнар. Ул риваять басылган китапның керешендә дә шул турыда язылган. Ул риваять Әстерханны яулап алу өчен идеологик нигез буларак бер уйдырма булырга да мөмкин. Хәзер инде аны беркем дә әйтә алмый, ди Зайцев.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтының Кырым гыйльми үзәге җитәкчесе Эльдар Сейдаметов Кырым тарихы турында идеологиягә нигезләнүче хезмәтләрне җитди галимнәр кабул итмәячәк ди.

Эльдар Сейдаметов
Эльдар Сейдаметов

— Кырымтатар мәсьәләсе белән фәнни яктан гомумән шөгыльләнмәделәр диярлек. Кырым ханлыгы тарихы өйрәнелмәгән, без монда булмаганбыз да кебек. Бик кызык, ни өчендер 2014 елдан соң кырымтатарлар белән бәйле Кырым ханлыгы, Алтын Урда, урта гасырлар дәвере Русия, Төркия, Украина галимнәре тарафыннан бик ныклап өйрәнелә башлады. Алар арасында хәтта көндәшлек тә бар кебек тоела. Хәзер тарихи кырымтатар чыганклары Төркиядә, Татарстанда, Украинада басылып чыга башлады. Болар барысы да кырымтатарлар хакында мифларны юкка чыгаручы чыганаклар. Әйе, идеологиягә таянган хезмәтләр дә бар, булачактыр, ләкин җитди галимнәр аларны танымас. Без академик хезмәтләр язарга тырышабыз. Кырымтатарларны тарих институтларына кабул итмәүче селекция еллар буе дәвам итте. Кырымга кайткач кына алар арасыннан тарих факультетларын тәмамлаган, фәнгә кереп китүче буын пәйда була башлады. Аннары интернет чорында элекечә ялганнарны, мифларны тарату авыр булачактыр", ди Сейдаметов.

Кырым Индустриаль инженер-педагогика университетының тарих кафедрасы мөдире, тарих фәннәре кандидаты Эмиль Сейдалиев Кырым ханлыгының беренче башкаласы булган Иске Кырым (Солхат) шәһәре җирләрендә археологик казынулар алып барган һәм ул анда төрки табылдыкларның барыннан да күбрәк булуын һәм Кырымда киңрәк таралуын әйтә.

Эмиль Сейдалиев
Эмиль Сейдалиев

— Казынулар нәтиҗәсендә Иске Кырымда XIII-XV гасырларда төрле кавем артефактлары табыла. Алар аркылы монда нинди халыклар яшәгәнен өйрәнеп була. Ләкин шуны әйтәргә мөмкин: төрки кавем мәдәнияте калдыклары барлык Кырым буенча, ә башка этник төркемнәрнең мәдәни үрнәкләре аерым бер урыннарда гына очрый. Ә инде Кырымның дала якларында бары төркиләр яшәгәнен исбатлаучы артефактлар гына табыла. Археологик казынулар нигезендә урта гасырларда этник яктан Кырымда өстенлекне төркиләр тәшкил иткән дигән нәтиҗә ясарга була, ди Сейдалиев.

Мәскәү күргәзмәсендәге язу
Мәскәү күргәзмәсендәге язу

Русиянең Кырымны 2014 елда аннекцияләвенә 7 ел тулу уңаеннан Мәскәүдә Кырым тарихын Русия күзлегеннән сурәтләүче күргәзмә дә оештырылган иде. Тарихчы Илья Зайцев әлеге күргәзмәгә бәя биргәндә Русия тарих фәнендә империя чорыннан калган карашның өстенлек итүен белдерде.

Кырымның Русия чорына кадәр булган тарихы дошманнарча караш белән языла

— Бу күргәзмәдә Кырымга Русия карашы булуы ачык күренә һәм алар күргәзмәне тәкъдим иткәндә дә шулай яза. Шуңа күрә анда бернинди Кырым ханлыгы турында сүз дә бармый. Әйе, Русия Кырым өчен элек-электән көрәшкән. Ул турыда языла. Әмма башка нәрсәләр телгә алынмый. Традицион Русия, Мәскәү карашы. Бу Русиядә 19нчы гасырда ук языла башлаган Кырым тарихы. Анда Кырымның Русия чорына кадәр булган тарихы дошманнарча караш белән языла. Хәзер дә ул шулай дәвам итә. Чөнки бездә Кара диңгезгә чыгу өчен, Госманлы империясенә, Кырым ханлыгына каршы көрәш догмасы тарих фәнендә өстенлек итә. Русия дәүләтчелеге карашыннан Кырымның мондый тарихын Сергей Соловьев белән Николай Карамзин 19нчы гасырда ук язган. Совет чорында да шул империячел караштагы хезмәтләрне эләктереп алып дәвам иткәннәр. 1950нче елларда Акмәчеттә яшәүче тарихчы Павел Надинский Кырымны гомумән юлбасарлар оясы, Русияне талаучы буларак кына сурәтли. Кызганыч, әле дә шул карашлар дәвам итә. Шул ук вакытта Кырым икътисадын колбиләүчелеккә генә нигезләнгән дип сурәтләмәүче хезмәтләр дә очраштыргалый. Чыннан да, Кырым тарихы бер яссылыкта гына түгел, ул бик катлаулы, күләмле һәм кызыклы. Кырым ханлыгын дөнья тарихындагы яман күренеш дип карау һич тә дөрес түгел, ә аның Русиянең көндәше булуы — факт, ди Зайцев.

Мәскәүдәге күргәзмәдән
Мәскәүдәге күргәзмәдән

Илья Зайцев шулай ук 1941-1945 елгы чор турында язуда кырымтатарларның ярымутраудан сөрелүен искә алмау зур гаделсезлек дип саный.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (3)

XS
SM
MD
LG