Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар сөргенен аклау өчен ялган, фальсификацияләр дәвам итә


Киевта кырымтатар сөргенен искә алу җыены, 18 май 2020

Кырымда быел да кырымтатарларга сөрген көнен искә алу мөмкинлеге бирелмәде. Русия 2014 елда ярымутрауны аннексияләгәннән бирле мондый хәтер чаралары тыелып килә, шул ук вакытта сөргенне аклаучы ялган тарату дәвам итә.

Кырымтатарларны 1944 елның маеда сөргенгә озатканнан соң совет хакимияте Кырымда аларның тарихи эзләрен юк итәргә дә тотына. Беренче чиратта барлык авыл исемнәрен, таулар, елгаларның атамаларын алмаштырып славянлаштыру башлана. Сөргенне аклау өчен кырымтатарлар хакында төрле уйдырмалар, тарихи фактларны фальсификацияләүләр оештырыла, Кырымда һәм сөрген урыннарында аларга каршы көчле пропаганда эшкә керешә.

Лаврентий Берия Иосиф Сталинга 1944ның 10 маенда юллаган белешмәсендә сугышка киткән кырымтатарларның 20 меңе дезертир булды дип яза. Әмма НКВД архивларында булган белешмәдә иң аз дезертир булган өлкә һәм республикалар арасында Кырым АССР (479), Карел-Фин ССР (136), Коми АССР (120) атала. Ә менә НКВДның махсус органнарыннан дезертирлар саны 1941 елда ук 484 478, район башкарма комитетларыннан һәм милициядән – 167 799, үзәк өлкәләрдән – 391 062 булган. Белешмәдә республикаларда дезертирлар инде 1941 елда барлыкка килгәне күрсәтелсә, Кырым АССРда дезертирлар тик 1944 елда, ягъни сөрген алдыннан пәйда булуы очраклы түгел.

Кырымда дезертирларның милләте күрсәтелмәгән, димәк алар арасында тик кырымтатарлар гына булмаган дияргә мөмкин. Белешмәне НКВДның бүлек мөдире урынбасары Л.Забоев имзалаган.

“Кырым тарихы” дәреслеге
“Кырым тарихы” дәреслеге

Кырымда наци оккупациясе чорында алманнар белән хезмәттәшлек иткән мөселман комитетлары (кырымтатар түгел, мөселман комитетлары) төзелү өчен дә кырымтатарларны гаепләүләр 10нчы сыйныф өчен чыгарылган “Кырым тарихы” (Русия мәгариф министрлыгы акчасына Кырым федераль университеты галимнәре 2018 елда әзерләгән) дәреслегенә кертелә, мондый мөмкинлекне нацилар тик кырымтатарларга гына бирделәр диелә.

Кырым фәннәр академиясенең мөхбир әгъзәсе Александр Неменко “кайбер тикшеренүчеләр бу мөселман комитетларының эшчәнлеген бөтен кырымтатар халкына бәйләмәкче булалар. Мондый мантыйкка нигезләнсәк, барлык урысларны да сатлыкҗаннар дип танырга мөмкин, чөнки инде 1941 елда Русиядә үзенең полициясе булган “Локотская республика” төзелгән”, дип яза ("Крым 1941-1942. Обратная сторона войны. Отдельные аспекты оккупации Крыма").

Сугыш елларында Кырымнан гаскәргә болгар, итальян, грек, алман – барлыгы 16 милләт вәкилләре (сугышта Германиягә сателлит булган илләрнең милләт вәкилләре) алынмаган. Кырымтатарлар сугышта, яшерен көрәштә, партизан хәрәкәтендә катнашканда бу милләт вәкилләренең Кырымда нишләгәннәре бик өйрәнелмәгән. Шул ук вакыта хәзер Федерация шурасында Кырымнан сенатор булып утыручы Ольга Ковитиди сугыш чорында Бакчасарай районындагы Лаки грек авылын, Акмәчеттә "Красный" совхозын татарлар яндыруы турында НТВ үзәк телеканалыннан сөйләде (16.05.2016). Алман архивлары исә бу авылны роман гаскәрләре яндырганын раслый ("Крым под оккупацией"). Ә тарих фәннәре докторы Владимир Поляков “Красный” совхозын беркем яндырмады, анда кешеләрне үтергәннәр. Бу эшне җәзалаучылар башкарган”, ди.

Депортациядән соң авыл исемнәрен, таулар, елгаларның атамаларын алмаштыру карары
Депортациядән соң авыл исемнәрен, таулар, елгаларның атамаларын алмаштыру карары

2016 елда Кырымда "Книга памяти Восточного Крыма. Просили помнить” китабы авторлары Владимир һәм Мария Ширшовлар нацилар үтергән кырымтатар күзләүчесе Алиме Абденнанованы нацилар белән хезмәттәшлек итүдә гаепләп чыкты. 1997-2009 елларда Русия кораллы көчләре баш штабының баш күзләү идарәсен җитәкләгән Валентин Корабельников сүзләренчә исә чынлыкта алманнар белән Лариса Гуляченко хезмәттәшлек иткән. Гуляченко Алимә белән бер үк күзләү төркемендә булган, әмма алманнар кулына эләккәч сорау алу вакытында түзмәгән, төркемне саткан. 2014 елда Русия аннексиясеннән соң президент Владимир Путин карары белән Алиме Абденнановага Русия каһарманы исеме бирелсә дә, Ширшовлар 2016 елда аны сатлыкҗанлыкта гаепләде.

Нацилар Кырымны басып алганнан соң андагы шәһәрләрнең башлыклары итеп чын “кырымтатар” фамилияле кешеләрне куйган. Акмәчеттә – Севастьянов, Керичта – Токарев, Кизләүдә (Евпатория) – Епифанов, Джанкойда – Полинский, Кефеда (Феодосия) – Грузинов, Акъярда (Севастополь) – Супрягин, Ялтада – Мальцев. Ләкин бу фактлар хәзер тарих дәреслекләрендә дә, матбугат чараларында яктыртылмый. Сугыш вакытында булган чынбарлыкны фальсификацияләү, яшерү кырымтатарларны Кырымнан сөрүне аклап “сатлыкҗаннар” коткысын тарату әле дә дәвам итә.

Ялган, дөреслеккә туры килмәгән, өстәвенә дәүләт дәрәҗәсендә кылынган бу гамәлләрне мин хөрмәт итмим

“Без 70 ел бер генә “хакыйкатьне” тыңладык, ә хәзер инде узган вакыйгаларга аек баш белән карарга вакыт җитте. Ялган, дөреслеккә туры килмәгән, өстәвенә дәүләт дәрәҗәсендә кылынган бу гамәлләрне мин хөрмәт итмим”, ди соңгы вакытта алман архивларында сакланган мәгълүматларны өйрәнеп китаплар чыгара башлаган тарихчы Неменко. Шуны да әйтергә кирәк, кырымтатар язучылары, галимнәр, партизан хәрәкәте ветераннары бу фактлар турында еллар буе сүз күтәрсә дә, аларны тыңлаучы булмады.

1783 елда Русия Кырымны басып алганнан соң Екатерина патшабикә “Кырым – кырымтатарларсыз” шигарен игълан иткәне мәгълүм. Кырымтатарларны Кырымнан мөхаҗирлеккә тарату сәясәте шул чорда ук юлга салына, китмәгәннәрне диңгез ярлары буендагы кырымтатар авылларыннан читкәрәк күчерүләр бер гасыр дәвам итә. 1944 елда Кырым тулысынча кырымтатарлардан чистартыла.

Кырымтатар сөргене

1944 елның 11 маенда Иосиф Сталин "Кырымтатарларны Кырымнан сөргенгә җибәрү турында" карар имзалый. Бу карарда кырымтатарлар "фашист ярдәмчеләре" дип тамгалана.

18 майда башланып 20 майда тәмамланган депортация барышында 200 меңләп кеше торган җиреннән Үзәк Азиягә, Свердлау, Пермь, Тула, Кострома өлкәләренә, Мари Иленә сөрелә.

Кырымтатар милли хәрәкәте мәгълүматларына күрә, сөрген нәтиҗәсендә кырымтатарларның 46,2 проценты юлда, барып урнашкан урыннарда ачлыктан, төрле авырулардан һәлак була. Сөрген ителгәннәрнең күпчелеге балалар, хатын-кызлар, олы яшьтәге кешеләр була.

фикерләр

XS
SM
MD
LG