Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зекие Керимова: "Кырымтатар халкы бүген дә сөрген хәлендә"


Зекие Керимова хәзер яшәгән йорты алдында

18 май — Кырымтатар сөргене көне. 76 ел элек бу көнне 200 меңләп кырымтатар Сталин карары белән торган җиреннән сөрелә. Алар арасында Зекие Керимова гаиләсе дә була. Зәкие ханым үз хәтирәләрен Азатлыкка сөйләде.

1944 елның 18 маенда кырымтатарлар ватаннары Кырымнан Үзәк Азиягә, Свердлау, Пермь, Тула, Кострома өлкәләренә, Мари Иленә сөрген ителә. Кырымтатар милли хәрәкәте документларына күрә, халыкның 46,2 проценты — балалар, хатын-кызлар, картлар һәлак була. Тарихның бу кара көненә быел 76 ел.

Сөргенне балачакта башыннан уздырган, ул көннәрне хәтерләгән, хәзер 83 яшендәге Зекие Керимова гаиләсенең фаҗигале язмышын оныта алмый. Ул 1937 елда Карасубазарда укытучылар гаиләсендә өченче бала булып туа. Алар гаиләсендәге биш баладан хәзер икесе генә исән. Зәкие ханым үз хәтирәләрен Азатлыкка сөйләде.

Зекие Керимова сөрген турында: "Әнием биш бала белән ялгызы иде"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:22 0:00

"1944 елның 18 маенда иртән без әле йоклаганда ишегебезне кемдер каты шакыды. Әнием Усние аптырап барып ишекне ачканчы өйгә хәрбиләр килеп кереп, "Торыгыз, сезне алып китәләр, әзерләнергә 15 минут бирелә", дип кычкырдылар.

Әнием ул вакытта биш бала белән берүзе иде. Иң өлкән апам Сафие — 14 яшендә, Гулнара апам — 11, Зубеир энем — 6 яшендә, иң кечкенә энем Рөстәм — өч яшендә. Без барыбыз да куркып калдык, кем елый, кем йокысыннан айнымый, нишләргә белмибез.

Утыралар, сулдан: Гулнара, Рөстәм, Зекие, артта Зубеир, уңда зур апалары Сафие
Утыралар, сулдан: Гулнара, Рөстәм, Зекие, артта Зубеир, уңда зур апалары Сафие
Вагоннар пычрак, җыештырылмаган, эче тулы чүп, кешеләрне шул вагоннарга шыплап тутырдылар

Безне урамга чыгарып полуторка машинасына утырта башладылар. Өебездә бөтен әйберебез, ашатылмаган сарыклар калды. 40 чакрым юл узып, күрше Сеитлер (Нижнегорский) районына тимер юлга китереп, мал ташучы вагоннарга кертеп тутырдылар. Вагоннар пычрак, җыештырылмаган, эче тулы чүп, һичьюгы себермәгәннәр дә, кешеләрне шул вагоннарга шыплап тутырдылар. Ишекләрне бикләделәр, төшкә хәтле шунда утырдык.

Ниһаять, төштән соң поезд кузгалды. Көне-төне барабыз, ишекләр ачылмый, бәдрәф юк, халык табигый ихтыяҗын башкара алмый. Кемдер бер чиләк табып куйды... Соңрак станцияләрдә туктаганда хәрбиләр килеп шул чиләкне алып китеп, бушата башладылар.

Халык шул кадәр азапланды, аш-су юк, берничә көннән вагонда халык бетли башлады, ачлык басты. Халык үзе белән ашарга нәрсә алып өлгәргән булса, поезд туктаганда төшеп юлда шуны пешерергә тотына иде, ләкин учакны кабызганда поезд инде кузгала башлый. Кешеләр пешәр-пешмәс әйбәрләрне күтәреп, поезддан калмыйк дип, вагоннарга йөгерергә мәҗбүр була иде."

Зекие ханым сөйләвенчә, юлда халык төрле авырулардан, ачлыктан кырыла башлаган.

Юлда халык авырулардан, ачлыктан кырыла башлады

"Юлда халык авырулардан, ачлыктан кырыла башлады. Хәтерлим, безнең вагонда бер карчык вафат булды. Аны бер станциядә туктагач, вагоннан чыгардылар. Аны күмделәрме, бер якка илтеп ташладылармы, шакаллар ашадымы — белмим.

Шулай унсигез көн баргач Ташкентка килеп җиттек. Халыкның бер өлешен төшерделәр, ә безне тагын 120 чакрым читкә Мырзачүл дигән урынга китереп, Фрунзе исемле үзбәк колхозында бер абзарга урнаштырдылар.

Икенче көнне иртән атка атланган бригадир кулында камчысы белән халыкны туплап кырга мамык җыярга алып китте. Ул вакытта халык түп белән ниндидер үләннәрне кушып ашый башлады.

Халык ач, ялангач, хакимияттән бер ярдәм юк, ашарга бер грамм биргән әйбер юк, халык үлә башлады. Үзбәкләр, үлгәннәр бармы, дип өйдән-өйгә йөреп, арбалар белән килеп үлгәннәрне җыеп алып китеп, җирлиләр иде. Шулай итеп сөргенлектә үлем белән яшәү арасында безнең тормыш дәвам итте."

Әниләре Усние Керимова
Әниләре Усние Керимова

Икенче елга иң кечкенә Рөстәм исемле малайлары, аннары әниләре вафат булган. Балалар ятим калган.

"Икенче елга иң кечкенәбез — Рөстәм, аннары әниебез вафат булды. Безнең гаиләдә дүрт бала калды, нишләргә белмибез, бер әйберебез, бер генә туганыбыз да яныбызда юк. Өчебезне балалар йортына бирделәр.

Балалар йортында әти-әниләре булмаган бик күп татар балалары бар иде. Әлбәттә балалар йортында ачлыктан үлмәдек, ләкин балалар бик күп авырый иде. Хастахәнәгә алып китсәләр, ул балалар кире кайтмый иде, аларны укол кадап үтерәләр иде.

Әлбәттә, аларның караучылары, туганнары юк иде. Мин боларны күреп, минем әниемне дә, кешеләре юк дип, хастаханәндә йә махсус укол кадап үтергәннәр, йә карамаганнар дип уйлыйм. Без, балалар, әни янына хастахәнәгә баргач, ул безне җәлләп, нишлисез дип, бик елый иде. Өлкән апам безне яклап, ачлыктан коткарып, кешеләрнең өйләреннән теләнеп йөреп, безгә дурра ипие китерә иде."

Зекие ханым сүзләренчә, күп михнәтләр күргән кырымтатар халкы 2014 ел аннексиясеннән соң бүген дә сөрген хәлендә гомер кичерә.

"Балаларыбыз, әти-әниләребез үлде, Ватаныбызны, бөтен нәрсәбезне тартып алдылар, бернәрсәбезне кайтармадылар. Бу көнгә хәтле кырымтатар халкы шул хәләндә, азапланып яши, бүген дә хакимият ягыннан бер яхшылык күрмибез.

18 май безнең сөрген ителүнең 76 еллыгында шулай гомер кичерәбез".

Кырымтатар сөргене

1944 елның 11 маенда Иосиф Сталин "Кырымтатарларны Кырымнан сөргенгә җибәрү турында" карар имзалый. Бу карарда кырымтатарлар "фашист ярдәмчеләре" дип тамгалана.

18 майда башланып 20 майда тәмамланган депортация барышында 200 меңләп кеше торган җиреннән Үзәк Азиягә, Свердлау, Пермь, Тула, Кострома өлкәләренә, Мари Иленә сөрелә.

Кырымтатар милли хәрәкәте мәгълүматларына күрә, сөрген нәтиҗәсендә кырымтатарларның 46,2 проценты юлда, барып урнашкан урыннарда ачлыктан, төрле авырулардан һәлак була. Сөрген ителгәннәрнең күпчелеге балалар, хатын-кызлар, олы яшьтәге кешеләр була.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG