Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар сөргене һәм "шәхси фикер"


Кырымтатар яшьләре сөрген корбаннарын искә ала. 13 май 2018
Кырымтатар яшьләре сөрген корбаннарын искә ала. 13 май 2018

Кырымның эчке сәясәт, мәгълүмат һәм элемтә министры Дмитрий Полонский Кырым җәмәгать пулаты рәисе Григорий Иоффеның кырымтатарларның "сөргенгә дучар булган" статусын бетерү тәкъдимен аның "шәхси фикере" дип атады.

Кырымтатар "Намус" оешмасы Кырым җәмәгать пулаты рәисе Григорий Иоффеның Кырымдагы халыкларның "сөргенгә дучар булган" халыклар статусын бетерү тәкъдименә кискен тәнкыйть белдереп Кырым җитәкчелегенә юллаган хатка министр Дмитрий Полонский "бу Иоффеның Кырымдагы милләтара мөнәсәбәтләр хакында шәхси фикере" дип җавап биргән.

Тик бу җәмәгать пулаты оештырган, төрле оешмалар вәкилләре катнашкан рәсми түгәрәк өстәлдә сөйләшүендә пулат рәисе авызыннан яңгыраган сүзләр "шәхси фикер" була аламы? Киресенчә, утырышта катнашучыларны мондый "шәхси фикер" ниндидер юнәләшкә өндәү кебек кабул ителә алмыймы?

Григорий Иоффе
Григорий Иоффе

Түгәрәк өстәл сөйләшүендә Григорий Иоффеның төп фикере Кырымда "сөргенгә дучар булган халык" статусын бетерү ,"сөрген ителгәннәр" сүзеннән ваз кичү, сөргенгә дучар ителгән һәм дучар ителмәгәннәр юк дигән фикердән гыйбарәт иде. Аның фикеренчә, имеш кайбер халыклар, әйтик кырымтатарлар, бу статус белән файдаланып ташламалар, өстенлекләр таләп итә ала икән.

Боларны аннексияләнгән Кырымда Мәскәүдән билгеләнгән хөкүмәт министры Полонский "шәхси фикер" дип атаган, Русиянең һәр кешесе үз фикерен белдерү хокукына ия дип җавап биргән "Намус"ка юллаган хатта.

Дмитрий Полонский
Дмитрий Полонский

Бәлки чыннан да шулайдыр, әмма шундый ук шәхси фикер белдереп узган елның октябрь аенда "Кырымтатарлар террорчылар түгел, безнең балаларга тимәгез", "Сәяси тоткыннарга азатлык", "1944 – сатлыклар, 2017 – террорчылар" кебек шигарләр тотып Кырым юлларына чыккан йөзгә якын кырымтатарны мәхкәмә аша төрле күләмдә штраф җәзасына тарттылар.

Украина заманыннан аермалы буларак, 2014 елдан бирле Кырымда "шәхси фикер" белдерүчеләрнең күбесе юкка чыгып барды. Ә менә кырымтатарлар Кырымда бердәнбер оешкан көч буларак, үзләрен яклау өчен көрәшә. Аларны буйсындыру өчен куркыту, эзәрлекләүләр, ялган вәгъдәләр кулланалар.

Дильшад Ильясов
Дильшад Ильясов

Шулай итеп кемдер рәсми чарада "шәхси фикер" белдерә ала, ә кырымтатарлар үз ихтыяры белән, Русия кануннарын бозмыйча шәхси фикер белдергән өчен мәхкәмәгә тартыла. Берсен Русия кануны яклый, икенчесен шул ук канун җәзалаганын күрәбез. "Намус" оешмасы җитәкчесе Дильшад Ильясов Азатлыкка әйтүенчә, Иоффеның тәкъдиме – беренче чиратта кырымтатарларга каршы ясалган адым булып тора.

2014 елдан бирле Кырымда кырымтатарларга карата ике төрле сәясәт алып барылганын күзәтергә мөмкин. Бер яктан үтәлмәгән реабилитация фәрманы, кырымтатар теленә дәүләт статусы, төрле вәгъдәләр бирелә, икенче яктан исә кырымтатарларны тоткарлау, өйләрендә тентүләр, мәхкәмәләр, югалулар, үтерүләр тукталмый.

БУ ТЕМАГА: Танылган һәм танылмаган геноцидлар: кырымтатарлар

Рәсми даирәләрдә кычкырып сөйләнмәсә дә, җәмгыятькә кырымтатарлар турында лояль булмаган, ышанычсыз халык дигән фикер сеңдерелеп килә. Кырымтатарлардан сөргенгә дучар булган халык статусын бетерүне тәкъдим иткәннәр артында исә бу - "шәхси фикер, Русиянең һәр кешесе үз фикерен белдерү хокукына ия", диюче министрлар торганын күрәбез. "Намус"ның "Җәмәгать пулаты рәисе тәкъдиме артында ни ята?" дигән соравына министр имзалаган җавап шуның бер мисалыдыр.

Белешмә: Дмитрий Полонский карамагындагы "Крымская газета"ның 20 апрель санында Адольф Һитлерның туган көне "Бу көнне туганнар" рубрикасында басылганнан соң Кырым Дәүләт шурасы депутаты Юрий Юрьев Полонскийны каты тәнкыйтьләде һәм аның эшчәнлеген тикшерүне таләп итте. Якын көннәрдә Полонский министр вазифасыннан алынып Кырым хөкүмәтенең вице-премьеры вазифасына тәгаенләнәчәге көтелә. Милләтара һәм сөргенгә дучар булган ватандашлар эшләре дәүләт комитеты аның карамагында булачагы игълан ителде.

XS
SM
MD
LG