Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым аннексиясенә дүрт ел: көрәш дәвам итә


Киевта узган чара
Киевта узган чара

26 февраль Кырым аннексиясенә дүрт ел булды. Бу уңайдан Украинада һәм дөньяның башка илләрендә төрле чаралар узды.

26 февраль Украинаның берничә үзәк һәм җирле телеканалларында сәгать дүрттә телемарафоннар башланды. Анда оккупациянең хроникалары күрсәтелде, чыгышлар ясалды, түгәрәк өстәлләр узды.

Киев

Киевта Русия илчелеге янында Русиядә һәм Кырымда ябып тотылучы Украина сәяси тоткыннарына теләктәшлек белдереп "26 минут каршылык" дип аталган чара узды. Аны сивиль ирекләр үзәге АКШның ПЕН-клубы белән берлектә уздырды. Оештыручылар белдерүенчә, Русиядә һәм аннексияләнгән Кырымда кимендә 64 кеше уйлап чыгарылган җинаять эшләре нигезендә ябып тотыла.

Киевта узган чарада Рефат Чубаров, Ахтем Чийгоз, Рәфис Кашапов катнашты
Киевта узган чарада Рефат Чубаров, Ахтем Чийгоз, Рәфис Кашапов катнашты

Мондый чаралар Украинаның башка шәһәрләрендә, шулай ук Рига, Берлин, Һелсинки, Варшауда узды.

Киевта Кырым оккупациясенең дүрт еллыгына багышланган “Кырым ут сызыгы” дигән фотокүргәзмә дәвам итә. 24 февраль ачылган күргәзмәдә Украинаның бөтенлеге өчен сугышкан ун сугышчының фотолары тәкъдим ителә.

Генически

Кырымнан 170 чакрым ераклыктагы Украинаның Генически шәһәрендә аннексиягә каршы торуының дүрт еллыгына багышланган автойөреш узды. Бу җирләрдә кырымтатарлар укмашып яши. Алар Кырымга 60-70нче елларда кайткан, ләкин Кырым хакимиятләре тарафыннан кабул ителмәгән, кабат сөрген ителгән кырымтатарларның нәселләре.

Львов

26 февраль шәһәр ратушасы бинасына "Кырым - ул Украина. Кырым оккупациясенә дүрт ел" дигән зур баннер эленде.

Одесса

"26 минут каршылык" дип аталган чарада катнашучылар Русиянең Одессадагы консуллыгы каршында украин тоткыны Олег Сенцов һәм Кремльнең башка тоткыннарын яклап сүзсез пикет уздырды.

Берлин

Аннексияләнгән Кырымдагы кырымтатарларны яклаган чара 26 февраль Берлинда да узды. “Кырымтатарларны репрессияләүне туктатыгыз!”, “Эмир Усеин Кукуны азат итегез!” кебек шигарләр тоткан активистлар Берлин үзәгендә басып торды.

Һелсинки

25 февраль Кырым аннексиясенә каршы пикет Русиянең Һелсинкидагы илчелеге каршында узды. Чарада Финляндиядә яшәүче украиннар һәм кырымтатарлар катнашты дип хәбәр итте Украинаның Исландия һәм Финляндиядәге илчесе Андрей Олефиров.

Истанбул

25 февраль Төркиянең Истанбул шәһәре үзәгендәге Истикләл урамында да ярымутрау халкына теләктәшлек белдереп пикет узды. Чараны шәһәрнең кырымтатар җәмәгатьчелеге оештырды.

Пикетта Истанбул халкы гына түгел, Төркиянең 15ләп шәһәреннән, АКШ һәм Романиядән дә кырымтатарлар катнашты.

Чарага халык "Фашистлар Русиясе, Кырымнан кит!", "Кырымда азаннар туктамаячак", Кырым төркиләрнеке булды, шулай булачак", "Кырымтатарлар Кырымның чын хуҗалары" диелгән шигарләр тотып чыкты.

Заир Смедляев: "Безнең көрәш дәвам итә"

Кырымтатар халкы Корылтаеның үзәк сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедляев Кырымда 26 февраль 2014 елдан соң узган дүрт елга бәя биреп "бу безнең үз хакларыбыз өчен көрәшнең чираттагы этабы" диде.

Заир Смедляев
Заир Смедляев

"2014 елның 26 февралендә Кырым Югары Радасы Русиягә кушылу турында мөрәҗәгать кабул итергә җыена иде, ләкин без Рада алдына протест белән чыгып, моңа юл бирмәдек һәм ул көнне үз максатыбызга ирештек. Ләкин 27 февраль Кырымны “яшел кешеләр” басып алды. Моннан соң Кырымда бернинди кануннар үтәлми башлады, Югары Рада барлык регламентны, кануннарны бозып, Кырым хөкүмәтен алмаштырды.

Кануннарның үтәлүен күзәтергә тиеш булган дәүләт хезмәтләре үзләре аларны боза башлады. Дүрт елдан соң да Кырымда канун да, канунчылык та юк. Аннексиянең аяныч нәтиҗәләре шундый. Безнең өчен бу үз хакларыбыз өчен көрәшүнең чираттагы этабы.

Мерьем Куку: "Без Кырымнан китмибез"

Ике ел элек кулга алынган кырымтатар активисты Эмир Усеин Кукуның хатыны Мерьем Куку Азатлыкка аннексия шартларында тормышы турында сөйләде.

Мерьем Куку
Мерьем Куку

"2014 елдан соң кырымтатарларга каршы золым башланганнан соң, минем ирем Эмир Усеинга каршы берничә провокация эшләнгәннән соң мин аңа, бәлки безгә болардан котылмак өчен Кырымнан китәргә кирәктер дигән идем, ләкин ул, без Кырымнан китмибез диде.

Быел 11 февральдә бер гаепсез сак астында булуына инде ике елдан артык булды, ләкин ул фикерен үзгәртмәде, мин дә аңа карап эш итәм, мин дә шундый фикердә. Безнең ата-бабаларыбыз ватаннарында яшәү өчен эзәрлекләнеп килделәр, бик озак үз өйләренә кайттылар. Алардан безгә мирас итеп калган ватаныбызны якларга тиешбез. Безгә каршы ясалган эшләр бу безне Кырымнан чыгып китергә мәҗбүр итү өчен эшләнгән эшләр, ләкин без нәрсә булса да Кырымнан китмәячәкбез. Дүрт ел узды минем һәм мәхкәмәсе дәвам иткән иремнең дә фикере бу мәсьәләдә үзгәрмәде.

Без Ялта янындагы кырымтатарлар укмашып яшәгән Кореиз янындагы Чатал–Кыя бистәсендә яшибез. Минем улым Бекир 11, кызым Сафие 7 яшендә, мәктәптә укыйлар. Без ялгыз түгел. 24 февраль ирләре тоткарланган, сак астына алынган кырымтатарларның якыннары, хатыннары "Кырым теләктәшлеге"нең чираттагы җыелышын үткәрдек, үзара хәбәрләштек, мәгълүматлар белән уртаклаштык. Дүрт ел узды, ә без беркая да китәргә жыенмыйбыз. Алар бит шуңа мәҗбүр итәләр, шуны көтәләр", дип сөйләде Мерьем Куку.

* * *

2014 елның 26 февралендә Акмәчеттә Кырымның Югары Радасы бинасы янына Украинаның яңа хакимиятен тану таләбе белән биш меңгә якын кырымтатар җыелды. Алар Кырымны аннексияләүгә каршылык белдерде. Аларга каршы Акъярдан (Севастополь) махсус автобуслар белән сивил киемдә Русия хәрбиләре китерелеп, Русия яклы митинг башладылар. 27 февраль Кырым хөкүмәте, дәүләт биналары Русия тарафыннан аннексияләнде. Кырымтатар халкы Мәҗлесе тыелды.

Дөнья илләре Кырым аннексиясен танымады һәм Русиягә каршы санкцияләр кертте. Шул вакыттан бирле кырымтатарларны бертуктаусыз эзәрлекләүләр, тоткарлаулар, тентүләр бара.

XS
SM
MD
LG