Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәҗлес кырымтатарларны президент сайлауда катнашмаска чакыра 


Рефат Чубаров
Рефат Чубаров

Русиядә тыелган Кырымтатар халкы мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров Кырымда узачак Русия президентын сайлауда кырымтатарларны катнашмаска чакырды.

Бу хакта Киевта 12 февраль узган Мәҗлес утырышында сөйләшкәннәр.

"Сайлау комиссияләрендә эшләргә теләүчеләр аннексияне яклаучылар булып чыкканнарын аңларга тиеш, алар киләчәктә җаваплылыкка тартылачакларын белсеннәр", дип сөйләде Рефат Чубаров.

23-26 февраль Киевта кырымтатарларның беренче Корылтае рәисе Номан Челебиджиханны искә алу чараларын уздыру планлаштырыла. Аларны Кырымдагы хәлләргә протест рәвәшендә үткерергә җыеналар, башка халыкара платформаларда да бу хакта сөйләячәкләр.

Мәҗлес вәкилләре, экспертлар 27 февраль Женевада БМОның кеше хокукларына багышланган чарада, гәрәп илләрендә очрашулар уздырмакчы. "Русиянең күзләү оешмлары безнең тышкы дөньяда эшчәнлегебезне бик нык күзәтеп бара, эзебездән йөриләр, шуңа күрә эшләячәк эшләребез турында алдан куп сөйләмибез, чөнки алар безнең адымнарга каршы эшчәнлеген көчәйтәләр", диде Чубаров.

Мәҗлес утырышында Кырымда кеше хокуклары бозылу, кырымтатар активистларына каршы мәхкәмәләр, Кырымда кырымтатар автономиясен торгызуга бәйле конституция комиссиянең эшчәнлеге хакында да сүз барды.

Киевта 10 февраль узган Бөтендөнья кырымтатар конгрессының башкарма комитеты да кырымтатарларны сайлауларда катнашмаска чакырды.

Кырымда президент сайлаулары алдыннан кырымтатарлар арасында сайлауда катнашырга өндәп матбугатта зур пропаганда алып барылуы күзәтелә. Бу эштә дәүләткә караган газетлар, “Милләт” кырымтатар җирле телеканалы да көн саен материаллар бирә.

Моннан тыш, утырышта Украина Конституциясенә үзгәрешләр кертү эшенең барышы, Кырымда кырымтатар дәүләтчелеген торгызуга бәйле эшләр, Бакчасарайда реставрация сылтавы белән Хансарайны юк итү турында да мәгълүмат бирелде.

"Кырымтатарларның Кырымда эзләрен юк итәргә тырышалар. Без бу мәсьәлә буенча Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганга мөрәҗәгәть итәргә җыенабыз", диде Бөтендөнья кырымтатар конгрессы рәисе Рефат Чубаров.

XS
SM
MD
LG