Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дүрт ел узды, кырымтатарларны реабилитацияләү фәрманы үтәлми"


Кырымтатарлар Акмәчеттәге Кебир мәчетендә җомга намазында, архив фотосы

2014 елда Мәскәү Кырымны аннексияләгән көннәрдә Русия президенты Владимир Путин кырымтатар халкын реабилитацияләү хакында фәрман имзалаган иде. 21 апрельдә аңа дүрт ел була. Ул чакта әлеге карарны хуплаган кырымтатар милли хәрәкәте ветераны Эльдар Шабанов Азатлык белән сөйләшүдә чынлыкта кырымтатарлар өчен берни дә эшләнмәвен белдерде.

"Путин бердән фәрман чыгарды. Аннары ул Русия думасында чыгыш ясап, күп михнәтләргә дучар ителгән кырымтатарлардан тартып алынганнарны кире кайтарырга кирәк диде. Фәрманда кырымтатарларны сәяси реабилитацияләү хакында да язылган. Кызганыч ки, дүрт ел узды, ә кырымтатарларның бернинди сәяси реабилитациясе юк. Мин монда Путинны да, Русия федерациясен дә гаепләмим. Гаеп безнең зыялыларда. Алар һәр нәрсә хакында сөйлиләр, тик милли дәүләтчелегебез хакында гына берни әйтмиләр. Мин күрәм, хәзер чираттагы әүлияләрне барлыкка китерәләр һәм халыкны аларга дога кылырга өйрәтәләр", ди Шабанов.

Эльдар Шабанов кырымтатар телен бетерү сәясәте баруын әйтә
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:08 0:00

Милли хәрәкәт ветераны шулай ук Кырымда борын-борыннан үз дәүләтчелегенә ия булган, ә 1944 елгы Сталин сөргене нәтиҗәсендә тулысынча ярымутраудан читкә илтеп атылган кырымтатарларны бирегә килеп урнашкан төрле диаспораларга тиң кую өчен дә кырымтатар зыялыларының дәшми торуын гаепли.

Балалар бакчалары төзелә, ләкин алар кырымтатар бакчалары түгел

"Фәрманның икенче өлешен алыйк, ягъни социаль мәсьәләләргә бәйле өлешен. Әйе, эшләнгән эшләргә күз йому мөмкин түгел. Мәктәпләр, спорт мәйданчыклары, торак йортлар төзелә. Җитәрлекме, юкмы – анысы башка мәсьәлә, ләкин бу эшләнә. Балалар бакчалары төзелә, ләкин алар кырымтатар бакчалары түгел. Менә монысы – иң куркынычы. Бездә алга таба милли хезмәткәрләр тәрбияләү өчен милли бакчалар булырга тиеш. Бездә булган 15 милли мәктәп – абсурд. Бөтен республикага – 15 мәктәп (аннексиягә кадәр ачылган – ред.), нәрсә бу? Вели Ибраимов (1924-1928 елларда Кырымны җитәкләгән, 1928 елда репрессияләнгән – ред.) дүрт елда 365 мәктәп ачтырган. Ә хәзер нәрсә? 15 мәктәп. Ә аларны милли мәктәп дип исәпләп буламы соң?", дип кырымтатар балаларын урыслаштыру сәясәтенә ризасызлык белдерә Эльдар Шабанов.

Реабалитация фәрманының үтәлмәвенең тагын бер чагылышы – үз җирләренә кайткан кырымтатарларның ватандашлык ала алмавы. Канун нигезендә, ватандашлык алуның җиңеләйтелгән процедурасы каралган, ләкин монысы да үтәлми. Шабанов, Кырымга кайткан, әмма ватандашлык ала алмаган дистәләрчә кырымтатарны шәхсән белүен әйтә. Ватандашлык бирмәү исә бөтен хокуклардан мәхрүм итү дигән сүз. Кешеләр эшкә дә урнаша алмый. Бу мәсьәләдә кырымтатарларга карата бернинди үзгәреш булмавын әйтә ул.

Сүздә генә калган тагын бер нәрсә – кырымтатар телен Кырым республикасының дәүләт теле итү. Русия Кырымны аннексияләгән көннәрдә кырымтатар телен биредә дәүләт теле дип игълан итте. Әмма Шабанов фикеренчә, әгәр кайсы да булса тел дәүләт теле икән, документ эшләре дә ул телдә алып барылырга, ә бу төбәктә яшәүчеләр, милләтенә карамастан, барысы да бу телне өйрәнергә тиеш. Шул очракта гына ул тел дәүләт теле була, ә безнең дәүләтчелегебез юк ди Шабанов.

Милли хәрәкәт ветераны бүген кырымтатар халкы алдында торган иң төп максат – милли дәүләтчелекне торгызу булырга тиеш, бары шуннан соң гына сайлаулар һәм башка нәрсәләр турында сүз алып барып була ди.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG