Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия сәясәтчесе: Кырымда кырымтатарлар һәрчак курку астында


Юсуф Тороз өендә тентү. Морское авылы, Крым, 8 май 2017 ел
Юсуф Тороз өендә тентү. Морское авылы, Крым, 8 май 2017 ел

Русия куәт оешмалары һәм махсус хезмәтләр аннексияләнгән Кырымда кырымтатарларны гел эзәрлекләп тора, теләсә нинди протест чарасы рәхимсез бастырыла диелә сәясәтче белдерүендә.

Британия парламентының лордлар пулатында Консерваторлар фиркасе әгъзасы Ричард Спринг белдерүе ConservativeHome сайтына куелган.

"Урманарда кырымтатарларны Русиянең күзләү идарәсенең махсус хезмәте вәкилләре һәм "Кырым самообаронасы" дип аталганнар күзәтә. Оппозициядәгеләр рәхимсез бастырыла", диелә белдерүдә.

Спринг шулай ук кырымтатарларны еш урлыйлар, җәзалыйлар һәм аларга карата уйлап чыгарылган җинаять эшләре дә ачалар дип яза.

"Өркетеп тору атмосферасында өйләрдә, мәчетләрдә һәм мәктәпләрдә тентүләр кырымтатарларның көндәлек тормышында гадәтигә әйләнде. Русия президентын сайлау алдыннан тавыш бирергә мәҗбүр итеп аларның өйләренә килделәр", диелә белдерүдә.

Сәясәтче шул ук вакытта Украин һәм Русия низагында кырымтатарлар беркадәр күз уңыннан китте, әмма аларның вәкилләре Кырым аннексиясенә бердәм каршы булган кешеләргә карата Русия хакимиятләренең гамәлләре турында белдереп тора дип тә әйтә.

22 март Бакчасарай районында Русия куәт оешмалары Нариман Мемедеминов өендә тентү үткәрде. Активистны Акмәчеттәге ФСБ идарәсенә алып киметтеләр. 23 март мәхкәмә Мемедеминовны 16 майга кадәр кулга алды. Җәмәгате Лемара Нариманны 2013-2014 елларда Youtube-та үз каналында чыгарган видеолары өчен террорчылык белән бәйле булуда гаеплиләр диде.

Кырым аннексияләнгәч Русия хакимиятләре бәйсез журналистларга, активистларга, Кырымтатар Мәҗлесе әгъзаларына һәм шулай ук Хизб ут-Тәхрир оешмасында шикләнелә дип мөселманнарга карата тентүләр оештыра.

XS
SM
MD
LG