Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда кырымтатар активисты Нариман Мемедеминов тоткарланды


Нариман Мемедеминов
Нариман Мемедеминов

22 март аннексияләнгән Кырымның Бакчасарай районы Заланкой (Холмовка) авылында кырымтатар активисты Нариман Мемедеминовның өендә ФСБ тентү уздырып аны Акмәчеткә вакытлы изоляторга алып киткән.

Мемедеминовның хатыны Лемара Нариманны 2013-2014 елларда Youtube-та үз каналында чыгарган видеолары өчен террорчылык белән бәйле булуда гаеплиләр диде.

"Кораллы куәт төркеме иртән, без йоклаганда ишекләребезне ватып керде, мин хәтта киенеп тә өлгермәдем, төнтү кырыс, тупас рәвәштә узды, мине сак астында тоту өчен бер кораллыны яныма куйдылар, бер якка да чыгармадылар, сүгенү сүзләре белән сүгенеп тордылар", диде Лемара.

Активистлар әйтүенчә, Нариман яшәгән йортны да, урамны да кораллы махсус куәт төркеме урап алган, җыелган кырымтатарларны йорт янына җибәрмәгән, урамда автозак, башка машиналар тулган.

Мемедеминовның адвокаты Эмиль Курбединов Facebookта "Нариманны тоткарлау – Кырымда җәмәгәть журналистикасын, томалау тырышлыгы. Бу тагын бер сәяси эзәрлекләү", дип язды.

Курбединов шулай ук дөнья журналистларын Кырымда мәхкәмәләрне, тоткарлауларны, тентүләрне, кеше хокукларын бозуларны төшереп барган җәмәгәть журналистларын үзләренең хезмәттәшләре итеп танырга чакырды.

2016 елда Нариманның өендә инде бер тентү узган иде. 2017 елның апрель аенда Бакчасарайда Сервер Мустафаев өендә узган тентү вакытында аңа теләктәшлек белдереп җыелганнар арасында Нариман Мемедеминов та булган, ул булган вакыйганы видеога төшереп барган. Ул вакытта оккупацион мәхкәмә кырымтатарларга митинг үткәрдегез дип җәза билгеләгән иде. Нариманга карата ачылган административ эш нигезендә Бакчасарай район мәхкәмәсе ул чакта аңа 10 мең сум штраф билгеләде.

Бу юлы аны сак астына алу-алмау мәсьәләсе мәхкәмәдә 23 март каралачагы көтелә.

Еш кына мондый тоткарланганнарны мәхкәмә иреккә чыгармыйча, ике айдан ике айга утырышлар уздырып еллар буе сак астында калдырып килә.

XS
SM
MD
LG