Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дүрт ел элек, 2014 елның 16 мартында Кырымда Русиягә кушылу турында референдум узды. Шушы дүрт елда анда нинди үзгәрешләр булды? Кырымда яшәүче кырымтатарлар бу үзгәрешләрне ничек бәяли? Азатлык шул хакта сораштыру уздырды.

Кырымның Русия контроленә күчүенә дүрт ел булды. 2014 елның 16 мартыда Кырымда Русиягә кушылу турында референдум уздырылганнан соң, Русиянең рәсми чаралары бу референдумда катнашканнарның 96 проценттан артыгы Русиягә кушылу өчен тавыш бирде дип хәбәр итте.

БУ ТЕМАГА: Кырым аннексиясенә дүрт ел: көрәш дәвам итә

Кырымтатар халкы мәҗлесе Украинаның бөтенлеген яклап халыкны бу референдумда катнашмаска чакырган иде. Дүрт ел элек референдумда катнашмаган кырымтатарлар бүген Кырымда барган үзгәрешләрнең уңай һәм тискәре яклары хакында ни уйлый? 2014 елда Кырымда уздырылган референдум бүген кабат уздырылса, алар ничек тавыш бирер иделәр? Азатлык шул хакта сораштыру уздырды.

"Тел, хокук мәсьәләләре әлегәчә хәл ителмәгән"

Мемет Кемалетдинов: "Тел, хокук мәсьәләләре әлегәчә хәл ителмәгән"
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:34 0:00

Мемет КЕМАЛЕТДИНОВ, Белогорски районы Зуя бистәсеннән, Карасубазар район шурасы рәисенең элекке урынбасары, хәзер эшсез. Кырымдагы үзгәрешләрне болай барлады:

Уңай үзгәрешләр

  1. Акмәчеттә Җәмигъ мәчете, мәктәп төзелә, "Таврида" юлы ясала.
  2. Халкыбызының реабилитациясе хакында президент фәрмәны чыгарылды.
  3. Кырымтатар теленә дәүләт статусы бирелде.

Тискәре үзгәрешләр

  1. Кырымтатарларга йорт төзү өчен җир аеру мәсьәләсе хәл ителмәде. Украина заманында да бу мәсьәләдә спекуляцияләр булган иде, хәзер дә вазгыять начар. Хакимияттәгеләр нәрсәдәр ышандыра, ләкин нәтиҗәдә сөйләгәннәре ялган булып чыга. Шулай итеп, мәсьәлән, Акмәчеттә Балаклавская урамында һәм Кырымның башка урыннарында урнашкан җирләрне кырымтатарлардан чистартып, бу җирләрне коммерция төзелеш кампанияләренә аердылар.
  2. Кырымтатар теле мәсьәләсе хәл ителмәде, аның дәүләт статусы кәгаьдә генә калды, славян атамалары бирелгән кырымтатар авылларының татар исемнәре кайтарылмады, Кырымда дәүләтчелегебез торгызылмады.
  3. Реабилитация хакында кануннар да, 2014 елда чыккан президент фәрманы дә эшләми, безнең хокукларыбыз гарантияләнми.

Референдум хакында

– Мин гомумән бернинди сәясәткә тыкшынмас идем, чөнки билгеле бит, Русиянең хезмәтләре Кырымда инде күптәннән эшли иде. Дошманлык орлыклары чәчкән референдум булды ул, негатив нәрсәләр хакында ничек яхшы сүз әйтәсең. Русиягә каршы кертелгән санкцияләрне беркем бетерергә җыенмый. Безгә монда начар, референдум кабат уздырылса, мин анда катнашмас идем.

"Кырым мондый федерациядә булмаячак"

Васви Абдураимов: "Кырым да мондый федерациядә булмаячак"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:12 0:00

Васви АБДУРАИМОВ, "Милли фирка" җәмәгать хәрәкәте рәисе, Акмәчеттән. Соңгы дүрт елдагы үзгәрешләрне болай барлады:

Уңай үзгәрешләр

  1. Кырым соңгы дүрт елда үзенең табигый геосәяси җирлеге - Евразия җирлегенең бер өлеше булды. Димәк, ул гомум төрки дөньясына да якынайды. Бу соңгы дүрт елда булган иң мөһим үзгәреш.
  2. Кырымтатарларның барлык мәсьәләләрен конституцион, кануни, хокукый база нигезендә хәл итәргә мөмкин. Бу аларның үз ватаннарына кайту процессын тәмамларга, үз милли институтларын торгызырга һәм яңа Кырымны төзүдә катнашырга, топонимика, туган тел, китерелгән зыянны компенсацияләү мәсьәләләрн хәл итәргә мөмкинлек бирә. Моңа хокукый нигез бар.

Тискәре үзгәрешләр

  1. Кырымтатар халкының милли програмының бер пункты да хәл ителмәде, вазгыять Украина чорыннан да начаррак булды. Кырымтатарларның Бишкәк аңлашуы нигезендә сөргенлектән җиңеләйтелгән юл белән Кырымга кайтулары тулысынча туктатылды. Ягъни, үзләренең тарихи ватаннарыннан җинаятьле рәвәштә куып чыгарылган милләттәшләрем хәзер ниндидер ерак Занзибарның чит ил ватандашлары кебек кайтырга мәҗбүр булалар. Ягъни, халыкның ватанга кайтуы туктатылды дияргә мөмкин.
  2. Кануннар белән билгеләнгән, президент фәрманы (2014) белән көчәйтелгән реабилитация чаралары гади декларациягә әверелде. Бу кануннарның бер маддәсе дә соңгы дүрт елда үтәлмәде. Украина заманында бездә төрле дәрәҗәдә 1,1 мең депутатыбыз булган булса, хәзер ни бары 64 депутатыбыз һәм хакимияттә төрле вазифаларда карар кабул итү хокукы булган 25 кырымтатар бар. Бар халыкны вәкиллек иткән вәкилләр шул гына. Бу гап-гади мәсхәрә итү.
  3. Кырымтатар теленең дәүләт теле статусы, аны өйрәнү, бу телдә укыту хакында әйтәсе дә юк. Украина чорында кырымтатар телендә укыткан, рәсми статусы булган 15 милли мәктәбебез бар иде. Хәзер бу мәктәпләр һәммәсе бетерелде, алар гомум мәктәпкә әйләнде. Бу мәктәпләрдә Кырымдагы өч дәүләт теленең берсе булган кырымтатар телен бары тик ихтыяри, ягъни гариза язып кына өйрәнеп була. Дәүләт теле ул башка функцияләргә ия, аның җәмгыятьтәге функцияләре төп дәрәсләрдән тыш, факультатив рәвәштә өйрәнүдән күпкә киңрәк.

Референдум хакында

– Минем 2014 елга кадәр дә бу мәсьәләгә үз карашым бар иде. Кырым зур Евразиянең бер өлеше һәм аның тәркибендә, башка халыклар белән бертигез булырга тиеш дигән фикер тарафдары булам. Хәзер Кырымда булган хәлләр, монда "Кырым – кырымтатарсыз" стратегиясе алга сөрелгәндә, бу федерация принципларына, халыклар тигезлеге принципларына каршы килә. Әгәр болай дәвам итсә, Русия федерациясе дә булмаячак, Кырым да мондый "федерациядә" булмаячак.

"Империянең үләр вакыты җитте"​

Али Кадыров
Али Кадыров

Али КАДЫРОВ, пенсионер, Акмәчеттән. Соңгы дүрт елда Кырымда булган үзгәрешләрне барлап болай диде:

– Минем өчен вазгыять яхшымы, яман якка үзгәргәнме – бер тиен. Иң мөһиме – Русиянең Кырымга керүе халкыбыз өчен фаҗига булды. Аның төзегән күпере дә, балалар бакчасы да, башкасы да кирәкми. Татарны аяк астына салып, аның фикерен тыңламыйча, халкыбызның җирен басып алдылар. Безнең тамырлар бу җиргә тирән киткән, аны никадәр киссәләр дә, алар яңадан үсеп чыга.

Җәмигъ мәчете төзелә диләр. Алар аны Кырымда кырымтатарларны кулга ияләштереп, контроль астында тоту өчен эшлиләр. Русияне танырга теләмәгәннәре өчен "Хизб ут-Тәхрир"чы дип төрмәгә утырталар. Аларның кылган гамәлләре өчен түгел, башка фикердә булганнары өчен утырталар. Алай булмаска тиеш. Русия дөньядан бер гасыр артка калды. Империянең үләр вакыты җитте.

Референдум хакында

– Мин узган референдумга да бармадым, хәзер дә бармас идем. Аның референдумы кемгә кирәк?

Кырым референдумы 2014 елның 16 мартыда уздырыла. Тавышка ике сорау куела:

1. Сез Кырымның Русия федерациясе субъекты сыйфатында Русиягә кушылуын телисезме?

2. Сез Кырым республикасының 1992 елгы Конституциясен гамәлгә кайтаруны һәм Кырымның Украинаның бер өлеше булып калуын телисезме?

Рәсми нәтиҗәләргә күрә, тавыш бирүдә сайлаучыларның 83,10% катнаша. Шуларның 96,77% беренче вариантны (Русиягә кушылу) сайлый. Икенче вариант өчен 2,51% тавыш бирә.

Референдум Украина кануннарын бозып үткәрелә. Дөнья илләренең күбесе аның нәтиҗәләрен танымый.

Русия референдум нәтиҗәләренә таянып Кырымның Мәскәү тарафлы җитәкчеләре белән Кырымның Русиягә кушылуы турында килешү имзалый.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG