Accessibility links

Риза Юсуф: "18 май – кырымтатар өчен кара көн"


1944 елның 18 мае кырымтатар халкы тарихында иң фаҗигале көн булып калды. Бу көнне кырымтатар халкы тулаем ватаныннан сөрген ителде. Быел бу фаҗигагә 74 ел. Сөрген шаһиты Риза Юсуф Азатлыкка хатирәләрен сөйләде.

Танылган кырымтатар сүз остасы, Украинаның атказанган сәнгать эшлеклесе Риза Юсуф Кырымнан чыгарылганда дүрт яшендә булган, гаиләсендә дүрт баладан ул берүзе исән калган. Сөрген көне уңаеннан Риза әфәнде белән әңгәмә кордык.

"Мин - Риза Юсуф, 1939 елда тудым. Безне 18 майда сөрген иткәндә мин дүрт ярым яшьлек бала идем. Безнең гаиләдә дүрт бала һәм әни идек. 1941 елда сугышка киткән әти һәлак булды, ә безне 1944 елда сөрген иттеләр. 1942-43 елларда әниемнең апасының гаиләсе, алар да дүрт бала иде, йортларына бомба төшеп җимерелгәннән соң, алар да безгә күченде. Сөргенлек вакытында шул ике ана һәм сигез бала бер вагонда Үзбәкстанга сөргенгә куыла. Мин 1994 елда Кырымга кайткач "Май аеның унсигезе безнең өчен кара көн, илле ел булды күптән, тарих булсын халык өчен" дип шул ике ана һәм сигез бала фаҗигасе турында бер шигыремдә язган идем.

Риза Юсуф: "18 май – кырымтатар өчен кара көн"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:14 0:00

Үзбәкстанга өч атна барып Кокандка килеп төштек. Ташкенттан 500 чакрым ерак бер авылга, мамык җыелган даладагы бер чатырга китереп ташладылар. Ул аналарның йөрәкләре ничек түзгәндер, белмим. Балаларга һәркөн аш табарга кирәк. Букчаларында булган бер-ике әйберне алып чыгып сата иделәр, он ала иделәр. Хасталыктан, ачлыктан балалар үлә башлады. Безнең гаиләдә мин берүзем исән калдым. Әниемнең апасының гаиләсендә ике бала үлде, икесе исән калды. Димәк, сигез баладан өч бала калдык без", дип искә алды Риза ага үзенең сөрген көннәрен.

Риза Юсуф Кырым җәмәгать пулаты рәисе Григорий Иоффеның Кырымда "сөргенгә дучар булган халыклар" статусын бетерү тәкъдименә карата да үз фикерен әйтте.

"Кырым җәмәгать пулаты рәисе Григорий Иоффе депортация сүзен алып ташларга, аны онытырга кирәк дигәнне Фейсбукта укыгач, мин моңа җавап итеп яздым - аның үзен милкен алып, Израилгә сөрген итергә кирәк, ул вакытта монда кайтса, ул да сөрген ителгәннәрдән булыр.

Мин нәрсә әйтмәкче булам: без сөргенлекне күргән икенче буын вәкиле, бездән соң безнең нәселләребез аны бервакыт онытмаска тиешләр. Безнең халкыбызның меңнәрчә кешеләрен кыйнадылар, хурладылар, сөрген иттеләр, алар корбан булып китте. Халкыбызның хәтерендә бу мәңге калачак. Кырымнан сөрген иткәндә бөтен нәрсәдән мәхрүм иттеләр. Кырымга кайту да җиңел булмады, бернәрсәбез калмады, янә аякка бастык. Сөргенлек сүзеннән ваз кичү мөмкин түгел, чөнки ул булган нәрсә, халкыбыз белән булган фаҗига", диде Риза Юсуф.

Белешмә. 1944 елның 11 маенда Иосиф Сталин "Кырымтатарларны Кырымнан Үзбәкстанга күчерү турында" карар имзалый. Бу карарда кырымтатарлар "фашист ярдәмчеләре" дип тамгалана. 18 майда башланып 20 майда тәмамланган депортация барышында 200 меңләп кеше торган җиреннән сөрелә.

Кырымтатар милли хәрәкәте мәгълүматларына күрә, сөргенлек нәтиҗәсендә кырымтатарларның 46,2 проценты юлда, барып урнаштырылган урыннарда ачлыктан, авырулардан һәлак булган. Сөрген ителгәннәрнең күпчелеге балалар, хатын-кызлар, олы яшьтәге кешеләр булган.

XS
SM
MD
LG