Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лиля Джумалиева: "Сөргендә гаиләләп үлүчеләр булды"


Кырымтатарларның Кырымнан сөрелүенә быел 75 ел тула. Сөрген михнәтләрен кичергән Лиля Джумалиева Азатлыкка хатирәләрен уртаклашты.

Кырымтатар милли хәрәкәте әзерләгән документларга күрә, сөргеннең беренче елларында (1944-1946) кырымтатарларның 46,2 проценты ачлыктан, төрле авырулардан сөргенлек урыннарында вафат була. Ачлыктан кешеләр тирә яктагы еланнарны, керпе, күселәрне, бакаларны, төрле махлюкларны тотып ашарга мәҗбүр булган.

Мондый хәлдә Урта Азиядәге җирле халыкларның кайберләре, сезгә бер чиләк он бирербез дип, кырымтатар гаиләләрендәге 14-15 яшьлек үсмер кыз балаларны икенче хатын итеп алабыз дигән очраклар турында әйтелә. Якыннары үлеп киткән үсмер кырымтатар малайларны да шулай алдалап алып китеп, кол итеп кулланганнар. Бу хакта хәзер күп сөйләмәсәләр дә, бу фактларны ул вакытта күргән, белгән кырымтатарлар әле дә исән. Бу хакта кырымтатар матбугатында да язмалар күренгәли.

Кырымтатарларның күбесе, 100 меңнән артыгы сөргенгә Үзбәкстанга җибәрелә. Казакъстан, Кыргызстан, Төрекмәнстанга җибәрелгәннәрнең саны 3-10 мең тирәсе.

Тагын бер өлеше Русия төбәкләренә — Мари Иле, Пермь, Свердловски өлкәләренә юллана. Шулай итеп халыкны Кырымнан тулаем сөреп юк итәргә карар ителә.

Ул фаҗигале көннәрне үз башыннан үткәргән балачакта Пермь өлкәсенә сөрген ителгән Лиля Джумалиева Азатлыкка хәтирәләрен уртаклашты.

Лиля Джумалиева: "Сөргендә гаиләләп үлүчеләр булды"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:43 0:00

— Мин, Лиля Джумалиева Терек (Киров) районы Ортай авылында 1939 елда тудым. Безнең гаиләне Кырымнан сөрген иткәндә миңа 4,5 яшь иде. Без тугыз кеше идек: әби, бабай, әнием, ике абыем, ике апам, яшь ярымлык энем һәм мин. Хәтеремдә, иртәнге биштә гаиләбезне өйдән юл кырыена чыгардылар, мине дәү әнием кулымнан тотып торды. Ул үзе авыру, карт кеше, таякка таянып йөри иде.

Халык вагоннарда ачлыктан кырыла башлады. Үлүчеләрне тукталышта хәрбиләр чыгарып калдырды

Безне машиналарга төяп тимер юлга алып киттеләр, анда вагоннарга төяделәр. Вагонда тактадан тагын бер кат ятак ясадылар. Яшьрәкләр шунда йоклый иде, ә картлар, балалар — аста. Барыбызга бер юрган иде. Иртән торып карасак, юрган бет белән тулган, барыбыз да бетләдек. Эчәргә, юынырга су, бернәрсә юк, шулай итеп 20 көн бардык. Халык инде вагоннарда ачлыктан кырыла башлады. Үлүчеләрне тукталышта хәрбиләр юлда чыгарып калдырды, аларны соңгы юлга озату мөмкинлеге булмады. Алар күмелдеме, юкмы — беркем белми.

Безне Пермь өлкәсе Чормов районына китерделәр. Кырымнан чыгарганда анда җылы иде, өстебездә җылы кием юк, ә без килгән урында әле кар ята, салкын. Безне баракларга урнаштырдылар, леспромхозларга эшкә җибәрә башладылар. Өлкәнрәкләрне урманга агач кисәргә җибәрә иделәр. Мондый эшне кылмаган, урманда агач кисәргә ияләшмәгән кешеләр, мин бала булсам да, ишетә идем, куп кенә гаиләләрдән малайлар агач астында калып һәлак булган.

1945 елның язы иде. Без ач, ашарга берни юк. Апам басуда былтыргы туңган бәрәңгеләрне казып чыгарып алып кайта иде. Башка гаиләләр дә шулай эшли иде. Ул бәрәңгеләрне юып, алардан бәрәңге кәлҗемәсе пешерә идек. Аны ашап үлүчеләр дә шактый иде. Кемдер ачлыктан күп ашый, кемдер черегән бәрәңге ашап үлә иде. Тулы гаиләләре белән үлүчеләр дә булды.

Башта 75 яшьлек бабам үлде, аннары әбием, аннары яшь ярымлык энем ачлыктан үлде

Безнең 9 кешелек гаиләгә 600 грамм икмәк бирәләр иде. Апам 13 һәм 15 яшьлек абыйларымны эшкә алып бара иде. Алар кыш көне 30-40 дәрәҗә салкында алты чакрымлы тимер юлны чистарттылар. Бу аларның нормасы иде. Икесе чистарта, берсе учак ягып утыра, шуңа икмәк бирәләр иде. Безнең гаиләдә беренче булып 75 яшьлек бабам үлде, аннары әбием, ул инде юлда барганда ук үзен начар хис итә башлаган иде. Аннары иң кечкенә, яшь ярымлык энем ачлыктан үлде. Үл әнидән тоз сибелгән ипи сорый иде, башка ашарга бернәрсә дә юк иде.

Ул көннәр минем хәтеремнән бер вакыт чыкмый. 1944 елда халкыбызны үлемгә хөкем иттеләр, ләкин без бик кырылсак та, исән калдык, үзебез Кырымга кайттык. Инде монда көрәшебез дәвам итә, — дип сөйләде Азатлыкка Лиля Джумалиева.

Кырымтатар сөргене

1944 елның 11 маенда Иосиф Сталин "Кырымтатарларны Кырымнан Үзбәкстанга күчерү турында" карар имзалый. Бу карарда кырымтатарлар "фашист ярдәмчеләре" дип тамгалана. 18 майда башланып 20 майда тәмамланган депортация барышында 200 меңләп кеше торган җиреннән сөрелә.

Кырымтатар милли хәрәкәте мәгълүматларына күрә, сөргенлек нәтиҗәсендә кырымтатарларның 46,2 проценты юлда, барып урнаштырылган урыннарда ачлыктан, авырулардан һәлак булган. Сөрген ителгәннәрнең күпчелеге балалар, хатын-кызлар, олы яшьтәге кешеләр булган.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG