Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Чигенер урын юк, артта — кырымтатарлар"


Чарада катнашучылар

Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге кырымтатар сөргенен искә алды. 18 май — cөрген көнендә Уфада каршылык чарасы узачак.

14 май Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) кырымтатар сөргенен искә алуга багышлап утырыш үткәрде. Чарада яңгыраган кайбер фикерләрне сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

Утырышны ТИҮ идарәсе әгъзасы Алмаз Хәбибуллин ачып җибәрде, чыгышында ул сөрген еллары турында мәгълүмат китерде.

Алмаз Хәбибуллин кырымтатар байрагы белән
Алмаз Хәбибуллин кырымтатар байрагы белән

— 1944 елның 18-20 маенда 183 меңнән артык кешене машиналарга төяп вокзалларга алып килеп, тимер юлы аша сөргенгә сөрәләр. 151 меңнән артык кеше Үзбәкстанга эләгә. Калганнары Казакъстан, Таҗикстанга, бер өлеше Кострома, Урал, Мари урманнарын кисәргә озатыла. Кырымтатарлар мәгълүматына күрә, сөргенгә барлыгы 228 543 кеше дучар була. 1967 елда СССРның Югары Советы депортациянең нигезсез булуы турында карар чыгара. Ләкин барыбер кырымтатарларга үз җирләренә кайту мөмкинлеге бирелми. Кырымтатарларны сөрүне алар арасында нациларга хезмәт итүчеләр булган өчен дип аңлаталар. Ләкин 12 миллионнан артык урыс кешесенең дә нацилар белән хезмәттәшлек итүе билгеле. Аларның гаиләләре сөргенгә дучар булмаган, — диде Алмаз Хәбибуллин.

Марат Рамазанов
Марат Рамазанов

Математика фәннәре докторы Марат Рамазанов:

— Кырымтатарлар сөргенгә озатылганчы комлыкларда бакчалар үстерә алган. Моның өчен алар яңгыр суларын җыйган, ташлардан таулар өеп, иртән шуларның чыгын җыеп файдаланган. Бик тырыш халык.

Бүген Кырымда 2 миллион урыс һәм 200 мең татар яши. Мәсьәләләрне хәл иткәндә күпчелек тавышка карыйлар. Шуңа кырымтатар проблемнары чишелеш тапмый, — диде Марат Рамазанов.

Фәния Чембарисова
Фәния Чембарисова

ТИҮ идарәсе әгъзасы Фәния Чембарисова:

— Явыз Иван Кырым ханлыгы гаскәрләре килеп җиткәнче Казанны алырга тырышкан. Югыйсә, кырымтатар гаскәре килеп җитсә, аларга, бәлки, Казанны алу насыйп та булмас иде. Икенче бөтендөнья сугышында катнашкан кырымтатарлар яшәгән җирләренә кайтып гаиләләрен таптыра башлагач, аларны җыеп яр буена алып чыгып атканнар.

Лилия Хөсәенова
Лилия Хөсәенова

ТИҮ идарәсе әгъзасы Лилия Хөсәенова:

Кырымтатарлар проблемнарын бар дөньяга җиткерә алды. Без – Башкортстан татарлары шулай яңгырата алмадык

— Кырымтатарлар проблемнарын бар дөньяга җиткерә алды. Без – Башкортстан татарлары проблемнарыбызны шулай яңгырата алмадык. Хөкүмәттән тел статусы, мәктәпләр сорап кына аларга ирешеп булмый. Без проблемнарыбызны бар дөньяга яңгыратырга тиеш.

Кырым татарларына автономия ышандырган иделәр. Ләкин бирмәделәр.

Русиянең бер төркем зыялылары Украина һәм Кырымга Русия президенты үткәргән сәясәтне яклап мөрәҗәгать белән чыккан иде. Анда Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, Татарстанның фольклор ансамбле җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов, Башкортстаннан композитор Нур Даутов, Уфа сәнгать академиясе профессоры Миләүшә Мортазина һәм башкалар бар. Без ул кешеләрнең кемлеген белергә, онытмаска һәм халыкка җиткереп тотырга тиеш, — диде Лилия Хөсәенова.

Рамил Хөсәенов
Рамил Хөсәенов

Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Рамил Хөсәенов:

— Кырымтатарларга Украина дәүләтендә дә җиңел булмады. Җирләрен канунлаштыруны суздылар. Украинаның элекке премьер-министры Арсений Яценюк заманында татарларның җир таләп итүләренә каршы чыгыш ясаган иде. Бүген алар Кырымдагы татарларның урынын яхшы аңлый һәм узган сәясәтләре өчен оялалардыр дип уйлыйм.

Канада парламенты Кырым татарларына карата үткәрелгән 1944 елгы депортацияне геноцид дип тану кирәклеген күтәргән иде. Аны берничә дәүләт хуплап каршы алды. (Узган атна Латвия Сеймы Совет берлегендә кырымтатарларны депортацияләүне геноцид дип таныды —ред.)

2014 елда Русия президенты Кырымдагы репрессиягә эләккән халыкларны реабилитацияләү карары чыгарды. Кырымтатарларга автономия ышандырдылар. Ләкин ул тормышка ашмады.

Сугыш чорында, чигенер урын юк, артта Мәскәү дигән кебек, безнең артта — кырымтатарлар, — дип чыгыш ясады Рамил Хөсәенов.

Чарада Кырым кушылганнан соң 70тән артык кырымтатарның хөкем ителүен, 100дән артык баланың әтисез калуын, хәбәрсез югалганнар булуын да искә алучылар булды.

Утырышта кырымтатар сөргене уңаеннан 18 май каршылык чарасы уздырырга килештеләр. Ул Уфадагы сәяси репрессия корбаннарына куелган һәйкәл янында узачак. (Кырымтатар сөргененә багышланган пикет 18 май Казанда да узачак. — ред.)

Чара күмәкләп "Гүзәл Кырым" җырын башкару белән тәмамланды.

Кырымтатар сөргене

1944 елның 11 маенда Иосиф Сталин "Кырымтатарларны Кырымнан Үзбәкстанга күчерү турында" карар имзалый. Бу карарда кырымтатарлар "фашист ярдәмчеләре" дип тамгалана. 18 майда башланып 20 майда тәмамланган депортация барышында 200 меңләп кеше торган җиреннән сөрелә.

Кырымтатар милли хәрәкәте мәгълүматларына күрә, сөргенлек нәтиҗәсендә кырымтатарларның 46,2 проценты юлда, барып урнаштырылган урыннарда ачлыктан, авырулардан һәлак булган. Сөрген ителгәннәрнең күпчелеге балалар, хатын-кызлар, олы яшьтәге кешеләр булган.

фикерләр (25)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG