Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар мәхәлләсе Мамашайда җимерелгән һәйкәлне Сөрген көненә торгызырга җыена


Җимерелгән һәйкәл
Җимерелгән һәйкәл

Русия эчке эшләр министрлыгының Акъяр (Севастополь) идарәсе Мамашай (Орловка) авылында һәйкәл җимерелү уңаеннан җинаять эше ачкан.

Икенче дөнья сугышында һәлак булган кырымтатарлар исемнәре язылган мәрмәр такталар 6 май көнне куелган иде. 9 майга каршы төндә билгесез кешеләр аларны җимереп киткән.

"Билгесез кешеләр Акъярның истәлекле урыннарының берсен мәсхәрәләгән. Әлеге хәл уңаеннан җинаять эше ачылды, тикшерү эшләре бара", дип хәбәр итте шәһәр полициясенең матбугат хезмәте.

"Акъяр" кырымтатар берләшмәсе җитәкчесе Энвер Мамутдинов сүзләренчә, тикшерүчеләр кырымтатар мәхәлләсе вәкилләреннән бу вакыйга артында кем торырга мөмкин дип кызыксынган.

"Орловкада андый шикле берничә кеше бар. Мисал өчен, шәһәр шурасы депутаты Ольга Натяжко. Һәйкәл куйган көнне ул килеп кырмтатарларга каршы милләтчел карашларын белдерде. Ул котыртучы була ала дип саныйм, ләкин төгәл гаепли алмыйм, бу — тикшерү эше" диде Энвер Мамутдинов.

Кырымтатар мәхәлләсе җимерелгән һәйкәлне 18 май — Сөрген көненә кадәр торгызырга җыена. "Шәһәр ярдәм итсә — яхшы, итмәсә — үз көчебез белән эшләрбез" диде мәхәллә җитәкчесе.

9 майга каршы төндә җимерелгән һәйкәлгә Мамашай (Орловка) авылыннан сугышка киткән һәм һәлак булган кешеләрнең исемнәре язылган. Беренчел һәйкәл 60нчы елларда ук куелган булган, башта анда нибары 6 исем булган, берсе дә кырымтатар түгел.

Истәлек тактасын яңартуны кырымтатар җәмәгатьчелеге күп еллар сорап килгән. Ниһаять, 6 май көнне 64 исем өстәлгән (шуларның 57се кырмтатар исемнәре) яңартылган һәйкәлне ачу тантансы үткән.

Элекке һәйкәл ярты гасыр торган, тиюче булмаган, яңартылганын өч көннән җимергәннәр.

XS
SM
MD
LG