Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарларга 9 май "бүләге". Мамашайда һәйкәлне җимергәннәр


Җимерелгән һәйкәл
Җимерелгән һәйкәл

9 май Акъяр (Севастополь) янындагы Мамашай (Орловка) авылында Икенче дөнья сугышында һәлак булган кырымтатарлар исемнәре язылган мәрмәр тактаны җимергәннәр.

Мыскыл ителгән һәйкәлгә шул авылдан сугышка киткән һәм һәлак булган кешеләрнең исемнәре язылган. 57 кырымтатар исеме өстәп язылган яңартылган һәйкәл 6 май тантаналы рәвәштә ачылган. Өч көннән, нәкъ 9 май иртәсендә аның җимерелгәне хакында хәбәрләр таралды.

"Сугышка кадәр Мамашайда ике алман, дүрт урыс гаиләсе яши, калганнары барысы да кырымтатарлар иде. Шуңа күрә истәлек тактасында барысы да диярлек кырымтатар исемнәре иде", диде Азатлыкка бу авылда яшәүче Зульфие Велишаева.

Һәйкәл 60нчы елларда куелган булган, башта анда нибары 6 исем булган, берсе дә кырымтатар түгел. Истәлек тактасын яңартуны кырымтатар җәмәгатьчелеге күп еллар сорап килгән. Ниһаять, 6 май көнне 64 исем өстәлгән (шуларның 57се кырмтатар исемнәре) яңартылган һәйкәлне ачу тантансы үткән.

Яңартылган һәйкәл
Яңартылган һәйкәл

Әмма 9 май көнне һәлак булганнарны искә алырга дип такталар янына килгәч, аларның җимерелгәнен күргәннәр. Чарада чыгыш ясарга тиеш булган "Акъяр" үзешчән ансамбле протест йөзеннен чыгыш ясаудан баш тарткан.

Элекке һәйкәл ярты гасыр торган, тиюче булмаган, яңартылганын өч көннән җимергәннәр. Җыенда шушы хәлләр хакында сүз барган. Тикшерү комитеты тикшерү эшен башлаган. ​

Бу төбәктә Кача очучылар училищесында тагын бер кырымтатары, Совет берлегенең ике тапкыр каһараманы, монда укыган очучы Аметхан Султанга бюст ачылды.

"Монда укыган башка очучыларга Дан аллеясында бюстлар инде күптән куелган иде, тик ике тапкыр Совет берлеге каһараманы булган Аметхан Султанга гына юк иде. Аның постаменты күп еллар торды. Ниһаять, аның бюсты куелды. Башкаларныкы бетоннан булса да, безнеке иң матуры", диде "Акъяр" кырымтатар берләшмәсе җитәкчесе Энвер Мамутдинов.

​Кырымда Икенче дөнья сугышы белән бәйле рәвештә кырымтатарларга басым күптән бара. Кырымтатарларны төрле китапларда, дәресләкләрдә сатлыкҗан дип күрсәтү пропагандасының "җимешләре" дә күренә башлады.

Мәскәүнең "Просвещение" нәшриятында 2018 елда дөнья күргән 10нчы сыйныф өчен "История Крыма" ("Кырым тарихы") дәреслегендә кырымтатарлар Икенче дөнья сугышы елларында нацилар белән хәзмәттәшлек итте дигән бүлек бар иде. Бу кырымтатарларда ризасызлык уятты. Соңрак Кырымда Мәскәүдән куелган җирле хакимият ярымутрау тарихы дәреслегеннән Икенче дөнья сугышында кырымтатарларның роле турындагы өлешен юк итәргә вәгъдә бирде.

XS
SM
MD
LG