Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым тарихы дәреслегеннән кырымтатарларның нацилар белән хезмәттәшлеге турында бүлек юк ителәчәк


Кырымтатарлар
Кырымтатарлар

Үзгәртелгән дәреслек киләсе уку елына әзер булырга тиеш.

Аннексияләнгән Кырымда Мәскәүдән куелган җирле хакимият ярымутрау тарихы дәреслегеннән Икенче дөнья сугышында кырымтатарларның роле турындагы өлешен юк итәргә вәгъдә биргән.

Элегрәк кырымтатар активистлары бу дәреслекләрне мәктәпләрдән һәм китапханәләрдән алып куюны сораган иде.

Мәскәүнең "Просвещение" нәшриятында 2018 елда дөнья күргән 10нчы сыйныф өчен "История Крыма" ("Кырым тарихы") дәреслегендә кырымтатарлар Икенче дөнья сугышы елларында нацилар белән хәзмәттәшлек итте дигән бүлекләр кырымтатарларда ризасызлык уятты.

Кырымтатар активистлары бу дәреслекне экстремистик дип бәяләде һәм кулланудан алуны таләп итеп, республиканың мәгариф, фән һәм яшьләр министры Наталья Гончарова исеменә хат язды. Активистлар дәреслек милләтара, динара мөнәсәбәтләрне кыздыра дип саный. Бу елның февралендә Гончарова дәреслекнең мәктәпләрдән алынуын белдерде.

Хакимият белдерүенчә, үзгәртелгән дәреслек киләсе уку елына әзер булырга тиеш.

XS
SM
MD
LG