Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарларны рәнҗеткән "Кырым тарихы" дәреслеге мәктәпләрдән алынган


"Кырым тарихы" китабының эчке бите
"Кырым тарихы" китабының эчке бите

Кырымның мәгариф министры сүзләренчә, дәреслекләрнең язмышын эшче төркем хәл итәчәк.

Кырымтатар җәмәгатьчелегендә ризасызык тудырган Кырым тарихы дәреслеге мәктәпләрдән алынды дип белдерде аннексияләнгән республиканың мәгариф, фән һәм яшьләр министры Наталья Гончарова. Аның сүзләренчә, дәреслекләрнең язмышын эшче төркем хәл итәчәк. Әлегә аңа кемнәр керәсе билгеләнмәгән.

"Нишләргә икәнен уйлаячакбыз: методик тәкъдимнәр булырмы ул, әлеге параграфларны яңадан караумы. Моны эшче төркем хәл итәчәк", дип китерә министр сүзләрен РИА Новости.

Мәскәүнең "Просвещение" нәшриятында дөнья күргән 10нчы сыйныф өчен "История Крыма" ("Кырым тарихы") дәреслегендә кырымтатарлар Икенче дөнья сугышы елларында нацилар белән хәзмәттәшлек итте дигән бүлекләр кырымтатарларда ризасызлык уятты.

Кырымтатар активистлары бу дәреслекне экстремистик дип бәяләде һәм кулланудан алуны таләп итеп, Наталья Гончарова исеменә хат язды. Активистлар дәреслек милләтара, динара мөнәсәбәтләрне кыздыра дип саный. Ә дәреслек кайбер районнарга инде барып та җиткән, мәсәлән, Акшейх (Раздольный) районы магариф бүлегендә ул инде кабул ителгән. Киләсе уку елында аны укучыларга тарату күздә тотыла иде.

XS
SM
MD
LG