Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарлар Мәскәү чыгарган тарих дәреслеген кулланудан алырга таләп итә


Мәскәүнең "Просвещение" нәшриятында дөнья күргән 10нчы сыйныф өчен "История Крыма" ("Кырым тарихы") дәреслегенә кырымтатарлар Икенче дөнья сугышы елларында нацилар белән хәзмәттәшлек итте дигән бүлекләр кырымтатарларда ризасызлык уятты. Кырымтатар активистлары бу дәреслекне экстремистик дип бәяләде һәм кулланудан алырга таләп итте.

"Кырымтатарларны сугыш елларында коллаборант, нациларның ярдәмчеләре, сатлыкжан итеп күрсәтү, аларны аңлы рәвештә болай тасвирлау авторларның максаты булганы сизелә", диелә кырымтатар активистларының Кырым мәгариф, фән һәм яшьләр министры Наталья Гончарова исеменә юллаган хатында.

Кырымтатар активистлары бу дәреслек милләтара, динара мөнәсәбәтләрне кыздыра дип саный һәм аны мәктәпләргә таратмауны таләп итә. Ә дәреслек кайбер районнарга инде ​барып та җиткән, мәсәлән, Акшейх (Раздольный) районы магариф бүлегендә ул инде кабул ителгән. Киләсе уку елында аны укучыларга тарату күздә тотыла.

"История Крыма" дәреслеге бите
"История Крыма" дәреслеге бите

Әлеге дәресләктә сугыш елларында кырымтатарларның күпчелеге нациларга яхшы мөнәсәбәттә булган, аларга ярдәм иткән, нациларның хәрби җитәкчелеге кырымтатарларга лояль, мөселманнарга яхшы мөнәсәбәттә булырга дигән күрсәтмәләр биргән кебек урыннар бар.

Китап авторларының берсе А.Мальгин, нацилар милли азчылыкларга, шул хисаптан кырымтатарларга төрле өстенлекләр белән файдалану мөмкинлеге биргән, кайбер салымнардан азат иткән, азык-төлек белән тәэмин итүдә өстенлекләр биргән, административ вазифалар тәкъдим иткән, дип яза.

Ләкин фактлар хәлләрнең башкача булганын күрсәтә. Кырымда нацилар билгеләгән бургомистрлар исемлегендә кырымтатар булмаган исемнәр шактый: Акмәчет – Леонид Севастьянов, Акъяр (Севастополь) – Супрягин, Керич – Токарев, Кефе (Феодосия) – Андржевский, Ялта – Мальцев, Кизләү (Евпатория) – Епифанов, Бакчасарай – Христофор Фенеров, Алушта – Левицкий, Карасубазар – Эреджепов, Иске Кырым – Арцышевский. Шундый ук хәл полиция хезмәтендә булган. (Кырымтатар энциклопедиясе. Проф. Рефик Музафаров, 5нче бит). Ләкин бу исемнәр "Кырым тарихы. 10нчы сыйныф" дәреслегендә күренми.

Музафаров китабыннан өзек
Музафаров китабыннан өзек

Тагын бер факт. Сугыш елларында Кырымда 150 авылның 127се нацилар тарафыннан яндырыла, шуларның 105е кырымтатар авыллары була.​ Бу авылларның кырымтатарлар партизаннарга ярдәм иткәне өчен яндырылганы да билгеле. Шушы факт та кырымтатарлар нациларга ярдәм иткән дигән гаепләүне фаш итә.

Ә менә кырымтатар күзләүчесе Алиме Абденнанованы 1944 елда нациларга Лариса Гуляченко сатканы мәгълүм. Аны кыйнаучылар арасында нацилар белән хезмәттәшлек иткән Василий Зуб, Дубогрей, Николай Оленченко, Иван Куприн, Николай Капотиннар була. 2015 елда Алиме Абденнановага Русия каһраманы исеме бирелде.

1944 елда НКВДның махсус бүлеге биргән мәгълүматка күрә, Кызыл Армиядә дезертирлар саны иң азы Коми республикасыннан (120 кеше), Карел-фин республикасыннан (136 кеше) һәм Кырымнан (479 кеше) булган. Русиянең үзәк районнарында исә дезертирлар 391062 кеше, НКВД хезмәтләреннән 484478, җирле хакимиятләр һәм милициядән - 167799 кеше булган. Ләкин мондый расланган мәгълүматлар дәреслеккә кертелмәгән. Объектив караштагы, сугыш темасын өйрәнгән Кырымдагы башка галимнәр дә дәреслек әзерләүгә җәлеп ителмәгән.

"История Крыма" дәреслеге бите
"История Крыма" дәреслеге бите

Дәреслекнең гыйльми-редакция шурасына Кырым дәүләт шурасының мәгариф комитеты рәисе Владимир Бобков, Кырымның мәгариф министры Наталья Гончарова, Кырымның җәмәгать пулаты рәисе Григорий Иоффе, Русиянең федерация шурасына Кырымнан сайланган депутат, Кырымдагы рус җәмгыяте җитәкчесе Сергей Цеков кергән. Дәреслекнең координаторы - Кырымның мәгариф, фән һәм яшьләр министры урынбасары Айдер Аблятипов дип күрсәтелгән.

Дәреслекне әзерләгән ун автор арасында Кырым башлыгы киңәшчесе А.Форманчук та бар.

Мондый дәреслек чыкканын ишеткәч кырымтатар җәмәгатьчелеге, галимнәр, журналистлар, сәнгать әһелләре социаль челтәрләрдә ризасызлык белдерә башлады. Кемдер үз ихтыяры белән прокуратурага, кемдер министрлыкка, кемдер Путин исеменә гаризалар, мөрәҗәгатьләр язып, бу хәл Путинның 2014 елда кырымтатарларны реабилитацияләгән фәрманына каршы эшләнә, фәрмән Кырым түрәләре тарафыннан үтәлми дигән хатлар яудыра.

Шундый хат язган активистларның берсе Муслим Дервишевка Кырымның мәгариф, фән һәм яшьләр министры Наталья Гончарова 15 февраль рәсми җавап биргән. Җавапта мондый дәреслекләр 5-6, 7-9, 10нчы сыйныфлар өчен әзерләнгән диелә. Анда дәреслекне әзерләгән авторлар коллективы җитәкчесе, Кырым федераль университеты профессоры С.Юрченкога таянып аңлатма бирелә.

Министр җавабы
Министр җавабы

"Дәреслектәге "Оккупантларның милли сәясәте. Коллаборационизм” дигән бүлеге норматив документлар белән расланган. Аерым милләт вәкилләренең оккупантлар белән хезмәттәшлек итүе турында билгеле актлар фәнни чыганакларда үз чагылышын таба", диелә министр хатында. Дәресләктә генерал Власов, Рус азатлык армиясе хакында язылганын да телгә алып "коллаборационизмда төрле мәҗбүри һәм ихтыяри сәбәпләрдән Кырымда яшәүчеләрнең төрле вәкилләре катнашкан, боларны НКВД, СМЕРШ,11-нче наци армиясе архивлары раслый", ди ул. "Дәреслекнең 158нче битендә кырымтатарларның бер өлеше оккупантлар белән хезмәттәшләк итте дигән фактлар барлык татар халкына кагыла дию нигезсез. Министр кырымтатарларның партизан хәрәкәтендә катнашканнары хакында әйтә һәм дәреслектә коллаборационизм күренешенә үлчәп бәя бирелгән" дип нәтиҗә ясый.

* * *

18 февраль көнне "История Крыма" ("Кырым тарихы") дәреслеген Кырымдагы мәктәпләрнең китапханәләреннән кулланудан ала башлаганнар дигән хәбәр килде. Бу хакта Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров хәбәр итте.

"Мәскәү һәм Кырымдагы оккупацион хакимиятнең кырымтатар халкына каршы чираттагы провокациясе барып чыкмады. Моның өчен без Кырымда һәм ватаннан читтә яшәгән битараф булмаган милләттәшләребезгә рәхмәтле булырга тиеш" дип язды ул Facebook битендә.

Берничә ел элек Чаллыдан бер төркем җәмәгать эшлеклесе Русия мәктәпләрендә укытыла торган "История отечества" дигән уку китабы уңаеннан мәхкәмә эшен кузгаткан иде. А.Преображенский һәм Б.Рыбаков авторлыгында чыгарылган дәреслектә татарларның учакта кешене кыздырып ашаулары сурәтләнә. Чаллы мәктәпләрендә бу китап укытылмаса да, сатуда бар дигән иде Азатлыкка милли хәрәкәт вәкиле Мөнир Ситдыйков. 2006 елда башланган мөрәҗәгатьләр, мәхкәмәгә шикаятьләр язу эшләре ул чакта Татарстанда, Русиядә уңышлы тәмамланмады.

XS
SM
MD
LG