Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страсбург татарның “кеше ашавына” чик куярмы?


“История отечества” дәреслегенең 89-нчы битендәге сурәт
“История отечества” дәреслегенең 89-нчы битендәге сурәт

Русия мәктәпләрендә укытыла торган “История отечества” дәреслеге буенча шикаять Страсбург мәхкәмәсендә каралачак.

Чаллыдан бер төркем җәмәгать эшлеклесе Русия мәктәпләрендә укытыла торган “История отечества” дигән уку китабы буенча мәхкәмә эшен кузгаткан иде. 2006 елда башланган мөрәҗәгатьләр, мәхкәмәгә шикаятьләр язу Татарстанда, Русиядә уңышлы тәмамланмады.

Мәскәү шәһәренең Тверь районы мәхкәмәсе, аннан Мәскәү шәһәре һәм Русия Югары мәхкәмәсе “История отечества” китабында татарны мыскыллау вәзгыятен күрмәде, шикаять бирүчеләр дәгьвасын кире какты.

Мөнир Ситдыйков
Шуннан соң, шикаять бирүчеләр Мөнир Ситдыйков, Фаик Таҗиев һәм Рәфкәт Сәгыйдуллин Страсбург мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәләр. Мәхкәмә эшләрен алар исеменнән Мәскәүдә яшәүче Мөхәммәт Миначев йөртә. Күптән түгел Миначев шикаятьнең Страсбург мәхкәмәсендә теркәлүе хакында Чаллыга хәбәр итә.

“Әлеге тарих китабы аша татар халкына каршы астыртын, мәкерле эш бара. Бу мәкерле эш 1552 елдан алып бер көн дә тукталмады, дип әйтергә тулы хокукыбыз бар. Яңа тарих китапларында да 1994 елда Русия белән Татарстан арасында төзелгән шартнамә турында бер генә сүз дә юк. Страсбург мәхкәмәсе Русиянекеннән өстен һәм татарны мыскыллаган китап буенча дөрес карар кабул итүгә ышанабыз. Анда Миначев катнашуга өмет итәбез. Максатыбыз – татар милләтен хурлауга чик кую”, диделәр Мөнир Ситдыйков һәм Фаик Таҗиев.

А.Преображенский һәм Б.Рыбаков авторлыгында чыгарылган тарих китабында татарларның учакта кешене кыздырып ашаулары сурәтләнә. Мөнир Ситдыйков әйтүенчә, Чаллы мәктәпләрендә бу китап укытылмаса да, сатуда бар икән. “Безне кеше ашаучы итеп күрсәтү һаман да дәвам итә”, ди Ситдыйков.
XS
SM
MD
LG