Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә "Үлемсез полк" йөрешендә кырымтатарлар арткы сафта барды


"Үлемсез полк" йөрешендә кырымтатарлар, Акмәчет, 9 май 2019
"Үлемсез полк" йөрешендә кырымтатарлар, Акмәчет, 9 май 2019

9 май Акмәчеттә Җиңү көненә багышланган бәйрәм чаралары узды. "Үлемсез полк йөреше"ндә катнашкан кырымтатарлар иң ахырда барды.

"Эбедий полк" ("Мәңгелек полк") шигарен күтәреп чыккан кырымтатар колоннасында күбесенчә бюджет оешмаларында эшләүчеләр иде. Бу чара 2014 елдан башлап яңача үткәрелә. Кырымда аңа ниндидер коткы хисе өстәлә сыман. "Кырым Русия белән мәңге бергә", "Кырым өенә кайтты" дигән сүзләрне репродукторлардан яңгыратып, халыкны моңа күндерергә тырышалар сыман.

Акмәчеттә хәрби парадта катнашкан хәрби техника
Акмәчеттә хәрби парадта катнашкан хәрби техника

Акмәчеттә хәрби парадта катнашкан хәрби техника Мәскәүдәгедән калышмый дигән хис калды. Мәскәү парадыннан аермалы буларак, Акмәчеттә йөрештә хәрби киемдәге мәктәп укучылары да катнаша. Алар хәрбиләргә ияреп зурларча йөреш ясый. Мәктәптә бу балалар православ дине нигезләрен, автомат сүтеп җыярга һәм сафка басып йөрергә өйрәнә икән. 9 май парадында катнашкан яшь чик сакчылары, 6нчы сыйныф укучысы Вероника һәм 8нче сыйныф укучысы Антон бу хакта горурланып сөйләделәр.

Яшь чик сакчылар, алгы рәттә сулдан: Антон һәм Вероника
Яшь чик сакчылар, алгы рәттә сулдан: Антон һәм Вероника

Ә нәни балаларны баш-аяк хәрби киемгә киендереп, георгий тасмалары тагып, алар янында "ура!" дип кычкырулар үзе бер тамаша булды. Кемдер кычкыра, ә кемдер куркудан елый башлый. Нәниләрне Кырым министрлар шурасы каршында тезелгән хәрби техникага мендереп карау мөмкинлегенә кайбер гаиләләр аеруча куанды.

Хәрби киемдә балалар
Хәрби киемдә балалар

Акмәчет парадында Сталин портретлары арасында казакларны да, ветераннарны да бер сафта күрергә мөмкин иде.

Хакимият Җиңү бәйрәмендә "Үлемсез полк" йөрешен үзләштергәннән соң, бу бәйрәм һәлак булганнарны тыныч, матур итеп искә алу урынына бөтенләй башка максатка кулланылган чарага әйләнеп бара сыман. Аннексияләнгән Кырымда бу чара җәмгыятьне тиешле алып барудан тыш, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләргә, аларны "дошманга" каршы торырга әзер булырга да өйрәтә сыман.

Мондый хәрби тәрбия Керичта 2018 елда көллият техникумында студент Росляков оештырган атышның бер нәтиҗәседер. Кырым тарихында беренче тапкыр 20дән артык укучы үтерелгән иде ул вакытта. Ләкин Акмәчет парадында бу гаепсез үтерелгән балаларны искә алучы кеше табылмады.

XS
SM
MD
LG