Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кырымда репрессия машинасы балаларның да язмышын җимерә"


Лутфие Зудиева һәм Дилявер Меметов

Русия Кырымны аннексияләвенең биш еллыгын бәйрәм иткән көндә Кырымнан Прагага килгән "Инсаф" мөселманнар лигасы җитәкчесе Лутфие Зудиева һәм "Кырым теләктәшлеге" оешмасы активисты Дилявер Меметов белән анда кырымтатарларның тормышы, сәяси эзәрлекләүләр турында сөйләштек.

Сезнең "Кырым теләктәшлеге" оешмасы нәрсә белән шөгыльләнә?

Дилявер Меметов
Дилявер Меметов

Дилявер Меметов: 2014 елда Кырым Русиягә кушылганнан соң кырымтатар депортациясенә 70 ел тулганда безнең халыкка каршы репрессияләрнең яңа дулкыны башланды. 2015 елдан башлап кырымтатарларны төрле гаепләүләр белән күпләп тотып яба башладылар. Җинаять кодексының террорчылык, экстремизм турында маддәләрен кулланалар. Елдан-ел бу репрессияләр көчәя бара һәм хәзер инде безгә сәясәт белән бәйле йөзләп җинаять эше, төрле штрафлар һәм кулга алулар аша меңнәрчә административ җәза кулланылуы мәгълүм. Без моны үз карашын курыкмыйча ачыктан-ачык белдерүче башкача фикерләүчеләргә, үз-динен тотучыларга, мәчетләрдә дини китаплар укучыларга, гомумән хакимият теләгәнчә фикерләмәүчеләргә каршы көрәш дип бәялибез. Бу эзәрлекләүләргә җавап буларак, табигый рәвештә кырымтатар халкында "Кырым теләктәшлеге" хәрәкәте оешты. Анда сәяси тоткыннарның туганнары, адвокатлары, юристлар һәм Кырымдагы бүгенге гаделсезлекләр белән килешмәүче башкалар берләште. Алар бу проблемнарга дучар булган гаиләләргә ярдәм итәргә тели.

"Кырым теләктәшлеге" (Крымская солидарность) — ниндидер милли, дини үзенчәлекләргә ия түгел, хакимият һәм иминлек көчләре тарафыннан гаделсезлеккә дучар булган һәркем аңа мөрәҗәгать итә ала. Бу оешманың барлыкка килүе табигый хәл. Күз алдына китерегез, иртүк өегезне тентергә киләләр. 2016 елның 12 маенда иртәнге сәгать алтыда безнең өйгә федераль иминлек хезмәте хезмәткәрләре бәреп керде, корал, наркотиклар, байлыклар эзләделәр. Әлбәттә берни тапмадылар. Тентү турында карар күрсәттеләр, берсе генә үз таныклыгын күрсәтте, башкалар — барлыгы унлап кеше иде — битлекләр кигән. Ун кеше өйдә генә иде, тышта тагын күпме булганын белмибез. Безгә берни эшләргә ярамады, туганнарга, адвокатка шалтырату мөмкинлеге дә бирелмәде. Мондый хәлне моңарчы беркайчан да күрмәгән гаиләләр шуңа дучар була, гаиләне туендыручы ирне, берничә бала атасын алып китәләр. Аларның бит күп кенә балалары әтисез кала. Сервер Зекирьяевның 13 баласы калды. Мондый гаиләләр нинди проблемнарга тарый? Беренче чиратта финанс проблемнарына. Шулай ук кулга алынганнарны изоляторларда, мәхкәмәләрдә яклау өчен юридик ярдәм кирәк. Без "Кырым теләктәшлеге" эшчәнлегендә өч төп юнәлешне сайлап алдык: гаиләләргә социаль-көнкүреш ярдәме, юридик ярдәм һәм медиада яктырту. Соңгысы да бик мөһим. Без Кырымда яшәүчеләрнең чын тормышын матбугат чаралары аша күрсәтергә телибез. Бу турыда хәзерге пропаганда, ялган тарату шартларында бу хәлләрне күрсәтү аеруча мөһим.

— Шәхсән сез бу эшчәнлекнең мәгълүмати ягы өчен җаваплы. Сезнең активистлар күпме? Бу репрессияләр турында ниндидер статистика бармы?

Лутфие Зудиева
Лутфие Зудиева

Лутфие Зудиева: 2014 елдан башлап Кырымдагы барлык бәйсез киңкүләм матбугат чараларына даими басым бара. Ул төрле юллар белән, җинаять эзәрлекләве, административ эзәрлекләү, куркыту-янаулар аша алып барыла. 2015 елда Киевтагы Киңкүләм матбугат институты Кырымда профессиональ журналистларга басым ясауның 44 очрагын теркәде. Бу басым аркасында аларның күбесе үз эшчәнлекләрен дәвам итәр өчен Кырымнан китәргә мәҗбүр булды. Кырымда гына түгел, читтә дә шактый танылган журналист Лиля Буджурованың өендә биш сәгатькә сузылган тентү узды. Аңа нәкъ менә карашлары өчен каты басым ясалды.

2015 елда Русия ATR һәм Черноморка телеканалларына лицензия бирмәде. Алар да Кырымнан китеп үз эшчәнлекләрен Киевтан алып бара.

Мондый мәгълүмат бушлыгы шартларында тентүләр, хөкемнәр, Кырымдагы хәлләр турында кемнеңдер көндәлек хәбәрләрне биреп бару зарурлыгы туды. Монда беренче чиратта кырымтатарлар катнашты. Кырымтатарларның бу эштә әле совет чорыннан калган тәҗрибәсе бар. Кырымтатарлар совет чорында тарихи ватаннарына кайту өчен тыныч протест чаралары оештырып килгән иде. Гаиләләрдә бу тәҗрибә югалмаган, өлкәннәр үзләре белгәннәрне кечкенәләргә тапшырып калдыра. Без дә үз гаиләбездә әтинең Мәскәүдәге пикетлар, мәхкәмә утырышлары, бу көрәшнең ничек баруы турында сөйләгәннәрен даими ишетеп үстек. Бу беренче сәбәп булса, икенче сәбәп тә беренчесе белән ничектер бәйледер. Мәскәү 2014 елда Кырымны аннексияләгәннән соң кырымтатарлар сәяси протест чаралары оештырган бердәнбер халык булгандыр.

— Сез журналистларга, сәяси активистларга даими басым турында сөйлисез, шул ук вакытта үзегез Кырымда яшисез. Ничек сез анда шундый шартларда үз эшчәнлегегезне алып барасыз?

Лутфие Зудиева: Беренчедән, без һәммә нәрсә турында дөреслекне генә сөйләргә дигән кагыйдәгә нигезләнәбез. Без барлык очракларны да мөмкин кадәр дөрес итеп яктыртырга һәм ул мәгълүматны барлык медиа да, Украинаныкы да, Русиянеке дә, халыкара медиа да куллана алырлык итеп бирергә тырышабыз. "Кырым теләктәшлеге"нең интернет сәхифәсенә керсәгез, ул фактлар белән тулган. Анда саннар, булган хәлләрнең хронологиясе бирелә. Ниндидер субъектив бәя бирү, сурәтләү инде бу хәлләрне яктыртучы профессиональ журналистлар эше.

Бу эш тә шактый куркыныч, 2017-2018 елларда 20дән артык активист, стримерлар элегрәк профессиональ журналистлар дучар булган басымга дучар булды. Аларга каршы җинаять эшләре дә, административ эшләр дә ачылды. Нәкъ шул сәбәп белән безнең хезмәттәшләребез һәм дусларыбыз — стримерлар һәм активистлар координаторы, блогер Нариман Мемедеминов һәм "Кырым теләктәшлеге" координаторы, бөтен диярлек эшчәнлекне җитәкләгән Сервер Мустафаев тикшерү изоляторында утыра.

Басым бар әлбәттә, әмма Кырымдагы хәлләрне яктыртучыларда инде иммунитет барлыкка килгән, алар бу эш белән аңлы рәвештә шөгыльләнәләр һәм үз эшчәнлекләренең төрле нәтиҗәләренә әзер. Мин монда "Кырым теләктәшлеге" активистларын гына түгел, башка активистларны да күз алдында тотам. Без моның нәтиҗәләре һәрберебез өчен һич тә көтелмәгәнчә булырга мөмкинлеген аңлыйбыз. Без бу эшне дәвам итәр өчен күп нәрсәне фида итәргә әзербез.

— Аннексия башланганнан бирле биш ел узды, шактый күп вакыт. Бу эшне алга таба да дәвам итәр өчен көчне каян аласыз?

Дилявер Меметов: Курку бар әлбәттә. Бөз көн саен иртән бүген кемнеңдер йортында тентү уздырылыр, кемнедер кулга алырлар йә безне үз йортыбызда кулга алырлар дигән уй белән уянабыз. Бездә андый курку булуы табигый хәл. Әмма безнең халык тарихында моннан да яманрак эзәрлекләүләр булган. Әмма бернигә карамастан, халкыбыз совет чорында тагылган һәм депортациягә нигез булган сатлык ярлыгын кабул итмәде. Без хәзерге заманның террорчылар һәм экстремистлар ярлыгын да кабул итмәячәкбез. Безгә бер-беребезгә ярдәм итү, теләктәшлек көч биреп тора. Безнең мәдәниятебез, динебез дә туганың, күршең, дустың проблемнарга дучар булганда читтә тормаска өнди. Бу хәлдә ярдәм итү бик мөһим. Хәзер дистәләрчә кеше төрмәләрдә утыра. Аларның күбесе "Кырым теләктәшлеге" активистлары яки финанс, мораль ярдәм күрсәтергә тырышучылар. Ул кешеләр хәзер үзләре мәхкәмәгә тартыла. Минем әтием (Ремзи Меметов - ред.) һәм Хизб ут-Тәхрир эшендә гаепләнгән тагын өч кешегә күп еллык төрмә җәзалары бирелде. Әтигә 9 ел, оештыруда гаепләнүчегә 17 ел төрмә җәзасы бирделәр.

​Эзәрлекләүгә дучар булган гаиләләргә ярдәм итүче кеше үзе шул дә шуңа дучар булганда аның хәлен күз алдына китерегез. Аның гаиләсенә кем ярдәм итәр, кем кайгыртыр. Әмма халыкта шундый инициатива, шундый теләктәшлек булганда ул күңелгә ниндидер тынычлык бирә. Мине төрмәгә япсалар минем гаиләм ярдәмсез калмаячак дигән ышаныч бар. Халык һәм битараф булмаган башкалар читтә тормаячак. Хәзер "Безнең балалар" кебек күп кенә оешмалар бар. Бу оешмада безнең белән өч ел чамасы хезмәттәшлек итүчеләр эшли. Алар акча туплый һәм әтисе төрмәдә утыручы һәр балага ай саен финанс ярдәме күрсәтеп килә. "Кырым теләктәшлеге"ннән килеп чыккан "Кырым балачагы" проекты бар. Алар да балаларга ярдәм итә, алар балаларның психологик эмоциональ хәлен кайгырта. Өлкәннәргә дә бик авыр, ә балаларга тагын да авыррак. Бүгенге репрессия машинасы олыларның гына түгел, йөзләрчә баланың да язмышын җимерә. Хәзер йөздән артык бала әтисез калды, аларның хәлен без хәтта күз алдына да китерә алмыйбыз. Күпләре хәтта үз әтиләрен бер тапкыр да күрмәгән.

— 2014 елда аннексия хәлләре башланганда кырымтатарларны үз ягына аударырга үгетләүдә Мәксәү Казанны, Татарстанны бик актив кулланды. Хәзер кырымтатарларның Казан татарларына мөнәсәбәте үзгәрдеме?

Лутфие Зудиева: Ул чакта Мәскәү кырымтатарларның вәкилләр сайлап төзелгән оешмаларына альтернатив оешмалар төзү һәм алар белән хезмәттәшлек алып бару максаты белән эш итте. Барлык ул сәфәрләр шул эшчәнлек белән бәйле иде. Кырымдагы кебек Башкортстан һәм Татарстанда да җәмгыять кешеләрнең тирә яктагы хәлләргә мөнәсәбәтенә карап бүленә. Хакимияткә бәйле кешеләрдән кала әле гадел һәм актив кешеләр бик күп. Алар күп еллар дәвам иткән басымга карамастан, бәйсез медиада эшли яки активист булып кала.

— Кырымтатарлар Татарстанда хакимият белән халыкны аерып карый дип аңларгамы?

— Русиянең башка төбәкләрендә кулланылган ысулларны 2014 елдан соң Кырымда да кулланырга тырышып карадылар. Әмма кырымтатарлар Татарстан яки Башкортстанда яшәүчеләрдән аерыла. Мәсәлән бездә иминлек көчләре Хизб ут-Тәхрирне эзәрлекләү белән бик ныклап шөгыльләнә башлады. Чөнки бу эшчәнлек иминлек көчләрендә эшләүчеләргә тиз һәм җиңел генә югарырак вазифаларга күтәрелү мөмкинлеге бирә. Шуңа күрә 2015 елда ук бу оешманы эзәрлекләү башланды. Бу эшне җитәкләү өчен ФСБ кешесен (Виктор Палагин - ред.) Башкортстаннан китерделәр, ул анда зур уңышларга ирешүен һәм бу эшне бездә дәвам итәчәген белдерде.

— Сез "Кырым берлеге" һәм "Инкишаф" оешмасы белән элемтәдә торасызмы?

Лутфие Зудиева: Бу альтернатив оешмалар. Аларны кырымтатарларга тәэсир итү өчен булдырдылар. Әмма һәрбер башлангыч бары кемдер кушуы белән түгел, ә ихтыяҗ булып халык тарафыннан булдырылганда гына нәтиҗәләргә ирешә. Шуңа вертикаль белән төзелгән оешмалар Кырымда уңышка ирешә алмаячак. Халык аларны кабул итмәячәк. Аларның эшләре никадәр генә файда китерә торган дип күрсәтелмәсен, нәтиҗәдә халык барыбер аларга үз тиешле бәясен бирәчәк. 2015 елда рәсми рәвештә Мәҗлес тыелгач, бу оешмалар халык белән элемтә урнаштырырга тырыша. Әмма халык тарафыннан зур яклау таба алды дип әйтмәс идем.

"Кырым теләктәшлеге" тулысы белән бәйсез оешма. Хакимият белән дә хезмәттәшлек итми, иҗтимагый оешмаларга да бәйле түгел. Аның максаты - тентүләр, кулга алулар турында көндәлек мәгълүмат биреп бару һәм сәяси тоткыннарның гаиләләренә ярдәм итү.

Дилявер Мемедов: "Кырым теләктәшлеге" - бу халык мәйданы. Теркәлгән оешма түгел. Ул кырымтатарлар очрашкан авырлыкларны хәл итәргә тырыша. Әлбәттә бу чик түгел. Ярдәм итәргә теләгән һәр кешенең гамәленә без шатбыз. Әмма менә "Инкишаф" оешмасы тарафыннан мәхкәмәләргә мөрәҗәгатьләр булды һәм киләчәктә кайбер кешеләр иреккә чыгарылды. Әмма мөһим бер әйбер бар - теләсә нинди юл белән ирешелгән азатлыкка без алданырга тиеш түгел. Чөнки минем әтигә: "Үзеңне террорчы дип таны һәм сине азрак вакытка хөкем итәчәкләр, ә бәлкем шартлы хөкем генә чыгарырлар" диделәр. Русиядәге террорга, экстремизмга каршы 2003 елгы канунны кабул итеп, аны хакимияткә каршы әйтүчеләргә каршы куллану гадәтенә әйләнде. Шуңа кеше кылмаган җинаятен ничек танысын. Террор оешмасы турындагы хөкем карары бары Русия Югары мәхкәшмә карары нигезендә генә чыгарылган. Ә бит ул карар ябык ишекләр артында кабул ителә һәм беркайчан да аны мәхкәмәгә шикаят итүче булмады. Шуңа сәяси амбицияләрне кулланып, үзләрен аклап репрессия машинасын эшләтеп дистәләрчә кешеләрне утырталар. Шуңа безгә теләсә нинди юл белән ирешелгән азатлык кирәкми. Шуңа "Кырым берлеге", "Инкишаф" белән хезмәттәшлек итмәү безнең аларга ачуыбыз булуы яки теләгебез булмаудан түгел, ә асылларын кабул итмәү. Бер яктан ул сиңа ярдәм итә, ә икенче яктан Кырымда барысы да яхшы дип сөйли.

— Мәскәү Кырымга күп акчалар бирә. Дотация алу буенча иң зур төбәктер. Түрәләр күбәйде. Аларга тотыласы акчалар артты. Гади халык буларак тормышыгыз яхшыруны сизәсезме?

Дилявер Мемедов: Юллар, мәчетләр, "Таврида" исемле федераль трасса төзелгәне күренә. Балалар бакчалары, мәктәпләр барлыкка килә. Җәмәгать моны ниндидер зур бүләк кебек кабул итә, чынлыкта бу бит гадәти әйбер. Хакимият үз тиешле эшен эшли. Без моның өчен салым түлибез. Шуңа биш елда нинди үзгәрешләр булуын Кырымдагы һәркем күрә һәм белә. Әмма без игътибарны бераз башкага юнәлтергә тиеш. Балалар бакчалары, мәктәпләр төзелгән мәлдә атна саен диярлек кырымтатарлар яшәгән районнарда тентүләр, кулга алулар уза. Кулга алынганнарның туганнары белән элемтәләре югала, штрафка тартылганнар Кырымнан китәргә мәҗбүр булалар. Киләчәктә бу балалар бакчаларына кем йөрер һәм мәктәпләрдә кем укыр? Төзелгән юллардан кем атлар? Шуңа без бу мәсьәләгә тирәнрәк карарга тиешбез. Мәчетләр төзелгәнгә шатланганда иртәгә ул мәчеткә кем йөриячәген дә уйларга тиешбез. Мөселманнарга барган басымны яхшы күрәбез. Бу басым Кырымда гына түгел, Татарстан һәм Башкортстанда да күзәтелә.

Лутфия Зудиева: Һәрбер гади кеше яшәү шартларына бәя биргәндә беренче чиратта иминлек турында уйлый. Бүген кырымтатарлар гына түгел, ә аек акыл белән уйлаучылар үзләрен имин хис итми. Чөнки тентүләр, хөкемгә тартулар кырымтатарларга гына түгел, инде башкаларга да, аерым алганда эшмәкәрләргә, украин активистларына да кулланыла. Репрессия инде киңәя. Һәм ул милләткә генә бәйле түгел. Шуңа икътисади үсеш яки реформаларда чыгып кына бәя бирелми. Шул ук вакытта кече һәм урта бизнес бик авыр хәлдә. Хастаханәләр, мәчетләр, мәктәпләр төзелүгә карамастан, урта сыйныф Кырымнан китү ягын карый, чөнки алар үз эшләрен дәвам итә алмый.

— Биш елдан соң Кырым нинди булачак?

— Бүген дөньяда хәлләр бик зур тизлек белән үзгәрә. Без кичә генә Украинада яши идек, инде бүген Русиядә яшибез булып чыкты. Шуңа фаразлау дөрес тә түгелдер. Шул ук вакытта кырымтатарлар турында сүз йөрткәндә, халкы яшәгәндә аның рухы да яшәячәк. Без басымнар туктар, хакимият тә безгә миһербанлы булыр дигән хыял белән яшәмибез. Әмма без бу сынауларны инде 1944 елда уздык, Аллаһ ярдәме белән бер-беребезне яклап боларын да узарбыз. Киләчәгебез гадел һәм якты булыр дип өметләнәбез.

Язманың оригиналы: Idel. Реалии

XS
SM
MD
LG