Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Биш ел аннексия дәвамында бер яхшылык күрмәдек"


Заир Смедляев
Заир Смедляев

Кырымтатар халкы корылтаеның үзәк сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедляев биш еллык аннексиядәге хәлләргә бәя бирде.

2014ел, 26 февраль. Биш ел элек бу көнне Кырымда башланган вакыйгалар ярымутраудагы гына түгел, бар дөньядагы вазгыятькә йогынты ясады. Ул чордан башлап Европа илләре, АКШ, халыкара оешмалар Русиягә каршы, аның Кырымда кылган гамәлләре өчен төрле чикләүләр кертте. Каршылык дәвам итә.

Дөнья күләмендә бу каршылыкның үзәгендә Кырым булса, Кырымның үзендә аннексиягә буйсынмаучы кырымтатарларны атарга мөмкин. Кырымтатарлар Русиянең 26 февральдән башлап ярымутрауда үзләренә карата кылган җинаятьләрен биш елдан соң ничек бәяли? Азатлык Кырымтатар халкы корылтаеның үзәк сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедляев белән шул хакта сөйләште.

– Узган биш елдан соң Кырымдагы вазгыятьне ничек бәяләр идегез?

Үтерүләр, тоткарлаулар, тентүләр, мәхкәмәләр – болар барысы да милләтне таркату өчен эшләнә

– Биш ел аннексия дәвамында бер яхшылык күрмәдек. Үтерүләр, тоткарлаулар, тентүләр, мәхкәмәләр – болар барысы да милләтне таркату өчен эшләнә. Берсен мәҗлес әгъзасы булганы өчен, берсен Хизб ут-Тәхрирчы, берсен экстремист дип тоткарлыйлар, иртәгә тагын ниндидер җинаять эшләре чыгарырлар? Аларның сөйләгәннәре барысы буш сүз. Кырымтатар теленең дәүләт статусы бар диләр, ә кайда ул дәүләт теле кулланыла? Дәүләт оешмаларында ул бөтенләй юк, мәктәпләрдә кырымтатар теле сәгатләре киметелде, кырымтатар сыйныфларын ачуга комачаулыйлар, кырымтатарларга яла яккан тарихи дәреслекләрне дәүләт хисабына чыгаралар һәм башкалар. Мактанырлык әйбер юк. Әйе, Акмәчеттә мәктәп, зур мәчет төзедек диләр, тик ул мәктәп Украина карамагында булган чакта төзелә башлаган иде, мәчетнең җире, проекты да Украина заманында хәл ителгән иде, аны төзү өчен инвесторлар Кырымга керергә әзерләнгәндә, 2014 елның 26 февралендә бөтенесе тукталды. Шуннан милләтебез өчен кара көннәр башланды.

– Кырымтатарларны тоткарлаулар, эзерлекләүләр, төрле мәхкәмәләр, утыртулар нигә туктамый?

Безнең буйсынмавыбыз Русиянең башка төбәкләренә дә үрнәк була алачагын алар аңладылар

– Алар Кырым басып алынганнан соң кырымтатарлар дәшмичә посып утырчаклар, буйсыначаклар дип уйлады. Алай булмады. Безнең буйсынмавыбыз Русиянең башка төбәкләренә дә үрнәк була алачагын алар аңладылар. Ул регионнарда "карагыз, зур булмаган халык буйсынмый, көрәшә", дигән уй туа ала. Икенче яктан, тарих буенча озак вакытлар Мәскәүнең ачкычы Кырым ханнары кулында булган. Бу аларда ниндидер кимчелеклелек психологик авыруы тудырган, күрәсең. Кырымтатарларны юк итсәк, тарихны бөтенләй икенче төрле язачакбыз дип уйлыйлар.

– Украина президенты Петр Порошенко кырымтатар милли автономиясен торгызырга, конституциягә тиешле үзгәрешләр кертергә әзер булуын игълан иткән иде, ләкин биш елда бу мәсьәлә урыныннан кузгалмады.

– Ул бу мәсьәләне бәлки күтәрер дә иде, ләкин Украина Югары радасында утырган депутатлар аны яклаячагына зур ышаныч булмаса кирәк, чөнки анда бу мәсьәләгә карата төрле караштагы депутатлар утыра. Шул ук Юлия Тимошенко фракциясе, "Свобода" фиркасе депутатлары беркемгә автономия бирергә җыенмыйлар. Аларның хәрәкәтләре кискен кебек тоела, ләкин ахыр чиктә алар Русия сәясәте тегермәненә су коялар. Тагын бер төркем депутатлар Кырым Таврида булсын диләр, башкалары автономия бетерелсен, өлкә булсын диләр. Мондый вазгыятьтә президент бу мәсьәләне күтәрсә, аны кабул итмәсәләр, мәсәлән, автономия өлкәгә әйләнсә, ул кырымтатар өлкәсе булмаячак. Бу мәсьәлә президент сайлаулары, Югары раданың яңа депутатлары сайланганнан соң яңадан күтәрелер дип уйлыйм.

– Тышкы дөнья өчен кырымтатар мәсьәләсе бүген нәрсә ул?

Бу гамәлләр кырымтатарларны тышкы дөньяга террорчы, исламчы, экстремистлар итеп күрсәтү өчен, кырымтатарлар анда яклау тапмасын дип эшләнә

– Төрле илләр үз мәнфәгатьләрен кайгыртып Русия белән сәүдә итә, табигый газ үткәргәчләре төзи һәм башкалар. Русия ислам факторыннан курыккан Европа илләренә кырымтатарларны да шул күзлектән күрсәтергә тырыша. Ислам, мөселман, террорчылар факторы Кырымда бар дип күрсәтергә көч куя. Шуның өчен алар дини мәсьәләне ясалма рәвәштә күтәреп, ислам динен тотучыларны экстремист дип кулга алып утырта. Бу гамәлләр кырымтатарларны тышкы дөньяга террорчы, исламчы, экстремистлар итеп күрсәтү өчен, кырымтатарлар анда яклау тапмасын дип эшләнә.

– 2014 елның 26 февралендә кырымтатарларның Кырымны аннексияләүгә каршы Кырым Югары радасы алдында митингка чыгулары биш ел узганнан соң кырымтатарлар файдасына булдымы йә зыян китердеме?

– Бу безнең файдага булды. Без ул вакытта көч кулланмыйча, корал күтәрмичә хәрәкәт иттек, бүген дә шуны күрсәтәбез. Арабыздан бер-ике сатлыкҗан чыкты, ләкин алар күп түгел. Бер этне алып, ашатып симертәләр, ләкин ул хуҗасының әмере белән өрмәсә, аны куып чыгаралар. Монда да шулай була. Кырымтатар халкының корылтае калды, ул Киевта эшли, аны беркем туктатмады. Корылтай карарлары үзгәрмәде, милли мөстәкыйльлек хакында декларация кире кагылмады, ул гамәлдә.

XS
SM
MD
LG