Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда 244 ел элек башланган сәясәт дәвам итә


Күчүк Кайнарҗа килешүен имзалау
Күчүк Кайнарҗа килешүен имзалау

Кырымтатарларның аянычлы киләчәген билгеләгән Күчүк Кайнарҗа килешүе имзалануга 244 ел тулды.

Нәкъ 244 ел элек, 1774 елның 21 июлендә хәзерге Болгарстанның Күчүк Кайнарҗа авылында Госманлы Төркия белән Русия империясе арасында имзаланган Күчүк Кайнарҗа килешүе (Küçük Kaynarca Antlaşması) нигезендә Кырым ханлыгының ике илдән дә мөстәкыйль булачагы турында килешенә.

Бу килешү Русиянең Төркияне җиңүен раслады. Килешү нигезендә Русиягә Керич һәм Ени Кале каласы, Азак һәм Килбурун ныгытмалары, кече Кабарда (хәзерге Кабарда-Балкар), Молдова, Валахия күчә. Төркия Очаков каласын калдыра.

Моннан тыш Русия Кара диңгездә үзенең хәрби флотын тоту, Босфор, Дарданел бугазларыннан ирекле узу мөмкинлегенә ия була.

Күчүк Кайнарҗа килешүе
Күчүк Кайнарҗа килешүе

Ни аяныч, Кырым ханлыгының мөстәкыйльлеге хакында маддә тик кагәзьдә генә кала. Инде 9 елдан соң, ягъни 1783 елда Русия ярымутрауны үзенә куша. Моннан соң кырымтатарлар Русия армиясенә мәҗбүри хәрби хезмәткә алына башлый, аларның җирләре тартып алынып Русиядән китерелгән рус байларына бирелә, Европадан китерелгән төрле колонизаторларга бүләк ителә. Бу чордан башлап кырымтатарларның Кырымнан госманлы җирләренә һиҗрәте башлана. Кырымда исә Русиядән китерелгән урыслар һәм башка халыклар татарларның йортларында урнаштырыла.

Буген Кырымда яшәүче башка милләтләрнең күпчелеге ул вакытта Кырымга махсус китерелгән халыкларның варислары. Кырымда яшәгән кырымтатарларның саны ни өчен аз дигән сорауга бу – Русия патшабикәсе Екатерина II игълан иткән "Кырым – кырымтатарларсыз" дигән шигаре нәтиҗәсе дияргә була. Русия заманында башланган бу сәясәтне Совет берлеге дә дәвам итеп 1944 елда кырымтатар халкын Кырымнан тулаем сөрген итте.

1987 елдан башлап үз көчләре белән Кырымга кайта башлаган кырымтатарларның саны 25 ел эчендә 300 меңгә җиткән иде, ләкин 2014 елдагы аннексиядән соң Кырымда кырымтатарларның яңа дулкын эмиграциясе инде Украинага башланды. Бу процесс соңгы ике елда сүлпәнәйсә дә Кырымда кырымтатарларга карата җәелеп киткән хаксызлыклар, нахакка утыртулар, кешеләрнең югалулары, үтерүләр, дини, сәяси нигездә эзәрлекләүләр аларны Кырымнан чыгып китәргә мәҗбүр итү ысулы булып кала.

Шулай итеп 1774 елның 21 июлендә имзаланган Күчүк Кайнарҗа килешүеннән башлап, ягъни инде 244 ел буена кырымтатарларны Кырымнан китәргә мәҗбүр иткән сәяәсәт дәвам итә дияргә була.

XS
SM
MD
LG