Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда адвокат Эмиль Курбединов биш тәүлеккә сак астына алынды


Эмиль Курбединов Акмәчетнең Киев районы мәхкәмәсенә китерелә
Эмиль Курбединов Акмәчетнең Киев районы мәхкәмәсенә китерелә

7 декабрь Акмәчетнең Киев районы мәхкәмәсе адвокат Эмиль Курбединовны биш тәүлеккә сак астына алды. Адвокат үзенең сәяси, уйдырма сәбәпләргә нигезләнеп гаепләүләрен белдерде.

Эмиль Курбединов мәхкәмәсендә катнашкан берничә адвокат Курбединовның җинаять кылмаганлыгын, аның 2014 елга хәтле, ягъни Русия Кырымны аннексияләгәнгә кадәр социаль челтәрдә язганнарын табып гаепләүләрен белдерде һәм аны хөкем итү мәхкәмәсен туктатуны таләп итте. Хөкемдар Антон Цыкуленко исә Курбединов Русиядә тыелган оешма тамгаларын социаль челтәрдә кулланган дип танып, аны биш тәүлеккә сак астына алу карары чыгарды. Кырымтатарларны яклаучы адвокат Курбединовны хөкем итү эшендә шаһитләрнең берсе ФСБ хезмәткәре Андрей Сушко булганы хәбәр ителә.

Русиянең Кырымдагы җирле телеканаллары исә Курбединов "Хизб ут-Тәхрир" әгъзаларын, Кырымтатар мәҗлесен, "Кырым бердәмлеге" иҗтимагый оешмасын, Керич бугазында әсир итеп алынган украин диңгезчеләрен яклый дигән сюжетларны ике көн дәвамында күрсәтеп тора. Дәүләт карамагында булган бу матбугат чаралары имеш Курбединов катнашкан "Кырым бердәмлеге" оешмасы хокук яклау төркеме булу сылтавы белән кырымтатар җәмәгатьчелегенә Кырымның Русиягә кушылуын танымаска дигән яшерен йогынты ясый дигән хәбәрләр таратты.

Курбединов исә үзен җаваплылыкка тарттыруга украин диңгезчесе Боһдан Небылицаны яклавы этәргеч булгандыр дип исәпли. Мәхкәмә алдында тупланган кешеләр аңа теләктәшлек белдереп "Син безнең халык яклаучысы" дигән язулар күтәрде.

Эмиль Курбединовка теләктәшлек белдерүчеләр
Эмиль Курбединовка теләктәшлек белдерүчеләр

Эмиль Курбединовны 6 декабрь Акмәчеттә Русия иминлек көчләре тоткарлады. 2017 елның февралендә аны ун тәүлеккә сак астына алганнар иде. Адвокат буларак ул Кырымда куәт хезмәтләре тарафыннан эзәрлекләнгән, өйләрендә тентүләр уздырылган, сак астына алынган кырымтатарларны яклау белән шөгыльләнә.

XS
SM
MD
LG