Accessibility links

җомга, 22 сентябрь 2017, Казан вакыты 11:30

"Солидарность" Кырым тоткыннарының якыннарын берләштерә


Абдурешит Джеппаров җитәкчелегендә "Солидарность" хәрәкәте жыелышы

24 декабрь Акмәчеттә рәсми булмаган "Солидарность" хәрәкәтенең жыелышы узды. Аның эшендә Кырымда тоткарланганнарның, юк булганнарның туганнары, якыннары катнашып тоткарланганнарны нинди шартларда тотулары, аларга каршы нинди ысуллар кулланганы хакында мәгълүмәтләр белән уртаклаштылар.

Утырышны алып барган Кырым кеше хокуклары контакт төркеме җитәкчесе Абдурешит Джеппаров хәзер кулга алынган 23 кырымтатарның 22се вакытлыча изоляторда, тагын берсе өй сагы астында тотылганын белдерде. Алар барысы да Русиядә тыелган Хизб ут-Тәхрир төркеме белән бәйләнештә булуда, террорчылык, экстремистлык гамәлләре оештыруда гаепләнеп кулга алынганнар диде ул.

Утырышта күпчелекне кулга алынганнарның хатыннары тәшкил итте. Акмәчетнең Мамак (Строгановка) бистәсендә тоткарланган Эмиль Джемадиновның табип булып эшләүче хатыны Лиана Джемадинова һәрбер тоткарланганның сәламәтлеге хакында хисап тотып изолятордагы 22 кешенең 20сендә төрле авырулары кискенләшүе, барысының да тешләре авыртуы, аларның дымлы камераларда ябып тотылуы турында сөйләп исемлекне тапшырды.

Кулга алынган мөселманнарның хатыннары
Кулга алынган мөселманнарның хатыннары

Алим Рефатовның әнисе исә үз улының күмәк камерада утыруын, аның йокларга урыны да булмавын әйтте.

Тоткыннарның гаебен таба алмаган мәхкәмәләр, нәрсә эшләргә белмичә, тоткыннарны сак астында тотуны вакытын озайтырга мәҗбүр булалар, алар бернәрсә хәл итә алмый, чөнки алар өстән кушканны эшләргә мәҗбүр дигән фикерләр дә яңгырады утырышта.

Ростов-Дондагы хәрби мәхкәмә Хизб ут-Тәхрир эше белән бәйле террорчылык гамәлләре оештыруда гаепләнгән Руслан Зейтуллаев (7 елга), Феррат Сайфуллаев, Рустем Ваитов, Нури Примовның (5әр елга елга) аппеляцион мәхкәмәгә мөрәҗәгатьләрен 28 декабрьдә караячагы хәбәр ителде утырышта.

Катнашучылар тоткыннарны яклау өчен адвокатлар, юристлар җитешмәве, акча мәсьәләсе хакында да сүз алып барды. Адвокатлар мәсьәләсен хәл итү юллары да билгеләнде.

Адвокат Эмиль Курбединов: "Кулга алынганнарны тикшерүчегә кыйнап китерәләр"

"Кулга алынганнарны тикшерүчегә алып баруда яңа ысуллар пәйда була. Әгәр дә элек кулга алынганнарны тикшерүчегә полиция, йә җәзаны үтәүче федераль хезмәтләр вәкилләре карамагында алып барган булсалар, хәзер инде аларны ФСБның махсус бүлеге озата бара. Алар ФСБга буйсына. Аларның тоткыннарны ничек озатулары хакында Теймур Абдуллаевның миңа язган гаризасы бар. Аларның башларына капчык, кайберләренә, ишетүемчә, хәтта полиэтилен капчык кидерәләр, кулларын аркасына каерып богаулыйлар, башларын аска идереп, автобуска кертеп, утыргыч астына тыгалар. Юлда барганда аларга сугарга, тибәргә дә мөмкиннәр. Килеп җиткәч аларны аякларыннан сөйрәп чыгаралар, тикшерүче бүлмәсенә барган чакта да аларны типкәләп алып барырга мөмкиннәр. Соңгы тапкыр мин тикшерүче бүлмәсе янында утырганда ишек ачылганын ишетеп борылып карасам, Теймурның шпагатта кебек утырганын, башлыгының битенә кадәр төшереп кидерелгәнен күрдем. Аннан алар аны күтәреп аякка бастырды, богаулы куллары белен яңадан аска идереп бүлмәгә керттеләр. Мин моңа ризасызлык белдердем, Теймур да бу хакта сөйләде, ләкин тикшерүче "мин бер нәрсә эшли алмыйм, димәк шулай тиеш, син урындыктан тиз торма, югыйсә бу егетләр тәләсә нәрсә эшли ала", диде. Тикшеруче янында ФСБның махсус көчләре кешеләре даими тора", диде "Солидарность" утырышында катнашкан адвокат Эмиль Курбединов.

"Солидарность" Төньяк Кавказдагы тоткыннарны яклаучылар белән дә эләмтә тота. Төньяк Кавказда, ягъни Дагыстанда, Ингушетиядә мөселманнарга карата мөгамәлә хакында утырышта катнашкан Анна Богачева, тоткын Кырым мөселманы Вадим Сирукның хатыны сөйләде: "Телевизорда күрсәткәннәргә ышанмагыз. Төньяк Кавказда хәлләр безнекеннән дә начаррак. Анда гаепсез кешене тотып утырталар да, сакалы үскәнче тоталар. Сакалы үскәч, аны террочы, экстремист итеп күрсәтергә тотыналар. Террор әзерләүдә кемнедер гаепләп махсус көчләр фатирга килеп ул фатирның ишеген тимер белән эретеп (сварка) ябыштыралар. Бернәрсә белмәгән, чыгарга теләгән кеше дә чыга алмый шул фатирдан. Ә аны телевизордан инде фатирда эчтән бикләнгән террочы итеп күрсәтәләр. Аннары өстәге фатирдан түшәмне тишеп бикләнгән фатирга шартлаткыч, төтенле шашкалар ташлыйлар. Моны инде террорга каршы көрәш итеп күрсәтәләр. Кырымда әле моңа хәтле барып җитмәдәләр. Минемчә, бу безнең читкә даими мәгълүмат бирүебезнең нәтиҗәседер, ләкин без дә бөтенесенә әзер булырга тиешбез".

"Миңа ирем белән күрешү мөмкинлеге бирмиләр. Минем ике балам бар, икенчесен Вадим мәхкәмә залында берничә мизгелгә кенә күрде. Без ирем белән тик мәхкәмәләрдә генә бер-беребезне күрәбез. Соңгы ике мәхкәмәгә аны хәтта китермәделәр дә. Хәзер ул психиатрик хастаханәдә тикшерү уза. Аның белән анда нәрсә эшлиләрдер, беркем белми. Аны террорчылыкта гаепләүләренең бернинди нигезе юк. Ул ябылган вакытлы изоляторда шакшылык, санитар шартлар начар, аның авыруларын дәвалучы юк. Аны кулга алуларының бердәнбер сәбәбе - ислам дине тотуы. Башка бернинди сәбәп юк", дип сөйләде Азатлыкка Анна Богачева.

Кулга алынган Рөстәм Исмаиловның кайнатасы Энвер Омеров: "Минем киявем Рөстәм Исмаилов террорчылыкта гаепләнә. Моңа бернинди нигез юк, гаделсезлек. Кеше намаз укыган, үзенә охшаш мөселманнар белән аралашкан өчен аны террорчылыкка бәйләргә ярамый. Исламның һәм минем киявемнең дә шулай ук террорга бернинди кагылышы юк. Ислам һәм бандитизмны аерырга кирәк. 23 декабрьдә инде 4нче мәхкәмә узды, һәм киявемне тагын өч айга 2017 елның март аена кадәр сак астында калдырдылар. Адвокатлар исә аны сак астында тотарга бернинди нигез юк, тикшерүче китергән дәлилләр нигезсез диләр. Минем фикеремчә, Кырымда террорчыларны табу Кырымга Русия килгәннән соң җәелеп китте. 25 ел дәвамында без Украинада яшәгәндә кырымтатарлар, кырым мөселманнары арасында бернинди террорчылык булмады, бу хакта бер сүз дә ишетелмәде. Тикшерүчәләр бер дәлил дә тапмагач, гаепләнүчеләргә басым ясап гаепне танырга өндиләр. Без моны кырымтатарларны куркыту, диннәреннән читләштерү гамәлләре дип бәялибез".

Кырым кеше хокуклары контакт төркеме җитәкчесе, "Солидарность" хәрәкәте координаторы Абдурешит Джеппаров хәзер Татарстан һәм Башкортстан белән дә бәйләнешләр урнаштыра башлауларын белдерде.

"Без тоткыннарның якыннары белән даими эләмтә тотып мәгълүматлар уртаклашабыз, төрле мәсьәләләр турында киңәшләшәбез. Шуңа күрә хәрәкәтне дә "Солидарность" дип атадык. Кырымда кеше хокуклары торышына килгәндә, монда инде вазгыять коточкыч дияргә мөмкин. Без бүген монда тоткыннарны ничек кыйнаганнары турында тыңладык. Камераларда кеше күп булуы, урын юклыгы сәбәпле, алар йоклый алмыйлар, аш-сулары авызга алырлык түгел. "Солидарность" Кырым кеше хокуклары контакт төркеме канаты астында туплана. Без киңәшләшү өчен Мәскәүдән, Петербурдан да кешеләр чакырабыз. Дагыстан, Ингушетия, Кавказ белән эләмтә тотабыз. Хәзер Казанга, Башкортстанга чыгабыз. Без ялгыз гына булырга теләмибез. Шуңа күрә хәрәкәтебезне бөтен Русиягә җәелдәрәбез, эшлибез", диде Кырым кеше хокуклары контакт төркеме җитәкчесе Абдурешит Джеппаров.

Шуны да әйтергә кирәк, "Солидарность" утырышында Петербурдан кеше хокукларын яклаучы Александра Крыленкова да катнашты.

Александра Крыленкова
Александра Крыленкова

Киевтагы "Крым-SOS" оешмасы 23 декабрьдә Русиянең Украинадагы илчелеге каршында пикет уздырып, 2016 елда Русиянең кылган гамәлләренә йомгак ясады. Бу оешма 117 кулга алу, 31 җинаять эше ачу булганын хәбәр итте. 2016 елда Марсель Аляутдинов, Эрвин Ибрагимов, Арсен Алиевны урлау, мәчет-мәдрәсәләрдән тыш 20 йортта тентү уздыру, 7 кешене мәҗбүри психиатрик тикшерүгә җибәрү, 9 кешене хөкем итеп барлыгы 89 елга иректән мәхрүм итү турында белдерде оешманың координаторы Тамила Ташева.

XS
SM
MD
LG