Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар журналисты Лилия Буджурова өендә тентү 7 сәгать дәвам итте


Лилия Буджурова
Лилия Буджурова

ФСБ Акмәчеттә ATR мөдире Эльзара Ислямова һәм аның элекке урынбасары Лилия Буджурова өйләрендә тентүләр уздырды. Тикшерүләр ATR хуҗасы Ленур Ислямовның Мәскәүдәге өендә дә булды.

Танылган кырымтатар журналисты, ATR мөдире урынбасары Лилия Буджурова өенә ФСБ вәкилләре дүшәмбе иртәнге 5.40та килде, адвокатны көтмичә тентү башланды. Хатын-кызлар һәм балалар гына булган өйне җиде сәгать тикшерделәр. Өйдә корал, наркотик яки экстремистик китаплар табылмады, дип хәбәр ителә. Кичә Лилия Буджурованың туган көне иде. Буджурова кырымтатарлар өчен абруйлы шәхес, ATR тапшыруларын Кырымнан туктаткан вакытта телевизор караучыларга нәкъ ул мөрәҗәгать иткән иде. Тапшырулар Киевтан алып барылганнан бирле Буджурова каналда эшләми. Тентү турында ул Фейсбуктагы сәхифәсендә язды.

​Тентү шулай ук ATR мөдире Эльзара Ислямовада, аның кайнана белән кайнатасы өендә булды. Тормыш иптәше, ATR хуҗасы Ленур Ислямов ата-анасы һәм улына булган янаулар турында белдерде. Тентү Ислямовларның Мәскәүдәге өендә дә булган, аларның улы шунда укый.

ФСБның Кырым бүлеге хәбәр итүенчә, тентүләр һәм тикшерүләр Ислямовка каршы ачылган җинаять эше белән бәйле. 2 ноябрь көнне Русиянең Үзәк банкы Ислямовның "Джаст Банк"ының лицензиясе бетерелүе турында хәбәр итте. Ислямов - Русия ватандашы, аның бизнесының зур өлеше Русиядә.

XS
SM
MD
LG