Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымга Башкортстанда мөселманнарның җелеген корыткан Палагин килә


Уфада Палагинны отставкага җибәрүне таләп иткән пикет
Уфада Палагинны отставкага җибәрүне таләп иткән пикет

Кырымга ФСБ башлыгы итеп Виктор Палагин билгеләнәчәк. Ул Башкортстанда эшләгәндә ислам тарафдарларының бик күпләре кулга алынды, йортларында тентүләр оештырылды. Палагин үзе белән эшкә татарларны чакырган.

Кырымда иминлек хезмәте башлыгы итеп 57 яшьлек Виктор Палагин билгеләнәчәк. РБК язуынча, соңгы ярты елда ул берләштерелгән кораблар төзү ширкәте иминлек хезмәтендә вице-президент булып эшләгән. Аңа кадәр Палагин биш елдан артык Башкортстанның иминлек хезмәте җитәкчесе булып торды һәм күп кенә милли оешма вәкилләре һәм мөселманнарның “үзәкләренә үтте”.

Башкортстанда Палагин эшли башлагач ислам дине тарафдарлары һәм башкорт яшьләре лидерлары бик күпләп кулга алынды, аларның йортларында һәм фатирларында тентүләр оештырылды. Милли оешмалар һәм дин тотучы яшьләр андый чараларга ризасызлык белдереп пикетлар да оештырды. Алар Палагинның эштән китүен таләп итте.

Палагинның аеруча да Хизб ут-Тәхрир хәрәкәте вәкилләренә каршы көрәш алып баруы билгеле. Ул эшләгән заманда ачылган җинаять эшләренең кайтавазы әле дә дәвам итә. Димәк Кырымда да әлегә кадәр ирекле хәрәкәт иткән хизбутчыларга “кара көннәр” килә дияргә була.

Берничә көн элек үзбилгеләнгән Кырым вице-премьеры Рөстәм Тимергалиев Кырымның Русиягә кушылуыннан соң төбәктә бер үк кануннар эшләргә тиешлеген һәм Хизб ут-Тәхрирның тыелачагын әйткән иде. Хизбутчылар Мәскәү басымын инде моңа кадәр үк сизә башлаган.

"Урыстелле мохиттә яшәүчеләр арасында Хизб ут-Тәхрир хәрәкәте тыелмаган бердәнбер ил - Украина. Русия аны монда да тыймакчы була. Без Татарстандагы газаплаулар турында яхшы беләбез. Мөселманнарны кысаларга кертү мөмкин түгел һәм ул тотрыксызлык кына тудырачак, әмма без беркайчан да коралга тотынмаячакбыз”, дигән иде Кырымдагы Хизб ут-Тәхрир хәрәкәте сүзчесе Фазыл Амзаев.

Башкорт милли хәрәкәте вәкилләре дә ул вакытта күп эзәрлекләнүләргә дучар булганны исәпкә алганда кырымтатарлары милли оешмаларын да шундый ук язмыш көтәргә мөмкин.

Иң кызыгы, Палагин үзе белән Кырымга эшкә Башкортстандагы элекке хезмәткәрләрен дә чакырган. “Медиакорсеть” язуынча, килергә теләк белдергәннәрнең барысы да милләте белән татар икән.
XS
SM
MD
LG