Accessibility links

Кайнар хәбәр

Латвия кырымтатар депортациясен геноцид дип таныды


Латвия Сеймы Совет берлегендә кырымтатарларны депортацияләүне геноцид дип таныды.

Латвия депутатлары кырымтатар депортациясенең 75 еллыгы алдыннан мөрәҗәгать белән чыкты. Ул документта депортация “халыкның Кырым ярымутравы белән тарихи бәйләнешен бетерү өчен” оештырылган диелә.

Сейм шулай ук Русиянең 2014 елда Кырымны аннексияләвен, кырымтатарларны эзәрлекләүләрен һәм аларга карата көч куллануын да хөкем итә.

Мәскәү кырымтатарларны эзәрлекләвен кире кага, ә Кырымны аннексияләвен тарихи гаделлекне торгызу дип атый.

9 май Акъяр (Севастополь) янындагы Мамашай (Орловка) авылында Икенче дөнья сугышында һәлак булган кырымтатарлар исемнәре язылган мәрмәр тактаны билгесез кешеләр җимерде.

Белешмә: Кырымтатар халкы сөргене

1944 елның 11 маенда совет җитәкчесе Иосиф Сталин "Кырымтатарларны Кырымнан сөргенгә җибәрү турында" карар имзалый. Бу карарда кырымтатарлар "фашист ярдәмчеләре" дип тамгалана.

18 майда башланып 20 майда тәмамланган депортация барышында 200 меңләп кырымтатар ватанынннан Үзәк Азиягә, Свердлау, Пермь, Тула, Кострома өлкәләренә, Мари Иленә сөрелә.

Кырымтатар милли хәрәкәте мәгълүматына күрә, сөрген нәтиҗәсендә кырымтатарларның 46,2 проценты юлда, барып урнашкан урыннарда ачлыктан, төрле авырулардан үлә. Сөргенгә җибәрелгәннәрнең күпчелеге балалар, хатын-кызлар, олы яшьтәге кешеләр була.

XS
SM
MD
LG