Accessibility links

Кайнар хәбәр

Абдурешит Джеппаров: "Оккупантларның киткәнен көтәбез"


Абдурешит Джеппаров
Абдурешит Джеппаров

Кырым аннексиясенең биш еллыгы уңаеннан Кырым кеше хокуклары контакт төркеме координаторы Абдурешит Джеппаров белән әңгәмә кордык.

Кырым аннексиясенең биш еллыгын Кырымда Русиягә "кушылуның" биш еллыгы итеп бәйрәм итү чаралары бара. Кырым кеше хокуклары контакт төркеме координаторы Абдурешит Джеппаров Азатлыкка биш ел элек булган хәлләрне телгә алып бүгенге "бәйрәм" турында кайбер билгесез фактлар хакында сөйләде.

— Биш ел элек 18 мартта булган вакыйгаларны кайберәүләр "кушылу", икенче берәүләр "оккупация" дип атый. Бүген Кырым Русия юрисдикциясендә. Кемдер моны таный, кемдер танымый. Тыштан караганда Кырымда чагыштырмача тынычлык. "Таврида" юлы, һава аланы, Кырым күпере кебек проектлар башкарыла, ләкин боларның барысы да — пропаганда өлешләре. Күптән түгел Швециядән килгән бер журналист "Кырымда шул хәтле зур һава аланы бер дә кирәк түгелдер, чөнки Кырымда моңа ихтыяҗ юк" дигән фикерен белдергән иде.

Абдурешит әфәнде сузләренчә, хәзер Кырымда яшәүчеләрне ике зур төркемгә бүләргә мөмкин.

— Беренчесе — Русия яклы урыс телле кешеләр. Икенчесе — бу вакыйгаларны кабул итмәгән кырымтатарлар. Украиннар да бар, ләкин алар хәзер Кырымда сизелерлек түгел. Биш ел элек урыс телле халык бу вакыйгаларны шатланып, эйфориягә бирелеп кабул иткән булса, кырымтатарлар киресенчә начар кабул иттеләр.

​Джеппаров ​әйтүенчә, биш ел элек Кырымда кырымтатарлар янә сөргенгә җибәреләчәк дигән хәбәрләргә куанучылар булган.

— Биш ел элек Кырымда кырымтатарларны янә сөргенгә җибәрерләр дигән хәбәрләр таралган иде. Күпләр, аларны чыгарсалар, аларның өйләренә без керәчәкбез дигән уй белән, хәтта кем кайсы кырымтатарның йортын эләктерәчәген дә үз-үзенә билгеләп көтеп утырдылар. Ләкин аларның бу хыялы чынга ашмады. Шулай ук алар көткән зур эш хаклары да, яхшы тормыш итәчәксез дигән вәгъдәләр дә чынга ашмады. Алар бит булдырырга өйрәнмәгән, ә талап яшәргә өйрәнгән.

Кырым кеше хокуклары контакт төркеме координаторы мәгълүматына күрә, хәзер төрмәләрдә 100гә якын кырымтатар утыра.

— Узган биш ел дәвамында кырымтатарлар хәбәрсез югала башлады, нахакка утыртулар, тентүләр туктамады, үтерүләр булды. Минем хисаплауга күрә, хәзер төрмәләрдә 100гә якын кеше утыра. Безнең туган телебез дәүләт теле дип игълан ителсә дә, ул элеккегечә басым астында. Без — ирекле халык, ләкин безне менталь яктан буйсындырырга тырышалар, безгә урысныкы булган нәрсәләрне көчләп тагалар. Болар мәктәпләрдә бик сизелә. Мәсәлән, мәктәптә укучы бер кызның абыйсы утыртылган, ә мәктәпкә ниндидер депутат килүенә Русия гимнын уйнаталар, бу кыз исә урыныннан тормый утыра. Депутат киткәч бу кызны мәктәп идарәсе "тәрбияли" башлый, аны мөдиргә чакыралар, әти-әниләренә хәбәр итәләр, аңа мәктәптә тискәре караш яратыла.

Без биш еллыкка үзебезнең җирле мәчетебездә хәбәрсез югалганнар, утыртылганнар хәтеренә дога кылырга әзерләнгәндә безгә "моны эшләмәгез" дип мөфтият кушуы белән үзебездән чыккан эмиссарлар килде. Ләкин без Яңа Зеландиядә булган фаҗига корбаннарын да искә алабыз дип үзебез төзегән мәчеттә доганы намаз вакытына туры китереп бер сәгать алдан үткәрдек. Күрәсең, биш еллык "бәйрәмне" мондый чаралар белән бозарга ярамый.

Минем урланган улым — Ислям Джеппаров һәм аның белән бергә югалган аның икетуган абые Джевдет Ислямов табылмадылар. Моны эшләүчеләрне аларның берәктәшләре саклый билгеле.

Югалган кырымтатар Сейран Зейнединовның (Акмәчет) әнисе Эльмира ханым кайгыга түзә алмыйча вафат булды, Руслан Ганиевның (Керич) әтисе вафат, үтерелгән Эдем Асановны асылынып үлде дип игълан иттеләр, чынбарлыкта әтисе (Саки) аның тәнендә калган яралар аны үтереп асканнарын исбатлый ди. Аның әнисе зиһенен җуйды, Ахтем Чийгозның әнисе вафат булды. Безгә нинди биш еллык "бәйрәм" була ала мондый шартларда? Алар "бәйрәм" итеп шатланган булалар, биш ел элек үткәрелгән "референдум" да — караклык. Биш ел узды. Без алар каян килгән булса, шунда китүләрен көтәбез", дип сөйләде Азатлыкка Кырым кеше хокуклары контакт төркеме координаторы Абдурешит Джеппаров.

XS
SM
MD
LG