Accessibility links

Яңа Зеландиянең ике мәчетендә атыш нәтиҗәсендә 49 кеше һәлак булган


Крайстчерч шәһәрендәге мәчеттә атыштан соң мәхәллә вәкилләре хәсрәт кичерә
Крайстчерч шәһәрендәге мәчеттә атыштан соң мәхәллә вәкилләре хәсрәт кичерә

15 март Яңа Зеландиянең Крайстчерч шәһәрендә кораллы кешеләр ике мәчеткә һөҗүм иткән. Алар өйлә намазынан чыгучы мөселманнарга ут ачкан.

Яңа Зеландия полициясе хәбәр итүенчә, атыш нәтиҗәсендә 49 кеше һәлак булган. Дистәләрчә яраланучы хастаханәгә озатылган. Һөҗүм итүчеләр Динс-авеню һәм Линвуд-авеню урамнарындагы мәчетләргә һөҗүм иткән, анда ул вакытта йөзләрчә кеше булган.

Полиция вәкиле Майк Буш сүзләренчә, хокук саклау оешмалары машиналарга беркетелгән, кулдан ясалган берничә бомба тапкан. Алар зарарсызландырылган.

Полиция һөҗүмдә шикләнелгән дүрт кешене тоткарлаган, алар арасында өч ир-ат һәм бер хатын-кыз бар. Һөҗүм итүчеләрнең берсе - 28 яшьлек Брентон Таррант, дип хәбәр итә The New Zealand Herald​. Ул 17 минут дәвамында атышның җанлы эфирын алып барган. Бу гамәлгә китәр алдыннан Таррант интернетта үз гамәлләрен аңлаткан 37-битлек "манифест" язып элгән. Хәзерге вакытта аның социаль челтәрләре блокланган.

Полиция Данидин шәһәрендәге мәчетне камап алды. Ул һөҗүм итүче "манифесты"нда беренчел максат дип аталган иде.

Яңа Зеландия премьер-министры Джасинда Ардерн бу хәлне "экстремаль һәм моңарчы күренмәгән көч куллану акты" һәм ил тарихында иң караңгы вакыйгаларның берсе дип атады.

Шәһәрдә мәктәпләр, хастаханәләр, башка дәүләт оешмалары ябык. Хакимият кешеләргә өйләреннән чыкмаска киңәш итә. Полиция белдерүенчә, җинаятьчеләрнең ярдәмчеләре булуы мөмкин.

XS
SM
MD
LG