Accessibility links

Кайнар хәбәр

Абдурешит Джеппаров: "Ун айдан бирле улым хакында мәгълүмат юк"


Абдурешит Джеппаров
Абдурешит Джеппаров

Кырымда улларын югалткан кырымтатарларның берсе Абдурешит Джеппаров "Кырым" хәрәкәте конференциясендә яңгыраган "кырымтатарлар комфорт шартларда яши" дигән сүзләрне кире кага.

25 июльдә узган “Кырым” регионара хәрәкәтенең конференциясенә карата кырымтатар җәмәгатьчелегенең кайбер вәкилләре арасында төрле фикер һәм карашлар бар. Улы югалган Абдурешит Джеппаров бу конференциядә әйтелгән “Кырымда кырымтатарлар комфорт шартларда яши” дигән чыгышлар белән риза булмаганын Азатлыкка белдерде.

– Абдурешит әфәнде, конференциягә нинди бәя бирер идегез?

– Беренчедән, мин бу конференциядә катнашучылар хакында әйтер идем. Бер караганда, кеше күп иде, әммә кем килгәнен караганда, бу кешеләрне монда мәҗбүри китергәннәрен фараз итәргә мөмкин. Катнашучылар арасында китапханәләрдә, мәктәпләрдә, район хакимиятләрендә эшләүчеләр бар иде. Шуңа күрә кешеләр үз теләге белән килделәр дип әйтә алмыйм. Ә инде бу конференцияне алып баручы кешеләргә килгәндә, алар Русия исеменнән чараны алып барган түрәләр иде. Конференциядә алдан язылган карарлар кабул ителде.

– Конференциядә Төркиядә 1-2 августта Анкарада узачак Бөтендөнья кырымтатар конгрессы легитим түгел дигән сүзләр дә булды. Сез моңа нәрсә әйтерсез?

– Конгресс ул инструмент. Бездә андый инструмент бар икән, нигә аны кулланмаска? Конгресс әле бернинди карар да чыгармады, шуңа күрә конференциядә алдан ук бу карарлар буенча ниндидер нәтиҗәләр чыгарыру дөрес түгелдер.

– Конференция Төркия президентына конгресс белән сак булырга кирәк дип махсус мөрәҗәгать тә кабул итте...

Бу юнәләштә фикерне дәвам итсәк, Кырым вице-премьеры Бальбекка Эрдоганның конгресска баруы ошамый икән, иртәгә ул Эрдоганның киләчәген дә бәлки шик астына куяр... Минем мөмкинлегем булса, мин конгресска барыр идем.

– Кырымнан конгресска барырга жыенган кешеләрне Кырымга кире кертмәскә дә мөмкиннәр дигән курку бар. Мәҗлес рәисенең урынбасары Нариман Джелял, Корылтайның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедляевны инде тикшерү комитетына чакырдылар. Чираттагы чакыруны исә аларга нәкъ конгресс узачак 1 августка биргәннәр.

– Минем фикеремчә, органнар аларга ярдәм иттеләр... Инде алар конгресска бармасалар, сәбәбен аңлата алалар конгресс оештыручыларына. Өстәмә буларак, аларны тагын да пиарить иттеләр.

– Конференция барышында Кырымда кырымтатарлар комфорт шартларда яшиләр дигән сүзләр дә яңгырады мөнбәрдән. Сезнең фикерегезчә, чыннан да шулаймы икән?

– Минем улым Ислям Джеппаров һәм аның белән бергә югалган аның икетуган абые турында ун айдан бирле бер мәгълүмат та юк. Моны кырымтатарлар комфорт шартларда яши дип ничек хисапларга мөмкин? Конференция барышында театр фойесында яныма килеп улымның тәкъдиренә борчылып сораганнар да күп булды. Димәк, бу кырымтатарлар да комфорт шартларда яшәми дигән сүз...

XS
SM
MD
LG