Accessibility links

сишәмбе, 21 ноябрь 2017, Казан вакыты 11:28

Кырым контакт төркеменең кеше хокуклары координаторы Абдурешит Джеппаров, Кырым аннексиясеннән соң узган өч елда ярымутрауда кеше хокуклары торышы бик начарайды, асаба халык булган кырымтатарларга каршы көрәш бара, дип белдерде.

Шушы көннәрдә Абдурешит Джеппаров кеше хокукларын яклаучы Халыкара фонд оешмасының яклаучысы булып теркәлде, БМОның икътисад һәм социаль шурасының махсус киңәшчесе статусына ия булды. Абдурешит Джеппаров Азатлыкка Кырымдагы соңгы вазгыять турында сөйләде.

"Кырым инде өч ел оккупациядә яши һәм кеше хокуклары вазгыяте монда бик начарайды. Соңгы өч елда Кырымда сәясәяткә бәйле ачылган эшләр һәм хөкем ителгәннәрнең саны 50гә якын. Кайберләренә каршы икешәр маддә нигезендә эш кузгатылган. Бик авыр маддәләр бар, мәсәлән, 205нче (террорчылык), 318нче (хакимият вәкиленә карата көч куллану) маддәләре.

Русия үзенең эчке биләмәләрендә башка халыкларга карата кылганнарын Кырымда да кабатлый

Чынбарлыкта булмаган нәрсәгә шундый маддәләр кулланыла. Бүген 25 кеше төрмәдә утыра, алардан дүртесе инде хөкем ителде. Өч ел өчен бу күрсәткеч кечкенә түгел. Бу гамәлләр нәрсәгә нигезләнеп, кемгә каршы юнәлтелгән дип сорасагыз, гомумән, төп орым ярымутрауның асаба халкы булган кырымтатарларга каршы юнәлдерелгән. Безнең барлык проблемнар безнең, кырымтатарларның, Кырымның асаба халкы булуыбыздан килеп чыга.

Русия ярымутрауның асаба халкына каршы көрәшә. Халыкны ирексезләндереп, йөзен юк итеп ярымутрауда үзен тулы хокуклы хуҗа буларак хис итмәсен дип эшләнә бу эшләр. Русия моны безгә каршы гына эшли дип әйтә алмыйм, Русия үзенең эчке биләмәләрендә кылганнарын монда да кабатлый. Моңа төньяк халыклары, Урал тирәсендәге халыклар керә. Аларның исемнәре генә калды, алар бары экзотика гына булып калдылар. Ә болай тулы хокуклы халыклар буларак, үзләренең ниндидер дәүләт корылмаларына ия халыклар буларак алар инде юк. Күрәсең, Кырымда да шуны эшләмәкчеләр.

"Алар бездән экстремист, террорчы ясамакчы була"

Безне этник, дини нигездә эзәрлеклиләр. Аларның төп максаты – башкалар алдында безне яман итеп күрсәтү. Әйтик, алар бездән экстремистлар, террорчылар ясамакчы булалар, ниндидер коточкыч, явыз кешеләр итеп күрсәтмәкче булалар. Ә бит узган өч елда безнең яктан бер атыш йә шартлау, йә башка бер начар эш булмады. Шуңа карамастан, алар безне террорчылар дип күрсәтергә тырышалар.

Бар авырлык Кырым мөселманнары һәм Кырымның асаба халкы - кырымтатарларга төшә

Кырымтатарларга теләктәшлек белдерүчеләр, ислам динен кабул иткән, кырымтатар булмаган славяннар да бар. Ислам динен кабул иткән славяннарга да авыр, аларны да кырымтатарлар рәтенә кертәләр. Шулай итеп, төрле нигездә эзәрлеклиләр, ләкин нәтиҗә буларак көрәш бары бер кырымтатарларга каршы бара. Мисал өчен, бу көннәрдә украин активисты Владимир Балухны хөкем итәләр, андыйлар да бар, ләкин алар алай ук күп түгел. Мин Кырымда яшәүче украиннарның активлыгы зуррак булсын иде дип теләр идем. Әлегә бар авырлык Кырым мөселманнары һәм Кырымның асаба халкы - кырымтатарларга төшә.

"Кырымда бәйсез журналист булу бик хәвефле"

Кырымда мәгълүмат кыры катлаулы. Монда журналистлар килеп тора, мәгълүматны биреп була, ләкин монда алар яшерен килергә, язмаларны исемне яшереп бирергә мәҗбүрләр. Журналистларның эше яшерен эшләүгә күчү дәрәҗәсенә җитте. Шуны әйтә алам, алар хәзер риск төркемендә. Кырымда журналист булу бик куркыныч эшкә әйләнде.

Хокук яклаучылар һәм журналистлар бергә эшлиләр. Без аларсыз беркем түгел, без булмасак, аларның эше дә мәгънәсен югалта. Шуңа без аңлыйбыз - аларның эше катлауланды, күбесе Кырымнан чыгып китте. Алар өстеннән мәхкәмәләр дә бара. Менә хәзер Николай Семена өстеннән мәхкәмә бара. Вазгыять катлаулана, ләкин моңа карамастан, эш дәвам итә.

Чынбарлыкны күрсәтүче ирекле дөнья журналистлары кирәкми, монда күбрәк Киселев мәктәбе журналистлары кирәк

Аңлашыла, мондагы чынбарлыкны күрсәтәчәк ирекле, цивилизацияле дөньяның журналистлары берничек тә кирәкми, монда күбрәк Киселев мәктәбе журналистлары кирәк. Алар информацияне Русиядәге кебек еллар буе бирелеп килгән кебек Русия яклы бирәчәкләр. Максат аңлашыла: булган хакыйкатьне яшерү, изү.

"Кырымның Русиягә кушылу бәйрәме – бутафория"

Күптән түгел "Кырым язы"ның өч еллыгын бәйрәм иттеләр. Ниндидер сәер эйфория, атышлар, салютлар, машинада байраклар белән йөрү. Аңлашыла инде, болар түләүле активистлар, матбугат барысы яхшы дип күрсәтә, бәйрәмне җиңү бәйрәменә тиңләгән кебек булалар. Аларга югалтырга бернәрсә калмады, барысы шуннан килеп чыга.

Бернинди социаль уңышлар, гомумән, бернинди уңыш юк

Бернинди социаль уңышлар, гомумән, бернинди уңыш юк. Ярый әле кырымтатарлар аларга караганда ничектер яшиләр, чөнки без инде ияләндек мондый әйберләргә, ә халыкның калган өлешенә авыр. Без Кырым буйлап авылларга чыгабыз, без алар ничек яшәгәннәрен беләбез, алар чыннан да ач түгел, ләкин моңа якын яшиләр. Аларның шатлыгы, күрәсең, яхшы тормыштан түгел булса кирәк, бу гомум пропаганда, шундый бер эйфория. Бу бәйрәмгә бюджет оешмаларында эшләүчеләрне чыгаралар, алар моңа каршы була алмыйлар. Менә алар инде күз буяп чыгышлар ясыйлар.

"Кырымдагы җәмгыять активлаша"

Хәзер Кырымда активистлар саны үсә бара. Таркау һәм бернәрсәгә охшамаган Кырым җәмгыятеннән кызыклы төркемнәр, шул ук "Солидарность" кебек оешмалар пәйда була башлады. Ниндидер каршылык туа, каһарман, актив шәхесләр күренә башлады. Туктаусыз барган эзәрлекләүләр ниндидер дәрәҗәдә шундый нәтиҗәгә китерә. Әйе, кешеләр югала, кешеләрне төрмәгә ябалар, ләкин моның белән бергә җәмгыять тә активлаша."

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG