Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русиядә кырымтатарларга каршы дәүләт терроры бара"


Абдурешит Джеппаров
Абдурешит Джеппаров

Кырымдагы кеше хокуклары контакт төркеме координаторы Абдурешит Джеппаров, ФСБ тарафыннан тоткарланып электр белән җәзалаган Ренат Параломов эшенә бәя биреп, кырымтатарларга каршы дәүләт терроры бара, дип белдерә.

Соңгы вакытта Кырымда тоткарлаулар, җәзалаулар азая башлаган кебек күренә дигәндә генә Ренат Параламовка каршы оештырылган җәзалау, кыйнаулар кырымтатарларга әле дә тәҗрибәләр дәвам иткәнен күрсәтте. Акмәчет янындагы авылдан Абибе исемле кырымтатар хатынының башына капчык кидереп йөрттеләр, кемнедер җәзалыйлар, кемнедер далага чыгарып аның каршында пистолет белән уйнаган булып куркыталар. Мин боларны мөселманнарга йә сәясмәннәргә каршы барган аерым сәясәт дип аермас идем. Болар барысы да - дәүләт сәясәте.

Моның төп сәбәбе без - кырымтатарлар Кырымның асаба халкы булуыбызда

Моның төп сәбәбе без - кырымтатарлар Кырымның асаба халкы булуыбызда. Асаба халыклар хаккында декларация һәркемгә билгеле. Анда барлык нәрсәләр, шулай ук безгә кагылышлы хокуклар хакында да язылган. Шуннан чыгып без Кырымның төп хуҗалары булабыз. Монда ничек идарә итергә, ничек яшәргә, шул ук оккупантлар безгә нинди мөнәсәбәттә булырга тиешләр дигән мәсьәләләр безнең белән хәл ителергә тиеш. Бу - безнең хакыбыз. Бәлки шул хокукларыбыз белән файдаланмасыннар дип теләгебездән ваз кичү өчен безне сындырырга, куркытырга дип хәрәкәт итәләр. Шулай итеп, Асаба халыклар хакында декларацияне, үз хокукларын онытсыннар дигән күзлектән чыгып эш итәләр.

Кеше йортына ФСБ хезмәткәрләре бәреп керә икән, димәк, бу - дәүләт сәясәте

Ренат Параламов белән булганнарны без дәүләт сәясәте дип әйтә алабызмы? Әгәр дә аның йортына дәүләт хезмәтләре кешеләре килә икән һәм алар ниндидер икенче дәрәҗәле хезмәтләр түгел, ә ФСБ кебек җитди оешма икән - аңлашыла, бу - дәүләт сәясәте, чөнки бу ниндидер уйнау өчен килгән инициативниклар түгел. Әлбәттә анда ниндидер боерыклар, фәрманнар булгандыр, машиналар аерылгандыр, юлламалар имзалангандыр. Бу - ниндидер очраклы кешеләр түгел, бу - системлы, баскыч-баскыч, методик рәвештә алып барылган дәүләт сәясәте булганлыгы аңлашыла.

Шул ук Параламовны тоткарлап алып китәләр, табигый, кешеләр аның артыннан машиналарда баралар, ләкин аларны юлда юл хәрәкәте хезмәте туктатып тора. Димәк, барлык адымнар алдан әзерләнгән, сөйләшенгән.

Кешеләрне гаиләңә нәрсәдер булыр, үзең хәбәрсез югалырсың дип куркытып хезмәттәшлеккә мәҗбүр итәләр

Параламов эшен без күзәтеп барачакбыз. Хәзер адвокатлар эшли. Мәсьәлә кая барыр - белмибез, ләкин без нәрсәдер сизсәк, безнең яктан корректировка кирәк булса, без моны эшләргә әзер. Параламов бүгенге Кырым шартларында үзен каһарманча тотты. Ләкин аның кебек башкаларны да хезмәттәшлеккә җәлеп итмәүләрен ышанып әйтә алмыйм. Мондый хезмәттәшлеккә мәҗбүр ителгәннәрне дә беләм. Миңа бу хакта сөйләүчеләр булды. Аларны балаларыңа, гаиләңә нәрсәдер булыр, үзең хәбәрсез югала аласың дип куркытканнар. Хәтта шундый очрак та булды, мин танышым яныннан узганда ул, туктамагыз, минем янымда безне бергә күрмәсеннәр, дигән иде. Кайберләренә без Кырымнан чыгып китәргә ярдәм иттек. Кайберләре, фараз итеп була, бәлки инде хезмәттәшлек итәдер. Төрлесе бар, ләкин Параламов, чыннан да мөселман, кырымтатар, ватандаш буларак үзен лаеклы тотты.

Кырымтатарларны гаепләргә маташалар, ләкин бу гаепләүләрнең нигезе юк

Кырымтатарларны даими гаепләргә маташалар, экстремизмда, террорчылыкта гаепләргә омтылалар, ләкин бу гаепләүләрнең бер нигезе дә юк. Бар дөнья белә - кырымтатарлар ягыннан бер атыш та, хәтта кемгәдер кирәген бирергә тиеш булганда да, бер яңакка сугу да булмады. Кырымда бернинди террор юк. Без үзебезне тәртипле, зыялы тотабыз, шуңа аларның барлык гаепләүләре, мәхкәмәләре юкка чыга. Безне гаепләргә маташкан чыганакларга инде ышанучылар булмаса да, ул чыганаклар гадәттәгәчә безне караларга тырыша.

Без Русия мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итә алмыйбыз, чөнки аның нәрсә икәне һәркемгә мәгълүм

Русиядә кырымтатарларга каршы җинаять кылына. Җинаять кылганнар җәзаланырга тиеш, без бу җинаять кылганнарга карата мәхкәмә карарларын ишетергә тиешбез. Ләкин без Русия мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итә алмыйбыз, чөнки аның нәрсә икәне һәркемгә мәгълүм. Мин уйлыйм, мәхкәмә башка дәрәҗәдә булыр, халыкара мәхкәмәләр, Һааг мәхкәмәсе бар. Без җинаять кылганнарны шул мәхкәмәләрдә күрербез. Һәммәсен хөкем итә алмабыз бәлки, алар күп, ләкин моның башында торучы оештыручылар бар. Өмет итәбез, без аларны мәхкәмәдә, шул ук Һааг мәхкәмәсендә күрербез.

Абдурешит Джеппаров
Кырымдагы кеше хокуклары контакт төркеме координаторы

омментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

XS
SM
MD
LG