Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ренат Параламов: "Мине электр белән җәзаладылар"


Ренат Параламов һәм адвокат Эмиль Курбединов (у)
Ренат Параламов һәм адвокат Эмиль Курбединов (у)

Русиянең федераль иминлек хезмәте тарафыннан тоткарланган мөселман кырымлы Ренат Параламов үзен ничек җәзалаганнары турында сөйләде.

Чәршәмбе көнне Федераль иминлек хезмәте тарафыннан тоткарланган мөселман кырымлы Ренат Параламовны җәнси урыннарына скотч белән тимер чыбыклар бәйләп электр белән җәзалаганнар. Бу хакта ул үзе сөйләде.

- Мине тоткарлаганнан соң башыма капчык кидереп, кулларымны тимер богаулар белән богаулап алып киттеләр. Акмәчеткә китергәннән соң тимер богауларны чыгарып кулларымны скотч белән бәйләп кыйный башладылар. Каты кыйнадылар. Чалбарларымны төшереп җәнси урыннарыма электр чыбыкларны скотч белән ябыштырып ток җибәрә башладылар. Моннан соң мин аңымны югалттым. Өстемә су түккәннән соң аңыма килдем, ләкин өч сәгәть авызым ябылмый торды. Табибларны чакырдылар алар миңа өч укол ясадылар. Аннары башыма янә капчык кидерделәр, башымны каеш белән кыса башладылар. Аннары тагын өч электр чыбыгын скотч белән ябыштырдылар, ток җиберә башладылар, мин моңа чыдый алмыйча кычкырып җибердәм. Алар авызыма нәрсәдер тыгып кычкырырга мөмкинлек бирмәделәр. Әйләндереп яткырдылар, арт ягыма ниндидер желе шикелле әйбер түгелгәнен сиздем. Әгәр дә син безнең белән хезмәттәшлек итмәсәң без сине кыйныйбыз, диделер. Моннан соң ниндидер протоколларны имзаларга мәҗбүр иттеләр.

Ренат Параламов: "Мине электр белән җәзаладылар"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:42 0:00

Дүрт бала әтисе Ренат Параламов кыйналган килеш Акмәчет автовокзалында табылганнан соң адвокат Эмиль Курбединов белән элемтәгә кереп Акмәчәттәге хастаханәгә барган, тикшерү узган.

"Мондый кыйнаулардан соң без барлык халыкара оешмаларына мөрәҗәгать итәчәкбез. Кырым прокуратурасының прокурор урынбасары бу вакыйганы контрольгә алачагын ышандырды. Кырымда без кырымтатарлар үзебезне , гаиләләребезне яклауны инде үз өстебезгә алырга тиеш булачакбыз. Параламовны алып киткән кешеләрнең киемнәрендә ФСБ билгеләре бар иде", диде Эмиль Курбединов.

2014 елда Кырым Русия ягыннан аннексияләнгән соң кырымтатарларны төрле гаепләүләр белән кулга алулар, эзәрлекләүләр гадәти хәлгә әверелде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG