Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ тоткарлаган Ренат Параламов кыйналган килеш автовокзалда табылган


Акмәчет автовокзалы
Акмәчет автовокзалы

Чәршәмбе Федераль иминлек хезмәте тарафыннан тоткарланган мөселман кырымлы Ренат Параламов кыйналган килеш Акмәчет автовокзалында табылган.

Адвокат Эмиль Курбединов "Крым.Реалиига" белдерүенчә, Параламов "хәрәкәтләнә алмаслык хәлгә җиткәнче кыйналган".

Акмәчетнең клиник хастаханәсендә аңа медицина ярдәме күрсәтүдән баш тартканнар, диелә. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Параламов үзе туганнары белән автовокзалдан бәйләнешкә кергән. Аның вокзалга ничек килеп эләгүе билгеле түгел. Элегрәк Параламов Русия ФСБсының Кырым идарәләгенә китерелгән дигәннәр иде.

Сәетләр (Нижегорский) авылы кешесе Ренат Параламов 14 сентябрьдә үз йортында тоткарланды. Йортында тентү уздырылды, китаплар һәм компьютеры тартып алынды. Ул - дүрт бала атасы, базарда сату итә.

Ренат Параламов Русия аннексиясеннән соң эзәрлекләнә башлаган кырымтатарларның чираттагысы булды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG