Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым аннексиясенә биш ел: сәнгать әһелләре Путин гамәлен хуплый


Акмәчеттә "әдәпле кеше" һәйкәле

Моннан биш ел элек – 11 март көнне Русия мәдәният министрлыгы президент Владимир Путинның Украина һәм Кырымга карата гамәлләрен хуплаган мәдәният әһелләренең исемлеген туплап чыгырды. Исемлектә Татарстан вәкилләре дә бар иде. Биш елдан соң аларның фикере үзгәргәнме?

Путинның Кырымны басып алу гамәлләрен хуплаган 400ләп кеше арасында Татарстаннан исемлектә 44 кеше бар иде. Алар арасында Татарстан дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Казан Кирмәне музей-тыюлыгы җитәкчесе Зилә Вәлиева, Татарстандагы татар театрлары мөдирләре, артистлар Илдус Әхмәтҗанов, Алсу Гайнуллина, Наил Дунаев, Татар дәүләт җыр-бию ансамбле сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов, Милли музей мөдире Гөлчәчәк Нәҗипова һәм башкалар.

Ул вакытта аларны бу исемлеккә язылуга Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина телефоннан шалтыратып үгетләгән диелде.

Биш ел узгач без шул исемлектәге кайбер кешеләрдән фикерләре үзгәрү-үзгәрмәвен белештек.

Лидия Әхмәтова, җырчы:

Лидия Әхмәтова
Лидия Әхмәтова

– Кырымны Русиягә кушу (басып алу – ред.) бик әйбәт булды. Без моңа теләктәшлек белдерәбез. Путинга рәхмәт. Республика да зур ярдәм күрсәтә. Без хуплыйбыз. Каршы булучылар юктыр. Барысы да шат кына. Бөтен Русия рәхмәт әйтә. Анда безнең татарларыбыз яши. Татарлар татарларга кушылгач тагы да әйбәт.

– Шул соңгы биш елда Кырымда ял иткәнегез булмадымы?

– Юк шул. Эш күп. Киләсе елгамы анда тимер юл ачылачак диләр. Шуннан соң барырбыз.

Алсу Гайнуллина, Камал театры артисты:

– Мин ул исемлеккә кергәнемне хәтерләмим. Ничек анда минем исемем булырга мөмкин. Гафу итегез, мондый сорауларга җавап бирмим, чөнки мин үземнең имзамны күрмәдем.

Наил Дунаев, Камал театры артисты: ​

Наил Дунаев
Наил Дунаев

– Кырым инде гомер буена бер яктан икенче якка күчкән. Бөтенесе килеп сугышканнар. Екатерина заманында инде Русия составында булган. Мин белгән тарих буенча, Кырым Русия составында булган һәм шулай булырга тиеш тә. Бигрәк тә Кара диңгезгә кереп базалар корырга маташалар бугай. Шуңа минем фикерем үзгәрмәде.

Рәшит Заһидуллин, Тинчурин театры режиссеры:

– Бу сорауны мәдәният министрлыгына бирегез. Аны министрлык җыя иде. Сау булыгыз.

Рәфис Корбан, Татарстан Язучылар берлеге рәисе:

Рәфис Корбан
Рәфис Корбан

– Фикеремне үзгәртмим. Кырым Русиядә булырга тиеш дип уйлыйм.

– Кайбер кырымтатарлар эзәрлекләүгә дучар булды. Кырымга кертелмәүче кырымтатарлар да бар.

– Украинага күчкәннән берәр нәрсә оттылар микән. Отмаганнардыр дип уйлыйм.

– Алар бит үзләре теләп Кырымнан күчмәде, мәҗбүр булдылар. Аларга Кырымга кайту тыелды.

– Белмим мәҗбүр иткәннәрдерме, юктырмы, ләкин фикерем үзгәрми. Кырымны Русиягә кушу дөрес булды дип саныйм.

Гөлчәчәк Нәҗипова, Татарстан милли музей мөдире:

Гөлчәчәк Нәҗипова
Гөлчәчәк Нәҗипова

​– Мин Кырымда булдым һәм дөрес дип уйлыйм. Биш ел элек Кырым Русиягә кергән (басып алынган - ред.) вакытта без анда барган идек. Музейлар карадык. Хәзер инде барысы да яхшы якка үзгәргән. Хәзер федераль музейлар да бар. Үзебезнең ике күргәзмәне алып барырга мөмкинлек таптык. Бакчасарай һәм Акмәчет шәһәрендә татарларның иҗатына багышланган ике зур күргәзмә ясадык. Безнең элемтәбез нык тыгыз, шуңа Кырымны Русиягә кушу – дөрес адым.

Мин Кырымга баргач андагы кешеләрнең фикерләрен ишеттем. Ул вакытта бөтенесе бик шатланган иде. Бүгенге көндә элемтәләр тагын да тыгызлана һәм без бер ил булып яшибез.

–​ Сез Кырымда кырымтатарлар белән хезмәттәшлек итәсезме?

– Әйе, без алар белән элемтәдә. Кырым тарихи-музей тыюлыгы җитәкчесе Гуливер Алтын исемле җитәкчеләре Бакчасарайда музей төзегән. Без анда күргәзмә алып бардык. Ул да безгә килде. Кырымнан да безгә күргәзмәләрне алып килергә кирәк. Без Керич, Кефе (Феодосия), Акмәчет музейлары белән тыгыз эшлибез. Тарихи Кырым Төркиягә кергән вакытта да анда татар булган, XVIII гасырда Әби патша Русиягә керткән вакытта да элемтәләр тыгызланган. Әмма аннары безне аердылар, ә хәзер без бергә.

Роза Яппарова, "Әкият" курчак театры мөдире:

Роза Яппарова
Роза Яппарова

– Кырым ул минем өчен элек-электән безнең утрау кебек истә калган һәм әле дә шулай. Ул элек-электән безнең җирләр булган. Безнеке түгел инде, Русиянеке, әмма без бит Русия составында яшибез. Шуңа күрә фикерем үзгәрмәде.

–​ Кырым белән бәйле яңалыкларны күзәтеп барасызмы?

– Күзәтеп барам әлбәттә.

Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров сәнгать әһелләренең Кырымны басып алуны хуплавын элегрәк күңелсез әйбер дип атаган иде.

Әзһәр Шакиров
Әзһәр Шакиров

"Фикерләре бар икән, алар аерым-аерым ачык итеп телевидениедә, радиода чыгыш ясарга тиешләр. "Яклыйбыз" дип белдерүне мин камил түгел дип уйлыйм. Әгәр бу эшне оештыручылар Путин турында түгел, Русия турында түгел, ә кеше буларак, әйтегез әле, Кырымны Русиягә кушарга кирәк идеме, әллә юк идеме, йә булмаса Кырымдагы татар халкы язмышы сезне борчыймы, ничек уйлыйсыз дип сорасалар, җаваплар башкарак яңгыраш алган булыр иде. Кырым дигән җирдә татар дигән сүзнең мәгънәсе ята. Ул бит кырымтатар дип атала. Кырым дигән урысча сүз юк. Украинча да андый сүз юк. Кырым дигән сүз – ул татар дигән дигән сүз", диде ул.

Игорь Стрелков
Игорь Стрелков

Ул арада Украинаның көнчыгышында үзбилгеләнгән "ДНР"ның элекке лидерларының берсе Игорь Стрелков (Гиркин) Русиянең Кырымны басып алуда катнашуы өчен бирелгән медален сатарга булган. Бу хакта ВКонтакте челтәрендә "Новороссия" хәрәкәте координаторы Михаил Полынков язды.

Стрелков медальне сатуны акча кытлыгы белән аңлата. Шулай ук әлеге медальнең дәүләтнеке булмау сәбәпле аңа тирән хөрмәте булмау, ә медальдә ясалган Путинны нәфрәт итүен әйтә. Стрелков медаль өчен бер миллион сум сорый.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG