Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинның сугыш планнарына сәнгатькәрләрне дә бәйлиләр


Путин Петербурда Мария театрының яңа бинасын ачу тантанасында. 2 март 2013
Путин Петербурда Мария театрының яңа бинасын ачу тантанасында. 2 март 2013

Русия мәдәният министрлыгы Путинның Украина һәм Кырымга карата гамәлләрен хуплаган мәдәният әһелләренең исемлеген туплый. Татарстаннан исемлеккә 44 кеше язылган. Казанда бу исемлек җыюны хупламаучылар да бар. Русиядә күренекле мәдәният әһелләренең икенче бер исемлеге дә төзелде. Алар Украинаны яклы.

Дөнья җәмәгатьчелеге, Кырымтатар мәҗлесе Русиянең Кырымдагы гамәлләрен гаепләгәндә һәм шулай ук кырымтатарлар үзләре дә урамнарга протест чараларына чыгып Кырымга Русия гаскәрләрен кертүгә, рефрендум үткәрүгә, Кырымны Украинадан аеруга каршылык белдергәндә, Татарстаннан бер төркем мәдәният хезмәткәрләре Русия президентына теләктәшлек белдерде. Бу исемлек Русия мәдәният министрлыгы сайтына эленгән. Җомга иртәсенә бу исемлектә дүрт йөзләп кеше бар иде инде, ул арта бара. Татарстаннан 44 мәдәният әһеле бу исемлеккә кушылган.

Алар арасында Татарстан дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Казан Кирмәне музей-тыюлыгы җитәкчесе Зилә Вәлиева, Татарстандагы бөтен татар театрларының да директорлары, артистлар Илдус Әхмәтҗанов, Алсу Гайнуллина, Наил Дунаев, Татар дәүләт җыр-бию ансамбле сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов, Милли музей директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, сынлы-сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева һәм башкалар да бар.

Бу исемлекне әлегә татарлар башлый һәм татарлар төгәлли дә. Исемлек башында Казан консерваториясе директоры Рубин Абдуллин торса, иң ахырда Казан яшь тамашачылар театры директоры Мансур Ярмиев килә.

Татарстандагы мәдәният хезмәткәрләре белдерүенчә, алар бу исемлеккә, кая бездә кушылыйк әле, дип язылмаганнар. Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина телефоннан шалтыратып кодалаган.

Путинны хуплаучыларның фикерләре

Роза Яппарова, Татарстан һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, "Әкият" курчак театры директоры:

Роза Яппарова
Роза Яппарова
– Мин бу исемлеккә теләп кушылдым. Кырым элек тә Русиягә карый иде. Безнең Ялтада, Мисхорда иҗат йортларыбыз бар иде. Алар бездән аерылгач бернинди элемтәләр калмый. Кырымтатарлар янына сәнгать әһелләре һәм президентыбыз да барды. Рефрендумда тавыш бирү өчен кәгазьләрне өч телдә язганнар, кырымтатар теле дә бар анда. Татарларга бөтен мөмкинлекләр дә тудырылачак дип әйтәләр. Кырымны мин Русиядән башка күз алдына да китерә дә алмыйм. Әгәр Севастополь дә Украинага китсә Русиянең диңгезгә чыгу мөмкинлеге дә калмый. Минем күзлектән караганда Кырымның Русиядә булуы әйбәтрәк.

– Бүген кырымтатарларга күп әйберләр вәгъдә ителә. Үзгәртеп кору чорында татарларга (Татарстанга) күп нәрсәләр вәгъдә ителде. Мәктәпләр дә ачылды, татар теле дә дәрәҗәдә иде. Әмма соңгы елларда татар теле нык кысыла башлады бит.

– Мин моны да аңлыйм. Әмма хәзер мәктәпләрдә татар теле белән рус теле бер дәрәҗәдә укытыла. Ата-аналар үзләре бит балаларын татар мәктәпләренә бирми.

Монда бит Бердәм дәүләт имтиханы төп сәбәп булды. Мәгарифтән милли компонент алып ташлангач, имтиханны рус телендә бирәсе булгач, ата-аналар балаларын татар мәктәпләренә бирми башлады. Бу бит татар теленә карата алып барылган сәясәт нәтиҗәсе.

– Мин хәзер 65 яшьтә. Мин Бөгелмәдә укыганда ул бөтенләй урыслашкан шәһәр иде ул. Бер мәктәптә генә берничә сыйныф кына калган иде. Мин үзем хәзер элекке кебек кысуны күрмим. Минем фикерем шул – Кырым Русиягә кушылса әйбәтрәк булыр иде. Мин бу исемлеккә уйлап кушылдым.

Розалия Нургалиева, Татарстан сынлы сәнгать музее директоры:

Розалия Нургалиева
Розалия Нургалиева
– Без үзебезнең кардәшләр өчен бик борчылабыз. Советлар берлеге вакытында Кырым, Украина, Грузия һәм Үзбәкстан да бергә иде. Әгәр безнең үзара мөнәсәбәтләргә керешмәсләр халыклар арасында проблемнар юк.

Әле күптән түгел генә бездә кырымтатарларга багышланган күргәзмә булды. Безгә кырымтатарлар да килде. Бер-беребезгә нык якынаю булды ул. Шунда без бөтенебез дә бергә вакытларны сагынып искә алдык. Алар безгә бик кызыгып карады. Аларның анда күргәзмәләр оештырырга урыннары да юк. Андагы вакыйгаларны телевизордан карагач кырымтатарларга теләктәшлек белдерәсе килә. Без анда барып ниндидер үзебезнең эшләрне тормышка ашыру турында сүз бармый, ә экстремист көчләргә моңа кадәр төзелгәнне җимерергә юл куясы килми.

– Кырымтатарлары үзләре Путин сәясәтенә дә, Русиягә кушуга да каршы бит. Мәҗлесләре бу хакта күп тапкырлар белдерде.

– Хәзер ниндидер аңлатмалар бирү авыр. Төрлечә язалар. Әле бит беркем дә Кырымны кушу карары турында сөйләми. Монда сүз иң беренче чиратта сугыш чыгуга юл куймау турында бара. Анда яшәүчеләр киләчәкләренең ничек буласын үзләре хәл итәр дип уйлыйм. Мине беренче чиратта сугыш чыгу ихтималы борчый.

Фәнис Мөсәгыйтов, Тинчурин театры директоры:

– Кырымтатарлар белән бик күп тапкырлар очраштык, сөйләштек инде. Аларның кире танылулары, илләренә кайтып җир алу, тыныч тормышта торулары кирәк. Монда ике генә вариант: йә анда калалар (Украинада), йә безгә (Русиягә) кушылалар. Хәзер тегендә калсалар ниләр булып бетә анда? Алар анда беркем дә булмаячак бит. Русиягә кушылсалар, хәзер менә бюллетеньнәр дә (референдум өчен) өч телдә язылган. Монда Русиягә кушылып, үзләренең автономияләре булу иң яхшы вариант. Менә татарлар яши бит әле. Шуның шикелле алар да яшәр.

– Күп татарның күңелендә үз дәүләте булу түгел мени?

– Юк. Хәзерге заманга бик туры килеп бетә торган әйбер түгел ул. Менә Татарстан республикасы булып яшибез, кайсы ягы начар соң?

– Тел кысыла, Татарстан Мәскәүгә күп салым түләп тора.

– Барыбер Татарстан аерым дәүләт була алмый.

– Бу очракка килгәндә, кырымтатарлары теләмәгән әйберне Татарстан татарларының теләве...

– Мин алай дип әйтмәс идем. Мин телефоннан күпмесе белән сөйләштем һәм безнекеләр дә барып кайтты, анда берсенең дә юк, Русиягә кушылмыйбыз дигәне юк әле. Аның кайберләре бар, бәлки алар Украинада вакытта үзләренә шәхси файда күргәннәрдер. Украинада булып карадылар, аларга ул бер генә яхшы әйбер дә бирмәде бугай.

– 8 март көнне Акмәчет шәһәренең бер бистәсендә яшәүче бөтен кырымтатар хатын-кызлары, балалар Русиягә кушылуга проест белелдереп урамга чыкты. Анда меңгә якын кеше иде. Алар барсы да Русия алып барган сәясәткә каршылык белдерде.

– Беләсезме, һәр җәмгыятьтә хуплаучылар һәм каршылар булачак. Рефрендум бит шуның өчен үткәрелә дә. Шуңа күрә рефрендум күпмесе Русиягә кушылуны хуплаганны күрсәтәчәк. Минем күзлектән караганда аларга иң яхшысы кушылу булачак.

Исемлеккә кермәгәннәрнең фикерләре

Илсөя Бәдретдинова, җырчы:

Илсөя Бәдретдинова
Илсөя Бәдретдинова
– Беренчедән, мин бу исемлеккә кушылуны демократик илдә яшәгәнгә, һәркемнең үз эшедер дип уйлыйм. Һәркем үз мәнфәгатьләрен кайгырта һәм кемне якларга икәнен белә һәм үзенә ничек җайлы шулай җавап бирәдер дип уйлыйм.

Бу хәлләр бик зурга китте, ике марҗа талашып яткан кебек. Мин үзем була торган нәрсә инде бу дип кырыйдан гына карый идем, кырымтатарлар да килеп кушылгач кына күңелгә борчу төште. Бу хәлләрдә иң мөһиме, кырымтатарларга зыян килмәсен иде. Эмоцияләргә генә бирелергә ярамый. Мондый катлаулы вазгыятьтә вакыты-вакыты белән туктап, үзеңнең эшләреңә анализ ясап, баш белән эш итәргә кирәктер дип уйлыйм.

Зилә Сөнгатуллина, Тукай бүләге иясе, Татарстан, Каракалпакстан, Русиянең халык артисты, Казан консерваториясе профессоры:

Зилә Сөнгатуллина
Зилә Сөнгатуллина
– Сәнгать әһелләре кайвакытта сәясәткә кереп ялгышып башларын бәрәләр. Мин сәясәткә катнашуны дөрес әйбер түгел дип уйлыйм, чөнки бардылар бит инде анда, әнә Кырымга безнең депутатлар да барды. Фикерне әйткән чакта бик үлчәп әйтергә кирәк. Киләчәкне күрә белергә кирәк. Алдан киләчәкне сәясәтчеләр генә күрә ала. Имза җыйганчы, мөнәсәбәтне эш белән күрсәтү кирәк. Без үзебез сәясәт белән шөгыльләнмибез, ә иҗади планнар корабыз. Бүген консерватория җитәкчесе Рубин Абдуллин белән Кырымнан яшьләрне безнең консерваториягә китереп укыту турында сөйләштек.

Әзһәр Шакиров, Татарстанның халык артисты:

Әзһәр Шакиров
Әзһәр Шакиров
– Мин бу сәнгать әһелләренең имзалавын күңелсез әйбер дип атыйм. Фикерләре бар икән, алар аерым-аерым аермачык итеп телевидениедә, радиода чыгыш ясарга тиешләр. "Яклыйбыз" дип белдерүне мин камил түгел дип уйлыйм. Бу эшне оештыручылар әгәр дә Путин турында түгел, Русия турында түгел, ә кеше буларак, әйтегез әле, Кырымны Русиягә кушарга кирәк идеме, әллә юк идеме, йә булмаса Кырымдагы татар халкы язмышы сезне борчыймы, ничек уйлыйсыз дип сорасалар икенчерәк яңгыраш алган булыр иде.

Кырым дигән җирдә татар дигән сүзнең мәгънәсе ята. Ул бит кырымтатары дип атала. Кырым дигән урысча исем юк. Украинча да андый исем юк. Кырым дигән сүз – ул татар дигән дигән сүз. Анда татар дигән мәгънә ята. Мин кырымтатарлар өчен борчылам. Мин аларның эчке дөньяларын аңлыйм. Андый бәхетсезлекне күргән халык, иленнән себереп бетереп түгеп, миллионлаган кешене үтереп бетергән урыска җиңел генә якынлаша алмый. Минем күңелемдә хәзер бу катлаулы хәлләр татар халкына бәхетсезлек китермәсен дигән уй ята.

Русиянең күренекле артистлары Украинаны яклап үз исемлеген төзелгән

Алар арасында күренекле кино, театр һәм сәхнә әһелләре бар. 33 кеше: Лия Ахеджакова, Армен Джигарханян, Эльдар Рязанов, Юрий Шевчук, Борис Гребенщиков, Андрей Макаревич, Валентин Гафт, Михаил Жванецкий һәм башкалар арасында бу исемлектә татарлардан Марат Бәшәров та бар дип күрсәтелә.

Бәшәров Азатлыкка үзенең бу исемлеккә кермәвен белдерде. "Мин бернинди исемлек тә имзаламадым, Валлаһи", диде ул. Үзенең хәзер Мәскәүдә түгел икәнлеген белдереп, Украина һәм Кырым вазгыяте турында телефон аша аңлатмалар бирмәячәген дә әйтте.

Русиядә күрененекле артистлардан кала "Бөгелмәскә. Ялганга бирелмәскә" дигән тагын бер исемлек төзелә. Бу исемлеккә кушылганнар Русиянең империячел агрессив сәясәтенә протест белдерә. Русия интеллигенциясе: галимнәр, табиблар, журналистлар, режиссерлар, сәнгать әһелләре - җомга төшкә барлыгы 156 кеше кушылган иде бу исемлеккә.
XS
SM
MD
LG