Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Татарстан һәм Кырым референдумнарын чагыштырдылар


Казанда референдум көне искә алынды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:11 0:00

Казанда референдум көне искә алынды

21 мартта Казанның Тинчурин паркында Татарстанда мөстәкыйльлек референдумы уздырылуга 23 ел тулу көне искә алынды. Чыгыш ясаучылар Татарстан һәм Кырым референдумнарын чагыштырып, Русиядә икеле стандартлар булуын әйтте.

Митинг Татарстан дәүләт гимны белән башланып китте. Чараны ТИҮ вәкиле Рәүф Ибраһимов 1992 елның 21 мартында Татарстанда уздырылган мөстәкыйльлек турында референдумны искә төшерү белән ачып җибәрде.

"23 ел элек Татарстанда бәйсезлек референдумы уздырылып аннан 62%ка якын уңай тавыш чыкты һәм республикабыз бар дөньяга үзенең бәйсез дәүләт булуын игълан итте. Бер ел элек Кырымда да референдум үтте һәм шушы бер ел эчендә референдум нәтиҗәләре гамәлгә ашырыла башлады. Ә безнең референдум уздырганга инде 23 ел. Тик безнең референдум оныттырылырга тырышыла. Шуңа күрә без йөрәгебез әрнеп монда чыгып бастык", дип белдерде ул.

Митингта чыгыш ясаган җәмәгать эшлеклесе Илдус Садыйк Татарстанда уздырылган референдумның бик зур әһәмияткә ия булуын әйтеп үтте.

"Бу референдумны күрмәмешкә салышалар. Халык йоклый. Татарстанның суверенитеты бетте ул диләр. Ләкин бу документны беркем дә бетерә алмый. Шулай ук Путин да. Без бу референдумны конституция нигезендә, халыкара кануннар нигезендә ныгыттык. Бернинди сугышсыз-нисез үзебезнең мөстәкыйльлегебезне игълан иттек. Һәм без моны онытырга тиеш түгел. Әгәр дә без моны онытсак, тарих безне акламас.

Бүген миллионнарча кеше бу көнне хәтерләргә тиеш иде. Кайчан халык белән дәүләт бергә эшли, ул вакытта җиңүгә ирешелә. Әгәр без аерылсак, мескен хәлдә яшәячәкбез. Әз генә мөстәкыйльлек булган елларда без Чулман, Нократ аша күперләр салдык, авылларга табигый газ керттек. Әгәр дә без мөстәкыйль дәүләт булсак, Финляндия һәм башка илләрдән ким яшәмәячәкбез", дип белдерде ул.

Митинг җыр-биюләр, ялкынлы милли шигырьләр белән үрелеп барды.

Чарага җыелган йөздән артык кеше алдында шагыйрә Нәҗибә Сафина үз чыгышын, "Сез Татарстанның суверен дәүләт икәнен таныйсызмы?", дигән сорау белән мөрәҗәгать итеп башлады. Җыелган халык аңа бертавыштан, "әйе", дип җавап бирде.

"Русия табигать кануннарыннан да өстен кануннар чыгара алмый. Татарстанның суверенитеты турындагы канун үз көчендә кала. Әмма икеле стандартлар беркемгә дә файдага эшләми. Кырымда үткәрелгән референдум канун көченә кертелде, Ә Татарстанда үткәрелгән референдум нишләп канун көчендә калмаска итеш соң?", дип белдерде ул.

ТИҮ һәм "Азатлык" татар яшьләре берлеге бергәләп оештырган митинг барышында берлек егетләре Татарстан байрагы төсләрендәге тасма таратты.

Ике сәгатьләп барган митинг тыныч үтте. Урамнан үтеп баручылар да чарага зур кызыксыну күрсәтте.

Белешмә. 1992 елның 21 мартында Татарстанның мөстәкыйльлек декларациясен яклап референдум үткәрелде. "Сез Татарстан республикасы суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты, Русия Федерациясе һәм башка республика, дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы шартнамә нигезендә коруы белән килешәсезме?" дигән сорауга референдумда катнашкан Татарстан халкының 62%ка якыны уңай җавап бирде.

XS
SM
MD
LG