Accessibility links

якшәмбе, 19 ноябрь 2017, Казан вакыты 13:33

Кырымтатар сөргене корбаннарының берсе, 1944 елның 18 маенда әле бала гына булган Нури Эмирвелиев совет хәрбиләренең кырымтатарларны сөргенлеккә ничек алып китүен, үзенең һәм туганнарының нинди шартларга ташлануын әле дә бик ачык хәтерли.

18 май кырымтатар халкы язмышында иң кара көннәрнең берсе. 1944 елда, әтиләре сугышта булган чакта, әниләре, әби-бабалары белән йөк вагоннарына төялеп Себергә, Үзәк Азиягә һәм Советлар Берлегенең башка төбәкләренә алып кителгән сабыйлар – бүген инде олыгайган картлар. Алар ул кара көннәрне һич тә истән чыгара алмый. Шуларның берсе, 84 яшьлек Нури Эмирвелиев Азатлыкка үз күзләре белән күргәннәрен сөйләде.

1935-1936 елларда Отуз авылындагы Киров колхозында кырымтатарлар Мәскәү, Петербур һәм Харьковка озатылучы йөзем һәм башка җиләк-җимешне салу өчен тартмалар ясый
1935-1936 елларда Отуз авылындагы Киров колхозында кырымтатарлар Мәскәү, Петербур һәм Харьковка озатылучы йөзем һәм башка җиләк-җимешне салу өчен тартмалар ясый

Без Күктүбә (Коктебель) белән Судак арасындагы Отуз (Щебетовка) кырымтатар авылында яши идек. 18 май иртәнге сәгать бишләрдә ишекне бик каты шакып уяттылар. "Әни, тор, ишекне ач, әти сугыштан кайтты бугай", дим. "Юк, улым, бу әтиең түгел, әтиең болай шакымый, бу бик куркыныч шаку", ди әни.

Ишекне ачса, штыклы мылтыклар белән 2-3 солдат басып тора. Алар безгә җыенып авыл читенә чыгарга кушты. Әни исә ничек инде, ирем фронтта, бер балам сугыш вакытында үлде, бер балам калды ди. Солдатлар без берни белмибез, шундый әмер бар, җыеныгыз диде. Әни, безгә ни эшләргә, җыеныргамы, юкмы дип сорар өчен, мине якында гына яшәгән бабаем янына җибәрде.

Йөгереп чыксам, бөтен кеше капчыкларын, әйберләрен күтәреп бара. 14 яшьлек күрше малае әбисен аркасына күтәргән, әби аның муенына тотынган иде. "Улым, ташлама мине, башкалар белән алып бар", ди.

Мин бабай янына йөгереп барып, әти сугышта бит, безгә җыеныргамы, юкмы дип сорадым. Бабай җылы киенеп, бераз ашарга алып зират янына барырга кушты. Безне зират янында җыйдылар.

Безне пулеметлар белән уратып алдылар

Зират янын дүрт яктан зур пулеметлар белән солдатлар чолгап алган иде. Беркемне, беркая чыгармыйлар. Көне буе тоттылар. Икенче көнне таң атар алдыннан гына бик күп машиналар китереп барыбызга да машиналарга төялергә куштылар. Әле дә хәтерлим, мин машина арбасына менә алмагач, бер солдат мине арбага күтәреп атты.

Кефе (Феодосия) шәһәренә 25-30 чакрымлап алып бардылар. Анда машиналарны йөк вагоннарына арты белән китереп, шулай гына йөк вагонына бушаттылар. Безне йөк вагоннарына шыплап тутырып Ор Капы (Переков) ягына алып киттеләр.

Вагонда гомумән балалар, хатын-кызлар, картлар гына иде. Безнең вагонда мәктәптә география укыткан карт укытучы Ариф әфәнде бар иде. Эшелон Ор Капыны узганда ул "хөрмәтле туганнарым, авылдашларым без Ор Капыны узып барабыз, ватаныбыз Кырым артта кала, безне каядыр еракка алып китәләр, ләкин кая икәне билгеле түгел", дип аңлатты. Шул вакыт вагонда булган бөтен кеше еларга тотынды. Сөргенебез менә шулай башланды.

Безне ат абзарына урнаштырдылар

Эшелон юлда ике атнадан артык барып Пермь өлкәсенең Соликамски шәһәренә килеп туктады. Аннан кырымтатарларны сак астында көймәләргә, баржаларга төяп тәүлек ярым Чулман елгасы, аннары Вишер елгасы буйлап төрле районнарга, леспромхозларга тарата башладылар.

Безнең гаилә Красновешер районына 12 июньдә барып төште. Димәк, без юлда 24 көн булдык. Әле карлар да эреп бетмәгән иде. Безне атлы чаналарда тайгада урнашкан леспромхозларга, Тепловка, Сурьянка кебек авылларга ташый башладылар.

Комендантлар барыбызны исәпкә алды. Туганнарыбыз белән бер ат абзарына урнаштырдылар. Дүрт почмакта дүрт гаилә, җир өстендә урнаштырдылар. Мин "күршеләргә" барганда, моны күреп еладым. Иса бабамнан сез кая ятачаксыз дип сорагач, балам, бу җирдә ятачакбыз диде. Ат абзары, аңлыйсызмы? Ә мин кая ятачакмын дип сорагач, син улым, минем куенымда ятарсың диде.

Безнең туганнардан биш кеше вафат булды

Бу ат абзарында биш туганыбыз үлде. 1946 елның 6 апрелендә 75 яшендә Мусемма әбием, 16 майда Сеитмамут абзыемның улы Таир үлде. Бер елдан соң апам Фадме, соңрак Иса бабаем, Эмине-Шерфе әбием үлде. Алар барысы үлеп беткәч без әнием белән икәү генә калдык.

Аерым коточкыч эпизодлар бар, аларны аерым сөйләргә кирәк...

Әнием кәгазь комбинатында йөк ташучы булып эшләде. Ләкин соңрак, сәламәтлеге какшау сәбәпле, эшли алмас хәлгә калды. Ул үлсә, минем берүзем калачагымнан, үләчәгемнән куркып, ул комендантка барып, туганнары янына Чормез районына җиберүне үтенде. "Бу минем улым. Безнең барлык туганнарыбыз монда вафат булды, без икәү калдык. Мин дә үлсәм, бу бала берүзе калачак. Безгә туганнарыбыз янына барырга рөхсәт итегез", диде.

Бер айдан соң өлкә үзәгеннән безгә рөхсәт килеп, без Чормоз районына киттек.

1954 елның июнендә Чормозда сөргенлектәге кырымтатарлар. Арткы рәттә уңнан икенче – Нури Эмирвелиев, уңнан өченче – әнисе Атидже Эмирвелиева
1954 елның июнендә Чормозда сөргенлектәге кырымтатарлар. Арткы рәттә уңнан икенче – Нури Эмирвелиев, уңнан өченче – әнисе Атидже Эмирвелиева

Красновишерда беренче елларда 50-60 дәрәҗә салкын булды. Чагыштырып карагыз, Кырым белән нинди аерма. Шуңа күрә, салкыннарга чыдый алмыйча, халкыбыз бик күп үлде.

Мәетләрне җирләү өчен башта учак ягып бер көн буе бозлы җирне җебетергә кирәк иде. Шуннан соң гына казып була иде. Кайвакыт берничә көн казырга кирәк була иде. Үлгән авылдашларыбызны җирләүне авылыбызның мулласы Шабадин абзый, тагын өч кеше һәм мин оештырганыбыз хәтеремдә калган. Мин моны үз күзем белән күрдем.

Сөргенлектә кырымтатарларның 46,2 проценты ачлыктан, авырулардан һәлак булды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG