Accessibility links

Кайнар хәбәр

Низаг тудырган Кырым тарихы дәреслекләрен мәктәпләргә кире кайтарганнар


"Кырым тарихы" дәреслеге

Дәреслекләрдән кырымтатарларның Икенче дөнья сугышы вакытында нацилар белән хезмәттәшлеге хакында язылган битләрне ертып алганнар.

Кырым мәктәпләренә 10 нчы сыйныфлар өчен Кырым тарихы дәреслекләрен кире кайтарганнар. Бу дәреслекләрдә Кырым татарлары Икенче дөнья сугышы вакытында нацилар белән хезмәттәшлек иткән диелә. Хокук яклаучылар фикеренчә, бу ялган мәгълүмат крымтатар халкына карата нәфрәт тудыра.

Кырым ата-аналары Крым.Реалиига сөйләгәнчә, мәктәпләргә шул ук дәреслекләрне кире кайтарганнар, әмма аларның җәнҗал китереп чыгарган сүзләр язылган битләре ертып алынган. Дәреслектә Икенче дөнья сугышы вакытында “татар халкының күпчелеге немецларга уңай караган, күпләре актив рәвештә ярдәм иткән” диелгән була.

Мәскәүнең "Просвещение" нәшриятында 2018 елда дөнья күргән 10нчы сыйныф өчен "История Крыма" ("Кырым тарихы", мөхәррире – С.В.Юрченко) дәреслегендә кырымтатарлар Икенче дөнья сугышы елларында нацилар белән хәзмәттәшлек итте дигән бүлекләр кырымтатарларда ризасызлык уятты. 2019 ел башында Кырымның сәнгать һәм мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре, юристлар җирле мәгариф министрлыгыннан бу дәреслекләрне мәктәпләрдән алуны сорады.

Мәскәү Кремле тарафдарлары булган Кырымтатарлар шурасы да шундый ук мөрәҗәгать җибәрде. Шура вәкилләре дәреслектә кырымтатарларының Икенче дөнья сугышында катнашуы һәм 1944 елда аларның ярымутраудан сөрелүе ничек яктыртылуына кәнәгатьсезлек белдерделәр.

Шуннан соң дәреслекнең мәктәп китапханәләреннән алынуы турында мәгълүмат чыкты. 2019 елның 25 мартында Кырым мәгариф министрлыгында бу дәреслек кулланылмый дип белдерделәр.
11 майда Кырым хакимиятенең дәреслекнең җәнҗалга сәбәп булган битләрен бер-берсенә ябыштыру, өстеннән буяу яки китаптан умырып алу юлы белән төзәтергә теләүләре билгеле булды.

Кырым прокуратурасы “Кырым тарихы” дәреслеген чыгару сәбәпле кырымтатар халкына карата нәфрәт уяту турында җинаять эше кузгатты.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG