Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым аннексиясенә алты ел: акланмаган өметләр һәм чынбарлык


Референдум алдыннан Кырымга кертелгән Русия гаскәрләре, 5 март 2014

Бу көннәрдә Кырымның Русия тарафыннан аннексияләнүенә алты ел тула. Шул вакыйгаларның шаһитлары Азатлыкта хәтирәләре белән уртаклаша.

Кырым аннексиясе

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

Референдумда катнашканнарның карашлары алты елда ни дәрәҗәдә үзгәргән? Аларның өмет-хыяллары тормышка ашканмы?

Шул хакта "Кырым" газеты баш мөхаррире Бекир Мамутов белән сөйләштек.

— Референдумда катнашучыларның бер өлеше аңа тискәре, бер өлеше скептик карашта, бер өлеше битараф булгандыр, бер өлеше, бәлки яртысы, чыннан да шатланып каршы алгандыр. Ләкин хәзер алар чынбарлык белән очрашты. Мин башта уйлый идем: ничек итеп үз иленең чын милләтпәрвәре, аның матур киләчеге өчен кайгырган кеше үз ватанының читкә кагылган бер илгә әйләнүенә, санкцияләр белән җазалануына, Кырымга бүлеп бирелгән зур ресурслар, финанс ярдәм сәбәпле Русия төбәкләренең матди югалтулар кичерүенә ничек түзә ала икән? Үзен патриот дип санаган кешенең ватанына китереп суккан әйберне яклый алганы мине шаккатыра.

Бекир Мамутов: "Русиянең чынбарлыгы кырымнарда тирән шикләнү тудырды"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:54 0:00
Русиянең чынбарлыгы кырымнарда тирән шикләнү тудырды

Әгәр боларны аңлап, кайберәүләр акылга килә башласа, бу мантыйкка туры килер иде. Ләкин аларның шул ура-патриотизмын, имеш, ниһаять без "үзебезнең йортыбызда" дигәнен көлкеле бер хәл дип әйтер идем. Бу кешеләр хәзер килеп туган чынбарлыктан бик куркып калды, ләкин киләчәктә Русиянең тышында калудан алар тагын да ныграк курка. Шуңа күрә алар хәзер шундый бер борылышта, алар нәрсә теләгәнен, нәрсәгә ышанырга белми, чөнки Русия тотрыксызлана бара, икътисад, әхлак икенче бер хәлдә. Алар Русиядә шундый ук, бәлки, тагын да зуррак коррупция булганын күрде. Боларның барысы аларда бик тирән шикләнүләргә китерде.

Кырымтатар җөмһүрияте хакында

Кырымтатарлар 2014 елның вакыйгаларын каршылык белән һәм бик сак кабул итте, ди Бекир Мамутов.

— Алты ел элек Русия кырыс рәвәштә Кырымга басып кереп, барлык халыкара нормаларга, шулай ук Украина һәм Русиянең үз кануннарына каршы килгән референдум үткәргәндә, безнең халыкның иң актив өлеше моны протестлар белән каршылаган иде. Һәрхәлдә, Русиянең элекке тарихында кылган гамәлләреннән чыгып, аның корал белән, оятсыз рәвәштә Кырымга басып керүеннән соң, аңа ышанырга мөмкин түгел иде.

Русиянең корал белән, оятсыз рәвәштә Кырымга басып керүеннән соң, аңа ышанырга мөмкин түгел иде

Халыкның кечкенә бер өлеше, Русия субъектларының чиреге милли республикаларда торганын искәртеп, Мәскәү милли хәрәкәтебезнең күптәнге максаты — милли-территориаль республикабызны торгызыр дип өметләнеп, милләттәшләрен дә моңа күндерергә тырышты. Күпчелек исә бу эш барып чыкмас дип уйлый иде һәм шулай булып чыкты да. Кайберүләр, әгәр Мостафа Җәмилев Путин белән очрашып, бу мәсьәләне күтәреп чыккан булса, ул бу мәсьәләне хәл итәр иде дигән фикер белдерә. Мин уйлыйм, ул моны хәл итмәс иде, чөнки кырымтатарларның барлык статусларын, шулай ук сәяси статусын торгызу мәсьәләсе җирле шовинистик югары катламның авыр басымы астында кала. Кырымтатарларның бер өлешенең мондый өметләре акланмаганы табигыйдыр, чөнки монда күпчелекне тәшкил иткән руслар, русиялеләр без нәрсә, ниндидер кырымтатарларның дәүләтчелеген кайтару өчен көрәштек мени, дигән сорау куяр иде. Кыскасы, кайбер милләттәшләребездә булган ниндидер өмет чаткылары шунда ук сүндерелде.

Кырымтатар теленең дәүләт статусы — ялган

— Без башка нәрсәләрне дә күрә башладык. Реабилитация хакында фәрман, кырымтатар теленең дәүләт статусын җирле хакимиятләр һәм Кремль монда байрак итеп күтәреп чыксалар да, чынбарлыкта болар фикция булып чыкты. Хакимият, без моны эшләдек, дигән була, чынбарлыкта исә нәтиҗә елатырлык. Кырымтатарлар яшәгән бистәләрдән тик бер Акмәчеттә генә мәктәп ачылды, ансы да Украина заманында төзелә башлаган мәктәпне төзеп бетерделәр. Сыйныфларны ачарга бик авыр, телнең формаль статусы нигезендә телнең җәмгыятьтә кулланышын киңәйтү нәтиҗәсез булды. Аның өчен хәзер без үзебезнең җәмгыятебез көче белән милләтнең күрсәткече булган телебезне саклап калу, яшәтү өчен гади кешеләребез арасында эш алып барабыз.

Абдурешит Джеппаров
Абдурешит Джеппаров

Кырым кеше хокуклары контакт төркеме координаторы Абдурешит Джеппаров:

— Алты ел элек билгесез кешеләр тарафыннан Карасубазардан үткән юлда урланган улым Ислям Джеппаров, апамның улы Джевдет Ислямов хакында бүген дә бер хәбәр дә юк. Тикшерүчеләр, без эзлибез диләр, ләкин бу — ялган. Алар эш кузгаттык, сүздә эзлибез диләр, чынбарлыкта исә киресенчә, булган дәлилләрне, эзләрне яшереп, җинаятьне ябалар. Имеш, улымны урлап алып киткән Фольксваген машинасының номерлары булмаган диләр, ләкин юлда булган шаһитлар улымны башта берничә "Приора" маркалы машиналар урап киткән, алар юлда тарткалашып торганнар, юл хәрәкәте туктаган, автобусларда утырган кешеләр күргән, тик шуннан соң аларны Фольксваген Транспортер машинасына көчләп утыртып алып киткәннәр. Аларны тоткарлаган урында көн саен ГИБДД патруле тора иде, ә ул көнне нишләптер алар анда булмаган. Аларның шул көне булмавы очраклы түгелдер. Бу махсус әзерләнгән операция булган, моны дәүләт хезмәтләре, ФСБ эшләгәндер. Кем дә кем нәрсә күргән булса, сөйләмәсеннәр дип, куркытканнар. Исәнме алар, юкмы — белмим. 2014 елда Кырымга Русия белән шундый заманалар килде һәм әле дә дәвам итә.

Алты ел шактый вакыт инде, кешеләр теләсә дә, теләмәсә дә, килеп туган шартларга ияләшергә мәҗбүр.

Русияне халык тирәннән теләми, кабул итми, аны йөрәктән яратмый

2014 елда 14 яшендә булган балалар бүген 20 яшендә, алар инде украин байрагын онытып бара, аларны башка ил гәскәргә ала. Украинаны онытмаган өлкән кешеләребез Украинадан канун көтте, ләкин бернәрсә эшләнмәде, әйтерсең дәүләт юк. Югары Радада өч депутатыбыз бар, алар үзләре депутат булдылар, ләкин Кырым Украинага кайтса, Украина кырымтатар кадрларын киләчәккә әзерләми. Моны да халык күрә, аңлый. Русияне халык тирәннән теләми, кабул итми, аны йөрәктән яратмый. Без нәрсә эшләргә тиешбез соң? Тегесе дә, монысы да үзенекен итә... Дөнья алдында, үзебез алдында йөзебезне югалтмыйча яшергә тиешбез. Безнең бабаларыбыз сабыр иткән һәм Кырымга кайту форсаты туу белән ватаннарына су кебек агып керделәр. Безгә дә сабыр итәргә кирәк булачак.

Елена Зеркаль
Елена Зеркаль

Украина тышкы эшләр министрының элекке урынбасары Елена Зеркаль:

Русия Конституциясенең үзгәртелүе Кырымны кайтаруыны катлауландыра

— Русия хәзер Конституциясен үзгәртә. Бу Путинның аннан соң киләчәк варисларына Кырымны беркайчан да кайтармаска дигән васыяте. Ул мәңге яшәмәячәген аңлый, шуның өчен хәзер үк "мирасы" югалмасын дип киртәләр куярга тырыша. Конституциянең үзгәртелүе Кырымны кайтаруыны катлауландыра, чөнки Путин варисларына Конституцияне дә үзгәртергә кирәк булачак. Ләкин иманым камил, кайчан да булса бу булачак. Конституциягә кертелгән үзгәртүләр Русиянең үз өстенә алган халыкара йөкләмәләрне кире кага алмый. Русиягә үзенең ратификацияләгән грамоталарына үзгәртүләр кертергә кирәк булачак. Моннан алдарак башланган барлык процесслар (халыкара мәхкәмәләр — ред.) буенча Русия бүгенге йөкләмәләре нигезендә җавап тотачак.

* * *

2014 елның 18 мартында Русия президенты Владимир Путин дөнья танымаган "референдум" нәтиҗәләренә нигезләнеп, Кырымның Русиягә кушылуын (басып алынуын — ред.) игълан итте. Русия төбәкләрендә шул уңайдан "Кырым язы" дигән чара узып килә.

Быел да ул башка төбәкләр белән беррәттән Казан һәм Уфада да зур концерт чарасы буларак үтәргә тиеш иде, әмма коронавирус сәбәпле аны уздырмау турында карар кылынды. Казанда Кирмәне каршында үтәргә тиешле чарада Мәскәү артистлары белән беррәттән ике татар артисты да катнашырга тиеш иде. Концерт игъланында Илсөя Бәдретдинова белән Ришат Төхвәтуллин исемнәрен күреп була иде. Аларның икесе дә Азатлыкка моны раслады һәм Кырымның Русиянеке булуын яклавын әйтте.

Җырчы Ришат Төхвәтуллин Казанда узарга тиешле "Кырым язы" чарасында катнаша алмавы, аның булмый калуы кызганыч күренеш дип сөйләде.

Ришат Төхвәтуллин
Ришат Төхвәтуллин

— Мин беренче тапкыр катнашырга тиеш идем, әзерләндем. Әмма бүгенге хәлләр белән булмый калды, кызганыч.

Кем чакырганы мөһим түгел, мин катнашырга тиеш идем. Мин Кырымның безнеке (Русиянеке — ред.) булуына куанам, бәйрәм бит ул! Ә кем аны хупламый? Мин андый кешеләрне белмим дә, тирә-ягымда андый кешеләр юк. Шул американнар гына каршы булды булса кирәк Кырымның Русиягә кушылуына. Кушылуы да түгел инде, ул элек тә Русиянеке иде. Ни өчен кызыксынуыгызны да аңлап бетермим. Бу бәйрәм чаралары күптән уза иде, диде ул.

Шул ук вакытта Төхвәтуллин элек Азатлыкка биргән әңгәмәсендә: "Америкага барып, ул атмосфераны, мәдәниятне күреп кайтасым килә. Чөнки мин шуңа инандым: нинди генә сыйфатлы аудиоязма, җыр булмасын, алар Америкада яздырылган" дигән иде.

Җырчы Илсөя Бәдретдинова сүзләренчә, "Кырым язы"н оештыручылар аның концертлар мөдиренә мөрәҗәгать иткән.

Илсөя Бәдретдинова
Илсөя Бәдретдинова

— Мин кем чакырганын төгәл генә әйтә алмыйм. Минем концертлар мөдиренә чыкканнар. Ришат Төхвәтуллин, мин һәм Мәскәүдән җырчылар була дип әйттеләр. Кирмән каршында матур концерт була диделәр.

Кырым Русиянеке дип саныйм. Бу минем принципларыма каршы килми, диде ул.

* * *

2014 елның 11 мартында Русия мәдәният министрлыгы президент Владимир Путинның Украина һәм Кырымга карата гамәлләрен хуплаган мәдәният әһелләренең исемлеген туплап чыгырды. Путинның Кырымны басып алу гамәлләрен хуплаган 400ләп кеше арасында Татарстаннан 44 кеше бар иде. Алар арасында Татарстан Дәүләт шурасының элекке депутаты Разил Вәлиев, Татарстан иҗтимагый пулаты рәисе Зилә Вәлиева, Татарстандагы татар театрлары мөдирләре, артистлар Илдус Әхмәтҗанов, Алсу Гайнуллина, Наил Дунаев, Татар дәүләт җыр-бию ансамбле сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов, Милли музей мөдире Гөлчәчәк Нәҗипова һәм башкалар бар иде.

Биш ел узганнан соң алар Азатлыкка бу хакта ни уйлауларын җиткергән иде.

* * *

2014 елның 16 мартында Кырымда халыкара һәм Украина кануннарын бозып, ярымутрауны басып алган Русия гаскәрләре күзәтүе астында янәсе референдум уздырырылды. Бу чара вакытында бәйсез күзәтүчеләргә күпсанлы һөҗүмнәр булды.

2014 елның 16 мартында үткән канунсыз референдум нәтиҗәсендә Кырым Югары Радасы 17 мартта Кырымның Украинадан бәйсезлеген игълан итеп, Русиягә субъект буларак керү турында мөрәҗәгать кабул итте. 18 мартта Русия президенты Кырым һәм Акъяр җитәкчеләре белән Кырым һәм Акъярның Русиягә керүе турында килешү имзалады.

БМОның генераль ассамблеясы Кырым референдумын канунсыз дип таныды, Украинаның бөтенлеген яклап резолюция кабул итте.

Кырымтатар халкының Мәҗлесе өндәмәсе нигезендә кырымтатарлар референдумда катнашмады.

16 март көнне өч баланың әтисе, кыйнап үтерелгән кырымтатар Решат Аметовның мәете табылды. Ул Кырым аннексиясенең беренче корбаны булды.

фикерләр (4)

XS
SM
MD
LG