Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ришат Төхвәтуллин: "Татар телен модага кертү кирәк"


Ришат Төхвәтуллин "Татар җыры 2018" бәйгесендә
Ришат Төхвәтуллин "Татар җыры 2018" бәйгесендә

Популяр җырчы Ришат Төхвәтуллин Филүс Каһиров кебек Америкага иҗади сәфәр белән барырга тели. "Үзгәреш җиле"нә дә чакырган булганнар, әмма ул график туры килми дип баш тарта. Татар теле пропагандаланмаса, биш елдан да тизрәк бетәчәк дип саный җырчы. 30 яшьлек юбилее алдыннан Азатлык Ришат белән әңгәмә корды.

– Февральдә үткән матбугат очрашуында сез "яшьләр телне начар белә, урысча сөйләшәләр, татар теле укытылмаса, 5-10 елда тамашачы калмаячак" дип әйткән идегез. Әле дә шул фикердә каласызмы?

– Телебезне пропагандалау бетсә, ул 5 елда гына түгел, тизрәк тә бетәргә мөмкин. Шуңа күрә үземнең фикеремдә калам. Чөнки үзебезнең телне, гореф-гадәтләрне үзебез саклап калырга тиешбез. Бу беренче чиратта гаиләдән килә.

– Данир Сабиров "тел өчен көрәшергә түгел, тел өчен сөйләшергә кирәк" дип белдерде. Сезнең бу фикергә карашыгыз?

Үземнең бергә уйнап үскән дусларым, татар егетләре гаиләләрендә урысча сөйләшә

– Данир күпмедер дәрәҗәдә хаклы. Тел өчен сүз ярыштырырга кына түгел, нәрсәдер эшләргә, сөйләшергә, аралашырга, күбрәк үрнәк күрсәтергә кирәк. Шулай да әти-әни үзе урысча сөйләшсә, гаиләдә булмаса, без генә бу мәсьәләне чишә алмыйбыз. Үземнең бергә уйнап үскән дусларым, татар егетләре гаиләләрендә урысча сөйләшә. Хәтта мин үземнең туганнарым белән, туганнарымның балалары белән дә кайчакта урысча сөйләшеп китәм, үзем дә шуны сизмим. Менә бу зур проблем. Гаиләдә моны аңлап, балаларга җиткерергә кирәк. Чөнки тел югалса, милләт юкка чыга. Ә юкка чыккач, соңыннан терсәгеңне тешләсәң дә, соң булырга мөмкин. Әлеге вакытта безнең телебез бар, җырларыбыз, моңнарыбыз, биюләребез бар. Шуларны онытмаска кирәк.

– 2017 елда сез Азатлыкка интервьюларыңның берсендә "без үз телебездә җырларга, моңланырга, сөйләшергә хокуклы милләт", дип әйткән идегез. Ул хокукларны татарлар таләп итәме? Үзегез таләп итәсезме?

– Үзебезнең концертларда мин гореф-гадәтләр, җыр, моң, биюләрне беренче урынга куям. Мин Кавказ, Чечня якларына барып кайттым. Андагы яшьләр үзләренең милли җырын куеп, рәхәтләнеп бииләр, җырлыйлар. Берсе дә исерек тә түгел, наркотик кулланудан да түгел бу. Бары тик үзенең культурасын саклап калган. Безнең халык та шуңа омтылырга, шундый булырга тиеш. Бездә үзебезнең татар биюләре, татар җырлары булырга тиеш. Бердәм булып, бер-беребез өчен җан атып, бер халык булырга тиешбез.

Ришат Төхвәтуллин гаиләдә телгә игътибарны арттырырга чакыра
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:31 0:00

Башкортстан белән Татарстанны, башкортлар белән татарларны чагыштырсак, кемдә милли хис күбрәк дип уйлыйсыз?

– Аерып әйтеп булмый. Әлбәттә, халыклар бер-берсенә охшаш. Башкортстанда да, Татарстанда да, гомумән Русиядә дә милләттәшләребез бер үк. Әмма бездә традицияләр, колорит, татар халкына гына хас булган менталитетыбыз бар.

– Милли стратегия турында ишеткәнең бардыр инде. Төп эшли торган инструмент итеп нәрсәне атый аласыз? Нинди тәкъдим кертер идегез бу стратегиягә?

Балалар бакчасында, мәктәптә кеше татарча сөйләшергә оялмасын

– Монда татар телен модага кертергә кирәк. Балалар бакчасында, мәктәптә кеше татарча сөйләшергә оялмасын. Әлбәттә күп нәрсә хөкүмәттән дә тора. Хөкүмәт тарафыннан күп кенә мәсьәләләр куелырга тиеш һәм төгәл тикшереп барырга кирәк. Без барысын да аңлап бетерә алмыйбыз, бәлки, берәр авырлыклары да бардыр. Шулай да бүгенге көнгә кадәр татар теле булу белән без иң беренче чиратта Илһам Шакировка рәхмәтле булырга тиешбез. Ул безгә үрнәк күрсәтте, татар телен онытып баручылар арасында Илһам абыйның җырын ишеткәч, кире татар телен өйрәнүчеләр күп булды. Менә шундый үрнәккә тукталыйк бу мәсьәләдә. Җыр, сәнгать белән татар телен алып калырга кирәк.

– Хәзер 9-10 мең тамашачы җыеп стадионда концерт куйган татар җырчыларына шаккаталар. Аны сез дә җыя аласыздыр. Андый концерт куючыларга атказанган артист исеме бирергә, премияләр тапшырырга кирәк дигән фикерләр яңгырый. Сезнең моңа карашыгыз нинди?

Тамашачы саны артыннан чабу ярышында минем катнашасым килми

– Лаеклы икән, бирергә кирәк. Дәүләт системында бу мәсьәләне генә чишә алырдай кешеләр утыра, әлбәттә. Минем моңа бернинди кагылышым да юк. Халык әйтсә – хак әйтә. Стадион җыючы артистларга – афәрин диюдән кала, бер сүзем дә юк. Әмма минем концертка килгәндә, минем үз фикерем бар, ул боз сарайлары, ареналар, концерт өчен яраклы итеп төзелмәгән. Анда акустика да начар, суык, урындыклар да уңайсыз, йә басып, йә ерактан карарга кирәк. Минем өчен тамашачылар санын күбрәк итеп күрсәтү мөһим түгел. Тамашачы саны артыннан чабу ярышында минем катнашасым килми. Әгәр меңләгән кеше өчен концерт заллары төзелсә, ул залларда без концертлар куярбыз дип уйлыйм. Тамашачы барып җитә алырдай урын буламы, кайда була, мин анысын әйтә алмыйм, дөресен әйткәндә, белмим дә. Әмма шундый концерт заллары булдырылса, әлбәттә, аларда без үзебезнең концертларыбыз булыр дип уйлыйбыз.



Юбилей концертыгызда милли төсмерле чыгышлар булачакмы? Җырчыларны ничек сайладыгыз?

– Безнең күп артистлар җыеп "солянка" ясау максаты юк иде. Иң хөрмәт иткән, тугры дусларымны чакырдым. Филүс Каһиров минем өчен сәнгать юлында һәрвакытта яраткан, хөрмәт иткән иҗатташ абыем булды. Бүгенге көнгә кадәр мин аңа рәхмәтлемен. Минем юбилей концертларымда ул булмаса, дөрес булмас иде. Аның килүенә мин бик шатмын. Шулай ук бик талантлы җырчы кызлар Алия Карачурина, Гөлназ Асаева һәм Чулпан Йосыпова белән күпмедер дәрәҗәдә бер жанрда, бер дулкында йөрибез һәм алар белән концертларымны уздырып җибәрәбез. Бала чактан ук горурланып үскән, биюләрен карап үскән Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт бию ансамбленең минем концертта чыгыш ясавы белән чиксез горурланам һәм тамашачылар күңеленә дә хуш килер дип ышанып калам.​

– Концертыгызда татарның бөек шәхесләренең дә җырлары яңгыраячакмы?

– Әлбәттә, Илһам Шакиров репертуарыннан Филүс Каһиров белән дуэтлар да уйлап торабыз әле. Күп нәрсәне сөйләмим. Концертка килегез, күрерсез.​

– Иҗат студиясе булдыру нияте бар дигән идегез. Гүзәл Уразова да әйткән иде, җыр мәктәбе ачарга телим, дип. Бу сезнең әле хыялмы?

Татар җырчылары чыгару өчен ниндидер мәктәп булдыру уйларыбыз бар

– Минем студия төзелеп бетеп бара. Студия ачтым да, анда кеше булмау гына түгел, безгә төпле проект кирәк. Мин үземне җырлый башлаганнан бирле студия эшләре белән бәйлим. Аранжировка, көй язу, яздыру мәсьәләләре минем өчен кызык, хобби дисәм дә була. Киләчәктә гел җырлап йөреп булмас, яшь җырчыларны табу, шулай ук, бик матур яңгырый торган продюсерлык үзәге түгел, ә татар җырчылары чыгару өчен ниндидер мәктәп булдыру уйларыбыз бар.

Америкага барырга хыяллануыгыз дөресме?

Америкага барып, ул атмосфераны, мәдәниятне күреп кайтасым килә

– Әйе, минем күптәннән андый хыялым бар. Америкага барып, ул атмосфераны, мәдәниятне күреп кайтасым килә. Чөнки мин шуңа инандым: нинди генә сыйфатлы аудиоязма, җыр булмасын, алар Америкада яздырылган. Шуңа күрә иң беренче чиратта Америкадагы яздыру студияләрен барып карыйсым килә.

Филүс менә Америкага барып кайтты, студияләргә барды микән, юк микән, мин белмим, әмма минем төп хыялым, төп максатым шундый. Аларның җырларының сыйфат ягы күпкә югарырак, шуңа күрә өйрәнергә, камилләшергә дигән максат бар. Әле Филүсне күрмәдем, күрсәм, безнең дә Америкага барып кайтырга нинди мөмкинлекләр булуын сорыйм.



– Берничә ел элек Азатлыкка "Евровидениедә катнашырга теләгем бар", дип әйткән идегез. Әлегә Русия төбәкләрендә концертлар кую белән күбрәк шөгыльләнәсез. "Евровидение" кебек халыкара җыр бәйгеләрендә катнашмавыгыз нәрсәгә бәйле?

– Һәрбер нәрсәнең үз вакыты. Ашыгырга кирәкми, бар нәрсәне төптән уйлап эшлибез. Ходай кушса, ул якларга да барып чыгарбыз. "Евровидение"дә дә катнашып карыйсым килә. Тормышка ашырмы, анысы соңрак ачыкланыр. Әлегә хыял булып кала.

– Урыслашкан районнарда халык концертларыгызга тулы заллар белән киләме? Башлаганда һәм хәзерге гастрольләрдә тәрәккыять сизәсезме?

– Без, әлбәттә, тамашачылар саны артуын сизәбез. Мәсәлән, мин беренче тапкыр Менделеевскида булдым. Тулы зал белән каршы алдылар. Аларга беренче тапкыр килгәч, "бу татар районымы яки урысмы?" дип сорадым. Чөнки урыс шәһәренә килеп кергән кебек иде. Зал тулы татарлар иде. Һичшиксез, монда татарларның барлыгы сизелә. Сез беләсезме, татарлар бөтен җир шарында. Хәтта Африкага барып концерт куйсаң да, анда да татарлар бик күп. Менә Филүс бер ачык мисал күрсәтте, Америкага барып, татарча концертлар куеп кайтты. Безнең татарлар бөтен җир шарында.

– Нигә сез "Үзгәреш җиле"ндә күренмисез? Тәкъдим булмадымы?

– Башта бер-ике ел тәкъдим булды, әмма безнең графиклар бер ел алдан төзелә һәм без ул көнне берничек тә була алмыйбыз, репетицияләрдә дә катнаша алмыйбыз. Алдан әйтсәләр, әлбәттә, катнашыр идек.

"Тыңлачы, сандугач"ны джаз стилендә башкара алыр идегезме?

Безнең халыкка хас стильне, моңны аңлап бетерә алмыйлар

– Юк, мин аны берничек тә джаз стилендә күрмим. Гомумән, мин джаз стилендә җырлый да алмыйм. Мин экспериментларга бик яхшы карыйм, шулай да, миңа калса, ул безнең җырларга килешми, бозу гына кебек тоела. Миңа калса, "Тыңлачы, сандугач" менә шул килеш кала инде ул хәзер. "Үзгәреш җиле"н урыс режиссерлары әзерли, сизелә. Алар көчле, сүз дә юк. Әмма безнең халыкка хас стильне, моңны аңлап бетерә алмыйлар. Моңны беренче урынга куярга кирәк, аны урыслаштырырга кирәкми. Монда бик нечкә генә эшләргә кирәк. Шуңа күрә мин режиссерлар эзләгәндә, кызганыч, таба алмыйм. Мәскәүгә мөрәҗәгать итә алмыйм, чөнки безнең сәнгатьне аңлап бетерә алмыйлар. Татар теллеләр арасында югары дәрәҗәдә бөтен нечкәлекләрне аңлаганнар бик аз.

XS
SM
MD
LG