Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ришат Төхвәтуллин җырлары белән дискәтүкләрдәге яшьләрне тәрбияләмәкче


Ришат Төхвәтуллин дискәтүкләрдә яшьләрне тәрбияләмәкче
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:49 0:00

Казанда яшьләр өчен берничә төнге татарча күңел ачу урыны бар. Автор-башкаручы Илназ Сафиуллин оештырган Tatar Party - Kazan дискотекасында атна саен популяр татар җырчылары чыгыш ясый. Без булганда Ришат Төхвәтуллин килгән иде.

Татар дискәтүкләре яшьләрне һәр атна үзләренә җыя. Шуларның берсе – автор-башкаручы Илназ Сафиуллин оештырган Tatar Party - Kazan төнге тамашасы. Әлеге дискәтүк Корстон сәүдә үзәгендә һәр пәнҗешәмбе үтә. Күңел ачу урыны татарча дип саналса да, яңгыраган көйләр, үзара яшьләр сөйләшүе татар телендә генә түгел иде.

“Безнең көйләр 50гә 50 – яртысы татарча булса, калганнары чит ил һәм рус телле һитлар”, дип белдерде Илназ. Моны ул дискәтүккә төрле милләт вәкилләре килүе белән аңлатты. Аныңча, дискәтүк буе татарча җырлар гына әйләндереп булмый, яшьләрне кыздырыр өчен көнчыгыш музыкасы да кирәк. Башка дискәтүкләрдән тыш, Илназ бу клубны иң кыйбатлардан саный, чөнки бу дискәтүккә бүтән төрлерәк, зәвыклы, тәрбияле аудитория йөри, ди ул. Төнге чара булуга карамастан, меңләгән пар кичке дискәтүкләрдә дә бер-берен таба икән, ләкин үзе Илназ сөйгән ярын төнге клубта очратмаган.

Без сораштырган яшьләрнең дискәтүкләргә йөрүләренең төп максаты – танышу, бию, аралашу, күңел ачу. Кайбер егетләр фикеренчә, танышып, сөйләшүдән тыш, махсус “җиңел” кызларны “эләктерер” өчен килүчеләр дә бар. Бу мәсьәләдә Илназ Сафиуллин “һәрбер кешенең үз эше”, дип саный.

Tatar Party - Kazan дискәтүгенә сәяхәт
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:00 0:00



Tatar Party - Kazan төнге бию тамашасы оештыручылары дискәтүкне 90 процент татарча алып баруларын белдерде. “Монда татарча бер авыз сүз белмәүчеләр дә килә”, ди дискәтүктә күңел ачучы Салават белән Данис. Алар төнге танышуларның саф татар телендә генә бармавын әйтә. Егетләрнең бер төркеме үзләренә кыз, хәтта хатын эзләргә дә килә икән.

Ял итәргә килгән кызлар Румия һәм Айгөл дискәтүкнең саф татарча булмавыннан канәгать түгелләр. Алар фикеренчә, бу рус дискәтүге түгел, шуңа күрә ул саф татар телендә барырга тиеш. “Русча биисең килсә, башка урынга да барып була”, ди кызлар.

Tatar Partyда еш кына татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясый. Бу юлы Ришат Төхвәтуллин туры килде. Гадәттә, аларның яңа җырлар тәкъдим итеп, яшьләр белән бергә кальян тартып, биеп, күңел ачып кайтулары билгеле булды.

“Татар яшьләре җыелган җирдә үзеңне җиңел тоясың. Безнең милләттәшләребез начар күңелле була алмый, алар янында үзеңне җиңелрәк тотасың”, ди Ришат Төхвәтуллин. Элек Ришат бары тик зәвыклы чараларга гына йөргән, ә хәзер төнге тамашаларга да кушылган.

“Монда да шундый ук тамашачы, яшьләрне дә тәрбияләргә кирәк. Репертуарымдагы шаян җырлар белән генә түгел, гомумән, тирән мәгънәле, зәвыклы җырлар белән мин үземә яшь тамашачыларны табам”, дип белдерде ул.

Төхвәтуллин Ваһапов вакыфы җитәкчесе Рифат Фәттахов белән килешүе өзелгәч, мөстәкыйльлеккә, иреккә чыккан. Җырчы бүген үзенә-үзе хуҗа. Төнге клубларга, татарча дискәтүкләргә йөрүен ул, шаян елмаеп, иҗат итәргә дәрт өсти, көч бирә дип аңлатты.

XS
SM
MD
LG