Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яшьләр өчен татарча чаралар күбрәк булсын иде"


Әлмирә Әгъзәмова
Әлмирә Әгъзәмова

Вконтакте челтәрендә Казанның татар чараларын яктырткан "Казан. Татарча кайда ял итәбез?" исемле төркем эшләп килә. Аның максаты һәм эш барышы турында Азатлыкка Әлмирә Әгъзәмова сөйләде.

Бүгенге көндә интернет аша төрле чаралар турында белү бик җиңел. Шулай да, Казандагы чаралар турында күбесенчә русча хәбәр ителә. Татар чараларын, концертларын, җыеннарын да яктырту эше әлегә җайга салынмаган.

Күптән түгел Вконтакте челтәрендә Казанның татар чараларын яктырткан "Казан. Татарча кайда ял итәбез?" исемле төркем эшен башлап җибәрде. Аны Әлмирә Әгъзәмова исемле яшь кыз алып бара.

Әлмира – Чистай кызы. Хәзерге вакытта Казан университетының татар журналистикасы бүлегендә белем ала. Шулай ук КХТИ-да юрист белгечлеген үзләштерә. Татар чараларын яктырткан берләшмә турында ул Азатлык сорауларына җавап бирде.

​–​ "Татарча кайда ял итәбез" дигән төркем фикере ничек барлыкка килде? Эшне ничек башлап җибәрдегез?

"Казан. Татарча кайда ял итәбез?" бите сурәте
"Казан. Татарча кайда ял итәбез?" бите сурәте

– Әлеге төркемне булдыру фикере журналист Рөстәм Исхаковка килде. Мин аның белән күптәннән таныш, бергә чаралар үткәрдек, ул миңа төркемне бергә алып бару һәм аны үстерү тәкъдимен ясады. Миңа бу шактый кызык булып тоелды һәм бергә бу проектны эшли башладык. Хәзергә мин бу төркемнең идарәчесе булып торам.

Рус телендә моңа охшаш бик күп төркемнәр бар. Мисал өчен "Казань. Куда пойти?" берләшмәсендә 300 меңгә якын кеше бар. Без шундый юнәлештә булган татарча төркемне алып барырга омтылабыз да. Чөнки татарча интернетта бер мәйданда җыелган афиша-рекламнар тәкъдим иткән урын юк.

– ​Берләшмәгездә мәгълүмат шактый күп. Нинди чараларны тәкъдим итәсез? Шулкадәр мәгълүматларны кайдан аласыз?

– Чараларга килгәндә, концертлардан башлап, ярминкәләргә кадәр бөтен вакыйгаларны урнаштырып барырга тырышабыз. Концерт, театр афишалары, ярминкәләр, күргәзмәләр, соңгы ара өчен актуаль булган Яңа ел чаралары – боларның барысының да татарларга кагылышы бар, яки алар нейтраль (мәсәлән, шул ук ярминкәләр, яңа ачылган урыннар, гаилә өчен ял итү урыннары).

Мәгълүматны интернеттан, артистларның шәхси төркемнәреннән, төрле сайтлардан алабыз. Театрларга баргач, аннан афишалар күреп, фотога төшереп кайтабыз. Мәгълүматны күбесенчә интернет челтәреннән алабыз, шуларны бер урынга туплап, матурлап, халыкка аңлаешлы итеп элергә тырышабыз.​

​– ​Төрле җырчылар белән хезмәттәшлек итәсезме?

Әлмирә Әгъзәмова
Әлмирә Әгъзәмова

– Әлбәттә. Без төркемдә һәрдаим билетлар уйнатабыз. Бу, үзенә күрә, язылучыларны арттыру ысулы да, аудитория белән элемтәдә булуыбыз да. Репостлар ярдәмендә билетларны уйнатабыз. Мисал өчен Уразовалар, Ваһапов фонды, Раяз Фасыйхов, Казан егетләре, Илсөя Бәдретдинова чараларына билетларны уйнаттык. Артистларга да реклам бит бу. Алда безнең "Мунча ташы" театрына планлаштырылган билетлар бар. Шулай ук теләгән артист-җырчы, алып баручы үзе турында мәгълүмат туплап безнең төркемгә реклам сыман урнаштыра ала.

– ​Алга таба киңәю планнарыгыз бармы соң?

– Әлбәттә, әлегә төп максатыбыз - аудиторияне киңәйтү, яңа язмалар әзерләү, аларның сыйфатын арттыру. Тел ягыннан да, бизәү һәм фото-видео ягыннан да безнең төркем халыкка кызык булсын иде, җайлы итеп бүген кая барырга була икән дип, кереп тикшерү урынына әйләнсен иде. Киләчәктә татар җырчылары, алып баручылары, фотога төшерүчеләр өчен реклам урыннары бирелү дә карала. Тик әлегә төркемне үстерергә кирәк.

– ​Яшьләр өчен чараларны яктыртасызмы?

– Яшьләр өчен, дөресен әйткәндә, күбрәк татарча дискәтүкләр, концертлар оештырыла, аларны төркемгә куябыз, шулай ук "Калеб" кебек чараларны, әдәбият-сәнгать сөюче яшьләргә театр, форум, төрле җыеннарны да куеп барабыз. Әлбәттә, Казанда яшьләр өчен татарча чаралар күбрәк булсын иде. Без аларны барысын да яктыртып барыр идек.

XS
SM
MD
LG