Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Америкада Филүс Каһировның концертлары бара


Нью-Йорктагы концерт
Нью-Йорктагы концерт

5-13 февральдә Төньяк Америкада җырчы Филүс Каһиров һәм аның иҗатташ дусларының концертлары бара. Азатлык татарларның Америкадагы беренче шундый тәҗрибәсе хакында оештыручылар һәм тамашачылар белән сөйләште.

10 февраль кичендә Нью-Йоркның Бруклин музыка йорты бинасында җырчы Филүс Каһиров, баянчы Рөстәм Рәхмәтуллин, "Мирас" бию ансамбле катнашында татарча концерт оештырылды.

Концертка кадәр артистлар Нью-Йорк татар оешмасының тарихи бинасында булды. Анда Казаннан килгән артистлар белән чәй мәҗлесе, танышу, аралашу кичәсе үтте. Ул көнне татар җырчысын күрергә дип өлкән буын активистлар, элеккедән килеп урнашкан һәм яңа күченгән татарлар җыелган иде. Алар Филүс Каһиров башкаруында бер генә җыр ишетте.

Нью-Йорк татарлары кичәсе
Нью-Йорк татарлары кичәсе

Кичәдә катнашучыларның барысы да диярлек концертка да җыелды. Җирле татар-башкортлардан тыш чарага Коннектикут, Мичиган, Висконсин штатларыннан да татарлар килде.

Нью-Йорктагы тамашага йөзләп кеше җыелды. Тамашачылар арасында татарлар гына түгел, аларның башка милләттән булган дуслары, аерым алганда һиндлар, американнар, урыслар, төрекләр дә бар иде.

Каһиров башта классик җырларны башкарды, озын татар көйләрен дә сузды, совет заманында популяр булган эстрада җырларына да тукталды.

Концерт татар һәм урыс халык биюләре, танго белән дә аралаштырылып барды. Каһиров татарчадан тыш, инглизчә бер классик җыр, итальян операсынннан бер өзек, төрекчә җыр башкарды.

Мәрхүм Илһам Шакиров истәлегенә "Сандугач" җырын микрофонны куеп җырлагач, зал аны аягүрә басып алкышлады. Концертта шулай ук Торонтодан килгән татар активисты Рушад Рәхимов баянда берничә әсәр уйнап күрсәтте һәм Мичиганнан килгән 5 яшьлек Рәсүл Якупов "Мин яратам сине Татарстан" җырын башкарып халыкны сөендерде.

Нью-Йорта Филүс Каһиров концерты
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:15 0:00

Ахырда бөтен зал басып "Туган тел" җырын башкарды һәм озак кына артистлардан аерыла алмады, сәхнәгә менеп чиратлар торып фотога төште, җырчының дискына кул тамгасын куюын көтеп торды.

"Бик көтелгән концерт булды, тагын килсеннәр, безгә андый концертлар тансык, артистларны бик көтеп алабыз" дип әйтте үзен Рушан ханым дип таныткан бер тамашачы.

"Миңа бик ошады, тагын артистларны күрергә язсын иде, бу чараны без бик көтеп алдык, бигрәк тә Филүснең Илһам Шакиров җырын башкаруын яраттым", диде 90 яшьтән узган татар активисты Рокыя Вафалы.

Концерт ахырында Нью-Йорт татар оешмасы исеменнән милли хәрәкәт җитәкчеләренең берсе Илдар Агиш чыгыш ясады һәм оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде. Ул концертлар оештыру авыр икәнен әйтте һәм оештыручылар да моны раслады.

Соңгы елларда Татарстан мәдәният министрлыгы ярдәме белән татар артистлары АКШ cабантуйларына килде, әмма Төньяк Америка буйлап зурлап концертлар белән чыгучылар моңарчы булмады.

Филүс Каһиров, баянчы Рөстәм Рәхмәтуллин, "Мирас" бию ансамбле шактый чыгымлы юлга чыгарга батырчылык иткән беренче артислардыр, мөгаен. Турны оештыруга Америкадагы күп кенә татар чараларын алып баручы Илмир Әхмәтҗәнов алынды.

Илмир Әхмәтҗәнов
Илмир Әхмәтҗәнов

"Татарча концертлар оештыру – җиңел эш түгел, ул шактый көч һәм ресурс таләп итте. Миңа һәм Филүскә үз акчаларын да тотарга туры килде. Бу Төньяк Америкада беренче шундый гастроль булды. Проектыбыз уңышлы булды дип әйтә алабыз. Торонтода, Вашингтонда җирле татарлар ярдәме белән концертлар уңышлы үтте. Иң зурысы Нью-Йоркта булды. Алга таба да дәвам итәргә уйлыйбыз", диде Азатлыкка Әхмәтҗанов.

Аның әйтүенчә, Казаннан инде күп кенә артистлар шундый ук концертлар оештыру мөмкинлекләре турында кызыксынган.

кайбер татар эстрадасы артистларына әле үсәргә, күп әйбергә өйрәнергә кирәк

"Мин аларга җырчыларның осталыгы Филүснекеннән дә ким булмаска тиеш дип әйтәм. Монда татарлар гына түгел, итальяннар да, американнар да, башкалар да тыңлый ала торган, заллар тутырып тамашачылар җыя торган артистлар булырга тиеш. Алар аша без үзебезнең татар мәдәниятен башка милләтләргә дә күрсәтә алыр идек. Безнең кайбер татар эстрадасы артистларына әле үсәргә, күп әйбергә өйрәнергә кирәк" дип сөйләде Әхмәтҗанов.

Татарлар ягыннан да концерт оештыруга төрле караш булган.

Кайберәүләр "без $20 туләргә дә риза түгел, Татарстан мәдәният министрыгы түләсен", дип әйткән, башкалар унышар билет алып туган-тумачалары белән җыелып килгән. Халыктан яклау һәм рухи теләкләштек булса, концертларны дәвам итәргә уйлыйбыз", диде Илмир.

Филүс Каһиров та үзенең концерт турын бик уңышлы дип бәяли һәм үзе өчен зур вакыйга дип саный.

Филүс Каһиров
Филүс Каһиров

"Бу тур мин көткәннән дә әйбәтрәк килеп чикты. Америкага аерым артистлар килгән булган, әмма болай тур белән килүче булмаган икән. Бу – тарихи вакыйга. Тамашачылар һәр җырны тәмләп, җылы каршы ала. Артистларга нәрсә кирәк инде – җылы мөнәсәбәт. Рәхмәт Америкага, рәхмәт Америка татарларына. Бер юлны салгач, тагын киләсебез килә, башка артисларга да киңәш итәр идем. Алар кызыксынып торалар, Аллаһ боерса, алар да килер, үзләренең концертлары белән шатландырыр.

Нью-Йоркка кадәр иҗади төркем Канаданың Торонто шәһәрендә, АКШның Питсбург һәм Вашингтон калаларында чыгыш ясарга өлгерде. Нью-Йорк аларның сәфәрләренең дүртенче тукталышы булды. Соңгысы - 13 февральдә Майамида узачак.

XS
SM
MD
LG