Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар халкы Илһам Шакиров белән хушлашты


Илһам Шакиров белән хушлашу

18 гыйнвар Казанда татар халкының мәшһүр җырчысы Илһам Шакиров белән хушлаштылар. Татарстан башкаласында аның исемендә концерт залы һәм фестиваль барлыкка киләчәк.

Илһам Шакиров ​белән хушлашуның рәсми чарасы Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узды. Мәшһүр җырчыны соңгы юлга озатырга күп халык килде. Шәһәрнең үзәк урамнары вакытлыча ябылды.

Халык Илһам Шакиров белән хушлашыр өчен иртәнге сәгать тугыздан килә башлады. Театр бинасы алды тимер рәшәткәләр белән камап алынса да, башта керү җайлы оештырылды. Соңрак зал тулды, утырыр урын калмады, театрга чират барлыкка килде. Татарстан җитәкчелеге килгәннән соң театрга кешеләрне кертмәделәр, алар өчен урамда экран урнаштырылды.

Татарлар Илһам Шакиров белән хушлашты
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:12:27 0:00

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясап, "Kazan Expo" халыкара күргәзмә залында 3000 кеше сыйдырышлы концерт залы булачагын хәбәр итте һәм әлеге залга Илһам Шакиров исемен кушу тәкъдимен әйтте.

"Андый кешеләрне дөньяга бер генә килә дә, мәңгегә истә кала диләр. Без аның исемен мәңгеләштерергә тиеш. 2-3 ай эчендә без зур 3000 кешелек концерт залы төзеп бетерәбез, шул залга Илһам абыйның исемен бирергә тәкъдим итәм. Илһам Шакировны мәңгеләштерү буенча програм кабул итәрбез, аны мәңге истә тотарбыз. Илһам абый, сиңа зур рәхмәт!" диде Миңнеханов ​.

Татарстан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев рухи мираска игьтибарны арттыру һәм Илһам Шакиров исемендәге фестиваль булдыру кирәклеген әйтте.​

"Без моны бик матур итеп уйларга тиешбез. Безгә оешырга гына кирәк. Илһам Шакировка игътибар бирелде, аллага шөкер. Нәрсәдер үкенечтә калды дип булмый", диде Шәймиев.

Халык чараны урамда зур экранда карады
Халык чараны урамда зур экранда карады

Опера һәм балет театры меңнән артык кешене сыйдыра. Зал шыгрым тулы иде, керә алмыйча урамда калган кешеләр дә шактый булды. Алар чараны театр янына урнаштырылган зур экраннан карады.

Азатлык хәбәрчесе җеназага килүчеләрнең фикерләрен белеште.​Сөләйман Шакиров үзенең дә 83 яшьтә булуын һәм Илһам Шакиров белән күрешеп яшәве турында сөйләде:

Сөләйман Шакиров
Сөләйман Шакиров

– Ул чакта артистлар бөтен авылларны йөреп чыга иде. Хәзер генә ул район үзәгенә киләләр дә, шуның белән вәссәләм. Дөрес, авыллар кечерәйде, ләкин бит анда халык бар әле. Ә Илһам абый беркайчан да халыкны бүлгәләмәде, бөтен кешене тигез күрде. Залда ун кеше генә утырсын, ул барыбер җырлый иде. Хәзер ярты залдан азрак кеше булса, җырчылар концерт куймыйча да китә.

Татарстанның халык артисты, баянчы Рамил Курамшин Илһам абый бригадасында 20 елдан артык эшләгән. Ул да бүгенге эстрада турында борчулары белән бүлеште:

– Аның җырлары безнең өчен өлге булырга тиеш. Бүген эстрадада меңләгән җырчы бар дибез. Аларның кайсылары Илһам абый җырларын өйрәнеп, аның тәэсирендә үсте икән? Илһам абый өлкән буын мәктәбен үткән кеше. Студент чагында Гөлсем апа Сөләймановага барып җырлаган. Гөлсем апа тыңлап киңәшләрен бирә торган булган. Бу бит өлкән буын җырчыларны тыңлап, алардан сабак алып камилләшергә кирәк дигән сүз. “Карурман”, “Зиләйлүк”ләрне җырларга, билгеле инде, консерваториядә өйрәтмәгәннәр аңа. Ул аларны бала чагыннан Гөлсем апаларны, Рәшит Ваһаповларны тыңлап өйрәнгән. Рәшит Ваһапов дигәннән, аларның бит язмышлары бер чама. Илһам абыйның да әтисе репрессияләнә, Рәшит абыйның да гаиләсенә шушы афәт килә. Хәтерлим, Илһам абый иң беренчеләрдән булып Рәшит Ваһапов турында “Ул бөек җырчы иде” дигән мәкалә язды. Онытылган Ваһаповны хәтеребездә яңартучы ул булды. Илһам абыйга профессионал композиторлар да, һәвәскәрләр дә бик күп җырлар бирәләр иде. Чөнки беләләр: Илһам абый җырны башлап җырласа, ул шунда ук популярлаша. Ләкин ул бөтен җырны да репертуарына алмый иде. Мәкаме булган җырны җырлыйм дип әйтә иде. Онытылган халык җырларын да кире кайтаручы ул иде безнең. Аның үзе иҗат иткән җырлары да бар. Болар – “Син сазыңны уйнадың”, “Идел буе каеннары”, “Сөенечкә дисәм”, “Һаман истә”, “Безнең Идел буйларында”, “Мәңгелеккә китеп барам” дигән җырлар. Һай, аның кадәр эшләр башкарган тагын берәр кеше булыр микән бездә...

Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина "гаиләле булуымда да Илһам абыйга рәхмәтлемен" дип искә алды:

– Без Илһам абый белән якташлар. Мин 80нче алларда Түбән Камада музыка училищесын тәмамлагач, бер ел җыр һәм бию ансамблендә эшләгәннән соң, татар филармониясендә Илһам Шакиров бригадасында килеп кушылдым. Ул безнең сәхнә атабыз булды. Мин аның мәктәбен үтүем белән бик бәхетле. Илһам абый тормышымда бик зур роль уйнады. Мине Азат белән кавыштыручы да ул иде. Шуңа күрә Илһам абыйның вафаты турындагы хәбәр безнең гаиләбезгә, гомумән, татар халына зур кайгы алып килде дияр идем.

Илһам абый кебек җырчы, белмим кайчан туар икән? Туса да, ул кешене безнең буын күрә алмас инде. Без исә Илһам абый белән эшләгән кешеләр булуыбыз белән бәхетле. Аның хакында күңелдә якты истәлекләр генә калды. Моннан ике ел элек Азат, мин, Хәмдүнә Илһам абыйның хәлен белергә барып, бик матур итеп сөйләшеп, җырлашып утырган идек. 3 октябрь иде ул. Бу датаны истә калдыруымның шатлыклы сәбәбе бар. Илһам абый белән җырлашып утырганда телефоннан оныгыбыз тууы турында хәбәр иттеләр. Илһам абый шатлыгыбызны уртаклашкан иде. Декабрь азагында хәлен белешеп кайттык. Ул чакта инде ул безне танымады.

Галиәсгар Камал театры артисты Ренат Таҗетдинов та Илһам абый концертында булачак хатыны белән танышуын искә алды һәм артистларның авыр чакларда аның исемен файдалануларын сөйләде:

– Илһам абый тәэсирендә бик күп сәләтле җырчылар барлыкка килде. Чөнки Илһам Шакиров ул үзе бер мәктәп. Күңелемнең төрле чагы була. Ял итәсем килсә дә, сорауларыма җавап табарга теләсәм, мин Илһам абый җырларын тыңлыйм. Илһам абый иҗаты булачак хатынымны табарга ярдәм итте. Гастрольләрдә йөргәндә, безнең белән Илһам Шакиров дип әйтсәк, ябык рестораннарнарның ишеге ачыла иде. Илһам абыйның Фәридә Кудашева турунда язган мәкаләсен хәтерлим. Шушы бер мәкалә нигезендә генә дә фәнни эш язарга булыр иде. Ул безнең акыл иясе дә.

Илһам абыйның үзен күрү, җырын ишетү өчен ниләр генә эшләми идек, дип искә алды аның бригадасында җырлаган Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева:

Хәмдүнә Тимергалиева
Хәмдүнә Тимергалиева

– Илһам абый тавышын беренче тапкыр патефоннан ишеткән идем. Ул вакыттагы хәйран калуларны күрсәгез сез! Аннары авылга радио керттеләр. Бер иртәдә ул “Чулпан” җырын башкарды. Шунда күз чите белән генә булса да күрәсе иде бу җырчыны дигән теләк туды. Стәрлетамакта укыганда миңа андый бәхет елмайды. Илһам Шакиров концерт куя дигән хәбәр таралган иде инде. Укырга барганда алар урнашкан кунакханә турыннан уздым. Илһам абый эскәмиядә газета укып утыра. Укырга бармыйча көне буе Илһам абыйны күзәтеп йөрдем. Кичен апам концертка алып барды. Аның төркемендә абыйлы-энеле гитара уйнаучы Сабитовлар да чыгыш ясый иде. Берсе кара, икенчесе сары чәчле. Илһам абыйның, аттан ала да, кола да туа, дип шаяртканы истә. Аның белән бергә эшләгән еллар – иң бәхетле еллар. Илһам абый мине җырларга өйрәтте. Миңа җырчы буларак та, кеше буларак та үрнәк ул.

Башкорстанның һәм Татарстанның халык артисты Идрис Газиев:

– Илһам абыйның вафаты – минем өчен бик авыр хәбәр булды. Бу буранда ничек юлга чыгарга дип бәргәләндем, озату җомга булачак дигән хәбәр ишеткәч, бераз күңел тынычланды. Төнлә юлга чыктык, юл буе җырларын тыңлап килдек. Балачактан аны тыңлап, аңа охшарга тырышып җырлаган буын ләбаса без. Илһам абый балачак хыялымны тормышка ашырырга булышкан кеше дә. 13 яшемнән аның пластинкаларына кушылып җырлап, эх, Илһам абый белән бер сәхнәдә чыгыш ясарга иде дип хыялланган кечкенә генә буйлы татар малае мин. Шушы хыял 1992 елда, Камал театрында куйган концертта тормышка ашты. Илһам абый зур гына чәчәк гөлләмәсе күтәреп үзе сәхнәгә күтәрелде, тәбрикләде. Бу минем тормышымдагы иң бәхетле мизгелнең берсе иде.

Башкорстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов мондый тавыш гасырга бер генә була дигән фикердә:

Айдар Галимов
Айдар Галимов

– Әле ярый килә алдым. Илһам абыйга ничек баш имисең дә, ничек хөрмәтеңне күрсәтмисең инде? Чөнки күпме үземне беләм, шул кадәр Илһам абый тәэсирендә яшим. Ул һәрвакыт янәшәдә, җырлары колакта гел яңгырап тора. Мондый тавыш ул Ходайдан һәм гасырга бер генә була. Бу – безнең милли тавыш, җырлары – безнең тарих. Исән чагында күрешә идек, һәрвакыт шаяра иде, төрттереп тә куйгалый иде. Мин күрешкән саен, Илһам абый, исәнмесез, мин Айдар Галимов, дим икән. Ара ерак, еш очрашмыйбыз, үземчә хәтерендә тотмыйдыр, дип уйлаганмын, күрәсең. Ул, беләм инде, гел Айдар дип тормасаң да була, дип әйтә иде. Җор телле кеше иде.

Фирдүс Тямаев биш яшендә Илһам абый каршында урындыкка басып җырлаганын хәтерли. Шуннан бирле мин дә аның кебек җырчы булам, дип уйлаганмын, күрәсең. Тямаев янәшәсендә Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев та бар иде. Ул Фирдүсне үзенә дәрескә йөрергә чакырды. "Илһам абый гомер буе укыды, сиңа да кирәк", диде.

Илһам Шакировның бертуган апасы Зәйнәп Гәрәева Азатлыкка мәшһүр җырчының бала чагы турында хәтирәләрен сөйләде.

Зәйнәп Гәрәева: "Илһамны мин карап үстердем"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:35 0:00

Мәрхүмгә җеназа намазы Мәрҗани мәчетендә укылды.

Мәрҗани мәчетендә җеназа
Мәрҗани мәчетендә җеназа

Илһам Шакиров Казанның Яңа бистә зиратында җирләнде. Аның кабере Туфан Миңнуллин, Миркасыйм Госманов, Шамил Закиров каберләре янәшәсендә.

Илһам Шакиров рухына дога
Илһам Шакиров рухына дога

Татар халкының мәшһүр җырчысы Илһам Шакиров озак авырудан соң 83 яшендә 16 гыйнвар вафат булган иде.

фикерләр (5)

XS
SM
MD
LG