Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илһам Шакир җырлары читтәге татарларны да рухландырды


Татар артистларының Финляндиягә беренче сәфәре. Һелсинки, 28 май 1968 ел. Сулдан: Венера Шәрипова, Айрат Арсланов, Гомәр Даһер, Илһам Шакиров (президент Урһо Кекконен белән күрешә), Рөстәм Яхин, Марс Макаров, Морат Әхмәтов. Фото: Гомәр һәм Халидә Даһер архивыннан
Татар артистларының Финляндиягә беренче сәфәре. Һелсинки, 28 май 1968 ел. Сулдан: Венера Шәрипова, Айрат Арсланов, Гомәр Даһер, Илһам Шакиров (президент Урһо Кекконен белән күрешә), Рөстәм Яхин, Марс Макаров, Морат Әхмәтов. Фото: Гомәр һәм Халидә Даһер архивыннан

Читтә яшәүче татарларга таралган тәлинкәләрдән без иң беренче буларак Илһам Шакир башкарган халык җырларына гашыйк булдык. Бу әсәрләр безгә рух бирде, татарлыгыбыз белән горурлана башладык.

Дистә еллар элек Совет берлеге тимер пәрдә белән томаланган вакытта без ерак диаспорада - Төркия, Финляндия, Германия һәм башка илләрдә яшәгән татарлар ил турында берни дә белми идек. Татарның символы буларак Казан, Тукай һәм Сөембикәне генә белә идек дисәк, ялгыш булмас. Без укыган әсәрләр, спектакльләр, шигырьләр Кытай, Япония һәм Финляндиядә басыла иде. Халык җырларын исә өлкәннәрдән өйрәнә идек.

Безгә илнең ишеген ачкан хәрәкәт 1967 елда Һелсинкида доцент Гомәр Даһер төзегән Габдулла Тукай җәмгыяте аркылы булды. Мәскәүнең Һелсинкига мөнәсәбәте начар түгел иде. Хәтта дипломатик жаргонда "финляндизация" дигән әйтем таралган иде. Шуның аркылы Казан белән Финляндия татарлары арасында элемтә төзелде. Беренчеләрдән буларак Тамперега Илбарис Надиров белән Искәндәр Абдулла килделәр. Алардан соң атаклы татар җырчылары һәм артистлар Илһам Шакир, Морат Әхмәт, Айрат Арслан, Венера Шәрипова һәм Марс Макаров Һелсинкидә 1968 елда концерт бирделәр. Алардан соң композитор Рөстәм Яхин бер төркем музыкант белән Тампереда да концерт бирде.

Илһам Шакир җырлары безгә рух бирде, татарлыгыбыз белән горурлана башладык

Бу сәнгатькәрләрнең тәлинкәләргә язылган әсәрләре ерак диаспорага тарала башлады. Шул вакыт без иң беренче буларак Илһам Шакир башкарган халык җырларына гашыйк булдык. Бу әсәрләр безгә рух бирде, татарлыгыбыз белән горурлана башладык. Ләкин Көнбатыш белән Совет берлеге аралары кабат бозылгач, элемтәләр дә өзелде. Горбачев хакимияткә менгәч кенә яңадан илдән хәбәр ала башладык. 1992 елдан соң исә Казанда Илһам Шакирның концертларын җанлы рәвештә тыңладык.

Мин үзем Илһам Шакир белән беренче мәртәбә 1992 елның Рамазан гаете намазында таныштым. Шуннан соң ничә мәртәбәләр төрле җирләрдә очраштык. Иң соңгы очрашуыбыз 2008 елның 29 августында Аккош күлендәге мәҗлестә булды. Минем "Милләт Мәҗлесе" дигән китабым яңа гына чыккан иде. Шунда мәрхүм Миркасыйм Госманов минем китапны тәкъдим иткән һәм катнашучылар кул куйган иде. Илһам Шакир гарәп хәрефләре белән кул куйды, бу инде аеруча игътибарга лаек. Туфрагы җиңел булсын! Ул җырлары аркылы мәңге яшәячәк.

Надир Дәүләт
Төркия

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG