Accessibility links

Татар җырының алпары


Илһам Шакиров (у), баянда Рөстәм Вәлиев, архив фотосы
Илһам Шакиров (у), баянда Рөстәм Вәлиев, архив фотосы

Ходай Илһам Шакировка җырлау талантын гына түгел, аң-фәһем һәм ихтыяр көчен дә кызганмый биргән.

"Совет Берлеге" дип аталган элекке илнең татар яшәгән нинди генә төбәкләрендә булмагандыр ул. Алтмышынчы-җитмешенче елларда инде туган телен мәктәпләрдә укудан мәхрүм, димәк, Тукайның да исемен ишетмәгән кан кардәшләргә татарлыкны искә төшереп, концертта гына булса да татарча әрнеп, татарча сөенеп алырга мөмкинлек биргән бердәнбер Илһам Шакиров бар иде. Дөрес, ул ялгыз түгел, биредә әлеге заманның бүтән затлы җырчыларын да искә төшерергә мөмкин. Тик нәкъ менә Илһам Шакиров кына "татар күңле ниләр сизгәнен өзлеп-өзлеп кенә әйтеп бирүче" буларак халык күңеленә кереп калды, тарихка күчте. Һәм бары тик ул гына "мискин булып торган өч йөз елда (күбрәк, һаман күбрәк шул!) тәкъдир безне ничек изгәнен" җыры белән, сүзе белән курыкмыйча әйтә алды. Зур сәхнәләрдә дә, ягылмаган авыл клубларында да. Чөнки ул үзе үк татар язмышының, чынга ашмаган милли хыялларның, реальләшмәгән мөмкинлекләрнең гәүдәләнеше иде.

Җырчылар, артистлар арасында Илһам Шакиров кебек эрудицияле башка берәүне күргәнем булмады

Ходай тарафыннан аңа, әлбәттә, олы талант бирелгән. Әмма Ходай Илһам Шакировка җырлау талантын гына түгел, аң-фәһем һәм ихтыяр көчен дә кызганмый биргән. Аңардан ике курс алдан укыган Фасил Әхмәт дусты турында болай яза: "Шәп, көчле, табигый тавышы булуга карамастан, Илһам казганды, һәрчак кулында китап, һәрчак пианино янында иде". Минем җырчылар, артистлар арасында Илһам Шакиров кебек эрудицияле башка берәүне күргәнем булмады. Татар әдәбиятын белү җәһәтеннән дә үз даирәсендә аңа тиңнәр юк. Ул яшьтән үк татар тарихы белән кызыксына, Октябрь фетнәсенә кадәр басылып, совет чорында тыелган әдәбиятны үзләштерү өчен, үзлегеннән гарәп имласын махсус өйрәнә хәтта. Нәкый Исәнбәтнең әллә кайчан, 1920 елда ук чыккан "Син сазыңны уйнадың" шигырен шул заманда иске бер журналдан таба да инде ул. Һәм шул сүзләргә искиткеч көй иҗат итә. Күбебез аны хәзер халык көе буларак беләбез. Ә шул ук Исәнбәтнең "Туган ил" шигыренә язылган җыр? Ул аның көен Финляндия татарларыннан алып кайттым дисә дә, җырдан Илһам аһәңе, Илһам өслүбе аңкып тора.

Үзе ул беркайчан да композитор данына дәгъва итмәде. Дан аңарда болай да җитәрлек. Ә онытылган күпме халык җырын табып, эшкәртеп яңадан халыкка кайтарды ул. Бу җырлар бүтән онытылмас, искермәс, дип ышанасы килә, чөнки алар, Илһам йөрәге аша үтеп, безнең күңелләргә күчте. Илһам Шакиров бөек җырларны сайлап ала беләме, әллә аларны ул үзе бөеклеккә күтәрәме? Икесе дә бардыр. Музыкаль һәм әдәби зәвыктан мәхрүм кеше олы җырчы була алмый. Көен Сара Садыйкова язган "Өченче көн тоташ кар ява" җыры сүзләренең авторы Мостай Кәрим менә ничек искә ала: "Минем тәнемне озак еллар сызлаткан мина ярчыгын Илһам Шакиров әйтерсең үз йөрәгенә суырып алды. Ул җырлый, ә яралы йөрәгеннән ап-ак кар өстенә тамчы-тамчы кызыл кан тама..."

Илһам Шакиров һәрнәрсәдән хәбәрдар иде, һәрнәрсә турында үз фикере бар

Сирәк-мирәк очрашкан чакларда Илһам аганы мин читтән күзәтергә ярата идем. Ул салмак кына сөйли, башын кыңгыр салып, истәлекләргә бирелә, уң кулын беләзектән бөгеп, талгын хәрәкәт ясап ала – гүяки атып төшерелгән киек казның соңгы һәм уңышсыз талпынышы. Сүзе бер тында агыла, кайчакта озак кына туктап тора, фикерләрен тәртипкә китерәме, әллә үзе генә белергә тиешле хәлләрне хәтерләп аламы... Тик бүлдергәнне яратмый, паузадан файдаланып, сүз кыстырсам – ә ул шактый озын чыга! – тәкатьсез кулын селти: "Син кеше тыңлый белмисең!" Мөгаен, аңа тыңлаучы да кирәкмидер, бу монолог аның үзенә генә мөһимдер. Тик бит ул публикага күнеккән! Менә сүз инеше тагын юл ала, инде күптән бакыйлыкка күчкән замандашлар, еллар, юллар... мәзәк хәлләрне искә төшерә, үз сүзеннән үзе көлеп ала һәм күп тә узмый, тавышы калтырап китә, күзе яшьләнә. Сәбәбен сорамыйбыз, бәлки аның Тукайны сагынган чагыдыр? Колакның кыяфәтенә карап, кешенең акыл кимәлен, холкын белеп була, имеш. Илһам Шакировның башы гүя колактан гына тора. Мин белгәннәр арасында андый зур колаклы тагын Миркасыйм Госманов кына бар иде. Дөнья шавын – ком шуышканнан алып ерактагы диңгез гөрелтесенә кадәр – ике локатор кабул итеп утыра. Илһам Шакиров һәрнәрсәдән хәбәрдар иде, һәрнәрсә турында үз фикере бар...

Сиксән бишенче елның җәендә Комлев (хәзерге Мөштәри) урамыннан барганда, каршыма Илһам Шакиров очрады. Мин, билгеле, аны таныйм, үзен татар санаган кем генә аны танымый иде икән ул елларда? Башны сизелер-сизелмәс кенә иеп, исәнләшкән атлы булып, үтеп барганда, аз гына ишарә ясап, бөек җырчы туктап калды: – Син Эркәил бит әле? – Ыркаел! – дип аны төзәттем мин. Мине тануына нык гаҗәпләндем, билгеле. Шундый кеше! Шундый... Мәхмүт Хөсәенчә, "мине беляляр!" дип шәрран ярып кычкырырлык бит. Әле кем белә диген...

Илһам Шакиров Финляндия президенты Урһо Кекконен белән күрешә. Татар артистларының Финляндиягә беренче сәфәре, Һелсинки, 28 май 1968
Илһам Шакиров Финляндия президенты Урһо Кекконен белән күрешә. Татар артистларының Финляндиягә беренче сәфәре, Һелсинки, 28 май 1968

– "Казан утлары"нда поэмаңны укыдым, – диде ул. Тынып калды. Атылган киек каз, муенын боргалап, һавада түгәрәк ясап алды. – Син дөрес юлдан барасың шикелле. Поэмада эпиклык булырга тиеш. Вакыйгага корылган булырга тиеш ул. Югыйсә күпләр поэма дип озын шигырь яза... – Һәм китеп барды.

Мин исә шомырт агачы янәшәсендә әдәби данның күләгәсен ябынып басып калдым. Аптырарлык та шул. Аңарчы да, аннан соң да мин татарча газет-журналларны даими укып баручы җырчыны күргәнем дә, ишеткәнем дә булмады. Соңыннан белүемчә, ул аларның барысын да өенә яздырып алган икән. Ул гына да түгел, кайбер журналларны Татарстаннан читтәге дус-танышларына да яздырган.

Ниндидер бер мәҗлестән Илһам ага, аның җияне шагыйрь Хәйдәр (ул 2000 елда фаҗигале рәвештә һәлак булды) белән бергә чыктык. Андый чакта тиз генә таралып булмый бит ул. Акрын гына төнге Казан буйлап киттек. Әбиләр чуагы иде. Эрмитаж бакчасы. Сары яфраклар ерып, тып-тын барабыз. Һәм шәһәр дә тып-тын. Ул заманда машиналар аз һәм төнлә аларның да сирәге генә йөри иде.

– Төнге Казан урамнарында йөрергә яратам, – дип куйды Илһам Шакиров. – Уйланырга җайлы. Күңел белән әллә кайларга китәсең. Тарихка...

– Мин Казанга килүгә, бөтен урамнарны, тыкрыкларны йөреп чыктым, – диде Хәйдәр.

– Таптыңмы соң үз Казаныңны?

– Таптым! – дип, зур авызын җәеп көлде Хәйдәр. Аннары моңсу гына: – Яңа бистә зиратында, – диде. – Анда сөйләшеп йөрергә кеше күп.

– Безнең Казан монда ул! Монда... Без аяк баскан җирдә, – дип, Илһам Шакиров җиргә тибеп алды. – Өстә дә, аста да... – Җияненә әллә каршы төште, әллә килеште.

Хәзер уйлыйм: Илһам Шакиров аяк баскан җир, әлбәттә, татар җире генә була ала. Аның сигезенче буын бабасы Алпар исемле булган. Алпар – алып ир, яугир мәгънәсендә. Ул Көнбатыштагы рыцарь сүзенә тәңгәл. Әлеге алпарлык, каннан канга күчеп, Илһам Шакировка да килеп җиткәндер, мөгаен. Килеп җиткән, һәм тәңребез шуңа өстәп тагын моң биргән, илһам биргән...

Әнә ул – ак плащтан, яланбаш – ак бураннарга уранып китеп бара. Татар җырының алпары.

Ркаил Зәйдулла
язучы

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG